(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль, Диана Жиленкова). ТР башкаласында пассажирларның өчтән ике өлешен 732 автобус йөртә. Аларның өчтән бере, 263, бик нык искергән һәм 2022 елда ук алыштырылырга тиеш булган, әмма акчалар җитәрлек булмаган. Бу хакта шәһәр Мэры Илсур Метшин Ратушада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Казан шәһәр Думасының XXI сессиясендә хәбәр итте.
2022 елда Казанның җәмәгать транспорты 221 млн пассажир йөрткән
И.Метшин искә төшергәнчә, 2022 елда Казанның җәмәгать транспорты 221 млн пассажирны йөрткән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 7% ка күбрәк, ләкин 2019 ел дәрәҗәсеннән 15% ка түбәнрәк. Көн саен җәмәгать транспортыннанн 650 мең кеше файдалана – бу шәһәрнең һәр икенче кешесе диярлек.
Казан Мэры ТР Рәисенә ярдәме һәм тармакка күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. 5 ел эчендә күчмә состав шактый яңартылган.
«2006 елда ук, федераль законнарны 10 елга уздырып, Казанда беренче тапкыр Россиядә җәмәгать транспортының кардиналь реформасын, ташу сыйфатына югары таләпләр куелган конкурс нигезендә эшләтеп җибәрделәр. Шуннан бирле Казан җәмәгать транспорты сыйфаты рейтингларында алдынгы урыннарны били. Безгә тәҗрибә алырга илнең барлык шәһәрләре һәм регионнары вәкилләре килде диярлек», - дип сөйләде И.Метшин.
Шул ук вакытта шәһәрдә автомобильләштерү дәрәҗәсе 12% ка арткан. Күчмә составны яңартуда артта калу, инфраструктураның тузуы һәм искергән транспорт схемасы җәмәгать транспорты хезмәтләренә ихтыяҗның кимүенә китерде, дип билгеләде Мэр.
Аерым торак комплексларда яшәүчеләрдән транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатына шикаятьләр килә. Бу озак көтү һәм транспорт хәрәкәте интерваллары белән бәйле, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Мәсәлән, «Весна» һәм «Светлая долина» торак комплексында яшәүчеләрдән 2022 елда гына да 120 дән артык мөрәҗәгать кергән. «70 нче һәм 71 нче номерлы автобус маршрутларында нибары 11 күчмә состав эшли, хәрәкәт интервалы – 11-40 минут. Мамадыш трактыннан пик сәгатьләрендә чыгу бик авырлаша. Безгә бу хәлне үзгәртергә кирәк», - дип белдерде И.Метшин.
«Җәмәгать транспорты буенча җитди мәсьәләләр җитәрлек, - дип килеште Рөстәм Миңнеханов. - Шикаятьләр саны арта, шәһәр халкы күчмә состав җитмәүдән, бигрәк тә бистә маршрутларында, пик сәгатьләрендә транспортта халыкның бик күп булуы белән канәгать түгел. Машина йөртүчеләрнең һәм кондукторларның үзләрен тиешенчә тотмавына кагылышлы сораулар да бар».
Җир өсте электр транспорты инфраструктурасына капиталь ремонт ясау өчен 4,4 млрд сум кирәк булачак
Казанның электр транспорты инфраструктурасының торышы турында «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков сөйләде. Аның сүзләренчә, быел көпчәкле парларны метрополитен эшли башлаганнан бирле файдаланыла торган биш поездда алыштыру, 25 заманча троллейбус һәм 3 трамвай сатып алу планлаштырыла.
2022 елда шулай ук трамвай маршрут челтәре оптимальләштерелде – 3 яңа маршрут барлыкка килде, шуларның 2 се, 3 нче һәм 7 нче номерлы, Россиядә иң озын трамвай боҗрасы линиясе участогы буенча уза. Шуның аркасында пассажирлар агымы 17% ка артты, ә транспортны көтү вакыты кимеде, дип хәбәр итте А.Габделхаков.
Моннан тыш, 19 км контакт чыбык алыштырылды, бер тяга подстанциясе торгызылды, нәтиҗәдә басып торулар 30% ка кимеде. Шул ук вакытта 125 км контакт челтәрен, 35 км кабель линиясен капиталь төзекләндерергә, 4 тяга подстанциясен реконструкцияләргә кирәк. Эшләрнең гомуми бәясе 850 млн сумга бәяләнә. 132 км трамвай юлының 70 ен алыштыру өчен 3,5 млрд сумнан артык акча кирәк булачак.
Соңгы 2 елда 6 меңгә якын шпал алыштырылды, 3,5 меңнән артык юл тягасы, 45 температура компенсаторы, 9 уклы күчерүче урнаштырылган. Эшләнгән эш нәтиҗәсендә трамвай вагоннарының юллардан чыгып китү очраклары, 2021 ел белән чагыштырганда, 64% ка кимегән.
«Шәһәр халкына һәм кунакларына куркынычсызлыкны, тизлекне һәм уңайлыкны тәэмин итү өчен шәһәр җир өсте электр транспорты инфраструктурасына капиталь ремонт ясау программасын кабул итү зарурлыгы туды. Кирәкле акчаларның гомуми суммасы – якынча 4,4 миллиард сум», - дип аңлатты А.Габделхаков.
Аның сүзләренчә, Казандагы автобус паркын 4,2 млрд сумга яңарту өчен дә аерым программа кабул итү таләп ителә. «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры ТР Президентына транспорт инфраструктурасын капиталь төзекләндерү һәм автобус паркын яңарту мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.
«Хезмәттәшебез сөйләгән мәсьәләләр җитди инвестицияләр кирәк булганда системалы, әмма юл хәрәкәтен оештыру буенча да игътибар итәргә тиешле моментлар бар», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.