(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль, Татьяна Марюхова). Бүген Казанда 500
гә якын урам себерүче һәм 476 юл эшчесе җитми – ун урамны карап тотуга 1 кеше
туры килә. Машина йөртүчеләр җитмәү 26% тәшкил итә. Бу хакта Казан шәһәр
Думасының Ратушадагы XXI сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге ярдәме
белән юл предприятиеләре заманча техника белән комплектланган. «Тулаем алганда,
цифрлы технологияләрне кулланып төгәл оештырылган логистика һәм контроль
системасы ярдәмендә без юлларны норматив хәлдә тота алабыз», - диде И.Метшин.
Мэр тротуарларны кардан һәм боздан начар чистартылуын ассызыклады,
моңа дәлил итеп, шәһәрлеләрнең социаль челтәрләрдә җыештыру сыйфатына зарланып
калдырган мөрәҗәгатьләрен китерде. «Тротуарларның кардан һәм боздан чистартылу
сыйфаты мактанырлык түгел. Шәһәр халкы безне моның өчен дөрес тәнкыйтьли», -
диде ул.
Шәһәр башлыгы тиешенчә җыештырмауның төп сәбәпләренең
берсе итеп, урам себерүчеләр һәм юл эшчеләре кадрларына кытлыкны атады. Ул
билгеләп үткәнчә, идарәче оешмалар штатында булган хезмәткәрләр саны кышкы
сезон башына, эш күләмнәре арту һәм һава шартлары начарлану белән, гадәттә,
уртача 10% ка кими.
Шәһәр Мэры шәһәр предприятиеләрендә машина
йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 51 мең сум тәшкил итә, ә коммерция секторында
шундый ук вакансия өчен 100 мең сумнан артык акча тәкъдим итәләр, дип аңлатты.
Шуңа бәйле рәвештә хезмәт базарында көндәшлек итү катлаулы.
Илсур Метшин ассызыклаганча, әлеге хәлдән чыгу – кул
хезмәтен минимальләштерү һәм тротуарларны чистартуны механикалаштыру. «Тротуарларны
тиешенчә карап тоту өчен безгә 105 берәмлек техника кирәк. Могҗиза булмаячак,
без Казанда 500 урам себерүче тапмаячакбыз, шуңа күрә иртәгәге көн – кул
хезмәтен механикалаштыру. Кул хезмәтен мөмкин булган җирдә алмаштыру өчен
техника табарга кирәк», - дип билгеләде ул.
Шулай ук машина йөртүчеләрне техникага һәм юл
эшчеләрен җәлеп итү өчен тротуарларны карап тотуга тарифны арттыру ихтыяҗы да
бар. Илсур Метшин Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә бу мәсьәләне хәл итүдә
ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.