(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль, Юлия Летникова). Казанда поселокларны
үстерү буенча җиде еллык программа эшләнде. Ул ресурслар белән тәэмин итүче
предприятиеләрнең инвестиция проектлары белән бәйле булачак. Бу хакта Татарстан
башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XXI сессиясендә игълан итте.
Бүгенге көндә Казан территориясендә 97 торак массив
бар, шәхси секторда 200 меңнән артык кеше яши. Бу Алабуга халкыннан – өч
тапкырга, Яшел Үзәннекеннән ике тапкырга күбрәк, дип билгеләп үтте Казан Мэры.
ТР башкаласында төзелә торган торакның өчтән бере диярлек шәхси секторга туры
килә. Казан составындагы поселоклар актив үсә, дип игътибар итте И.Метшин.
Мисал итеп ул 25 ел эчендә 10 тапкыр үскән Салмачыны китерде.
«Торак массивларда, шәһәр бистәләрендә проблемалар
җыела. Поселокларда яшәүчеләр, нәкъ шундый ук шәһәр халкы буларак, башкала яшәү
шартларын таләп итәләр: сыйфатлы юллар, ресурслар белән ышанычлы тәэмин итү,
транспорт уңайлылыгы, социаль объектлар белән тәэмин ителеш. Бу проблемаларны
Казан көче белән генә хәл итеп булмый», - диде шәһәр башлыгы. «Сетевая компания»,
«Газпром» һәм «Водоканал» инвестицион проектлары белән бәйләргә кирәк булган
яңартылган «Поселок» программасын гамәлгә ашыру проблемаларны хәл итү варианты
булырга мөмкин», - дип саный Илсур Метшин. Хәзер эшләнгән документ республика
Хөкүмәтендә карала, дип өстәде ул.