(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль, Диана Жиленкова). 2022 елда Казан полиция хезмәткәрләре 2 меңнән артык чара уздырганда җәмәгать тәртибен саклаган. Теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны 2021 ел дәрәҗәсенә якынайган – үсеш 1% тәшкил иткән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, талаулар, мошенниклык очраклары һәм урлаулар саны кимегән. Җинаятьләрнең гомуми ачылуы арткан һәм 40% тәшкил иткән, ә авыр җинаятьләр буенча сан 100% диярлек. Бу хакта Казан шәһәр Думасының Ратушадагы XXI сессиясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров хәбәр итте.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин Казан буенча Эчке эшләр идарәсе коллективына һәм шәхси составына башкарган эшләре, шәһәр халкының имин тормышы өчен шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Санкцияләр аркасында халыкара чараларның бер өлеше узмаса да, сезнең идарә хезмәткәрләренең эше кимемәде. 2,5 миллион кеше катнашында 2 меңнән артык чара, уйлап карагыз! Һәм барлык бу чараларда куркынычсызлык тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителде», - диде ул.
Алар арасында Җиңү көне, Сабантуй, Шәһәр һәм республика көне, ТР Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар, Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең РФ составына керүе буенча референдум һ.б. бар.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, җинаятьләрнең гомуми ачылуы арткан, күбесенчә моңа «Куркынычсыз шәһәр», «Куркынычсыз ишегалды» проектлары ярдәмендә ирешелгән. Җәмәгать урыннарында урнаштырылган камералар хокук бозуларны тизрәк ачарга мөмкинлек биреп кенә калмый, күп кенә маргиналларны да туктата.
«Шулай да, хәзерге чынбарлык яңа проблемалар тудыра, шул исәптән кибермошенниклык белән бәйле – бүген мондый җинаятьләр арта. Мин тагын бер тапкыр шәһәрлеләргә мөрәҗәгать итәргә телим, зинһар, уяу булыгыз, шикле шалтыратуларга һәм смсларга җавап бирмәгез. Шәһәр структуралары, полиция, банклар эш алып бара, әмма сезнең акчаларның иминлеге һәм сакланышы күбесенчә сездән генә тора», - дип чакырды И.Метшин.
Ул Башкарма комитетка һәм депутатлар корпусына масштаблы мәгълүмати кампания үткәрергә кушты. Бу юнәлештә профилактик эш даими алып барылырга тиеш, дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, талаулар, мошенниклык очраклары һәм урлаулар саны кимегән
«Россия Президенты тарафыннан махсус хәрби операция һәм өлешчә мобилизация башлану турында игълан ителгәннән соң, Казан гарнизоны хезмәткәрләре җилкәсенә өстәмә йөкләнеш төште, – дип билгеләде Мэр. - Бу Казанның җыю пунктларында һәм хәрби комиссариатларында хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү, дәүләт хакимияте институтларына каршы юнәлтелгән законсыз ачык акцияләрне бетерү».
Теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны 2021 ел дәрәҗәсенә якынайган – үсеш 1% тәшкил иткән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, талаулар, мошенниклык очраклары һәм урлаулар саны кимегән.
«Судка 9 меңнән артык җинаять эше җибәрелгән, һәм бу нәтиҗәләр 2021 ел нәтиҗәләреннән генә түгел, алдагы 5 ел нәтиҗәләреннән дә артып китә. Гомуми ачылу арткан һәм 40% ка якын тәшкил иткән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр буенча да – шундый ук хәл», - дип сөйләде Н.Закиров.
Аның сүзләренчә, бүген шәһәрдә 30 меңнән артык видеокүзәтү камерасы эшли. Алар ярдәмендә 2022 елда 1012 җинаять һәм 900 административ хокук бозу ачыкланган һәм ачылган.
Шәһәр видеокүзәтү челтәре җәмәгать урыннарында җинаятьчелекне профилактикалау өчен дә актив кулланыла. Мисал сыйфатында спикер берничә резонанслы җинаятьне ачуны китерде. Бу Кыргызстан гражданины тарафыннан өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерү, аның гәүдәсе шәһәрнең Киров районындагы Батыршин урамында табылган, ә июльдә полиция хезмәткәрләре «Мега» сәүдә үзәгендәге кибеттән 3 млн сумлык ювелир эшләнмәләр урлаган Чиләбедә яшәүчене тоткарлаган.
Шәхескә каршы җинаятьләрнең ачылуы 84% ка җиткән
Узган еллардагы 480 нән артык җинаять ачылган: үтерү, талау өчен һөҗүми итү, талау, аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян китерү, урлау һәм мошенниклык. Аларның кайберләре 25 ел элек эшләнгән, дип игътибар итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы. «Әлеге юнәлеш аерым контрольдә тора, чөнки һәр җинаятьче хокукка каршы гамәл кылган өчен тиешле җәзаны алырга тиеш», - диде ул.
Шәхескә каршы, шул исәптән авыр категория һәм җенси кагылгысызлыкка каршы теркәлгән җинаятьләр саны кимегән. Кылынган үтерүләр саны 2021 ел дәрәҗәсендә сакланган. Шәхескә каршы җинаятьләрнең ачылуы арткан һәм 84% дип бәяләнә, авыр җинаятьләр буенча сан 100% ка тигез.
«60 кеше үтерү очрагы, 111 аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян китерү очрагы, 119 җенси кагылгысызлыкка каршы җинаять ачылган һәм тикшерелгән», – дип хәбәр итте Н.Закиров.
Дистанцион технологияләр ярдәмендә кылынган 1 меңнән артык мөлкәти җинаять ачылган
Теркәлгән дистанцион милек җинаятьләре саны кимегән. Әмма аларның өлеше гомуми күләмдә югары кала һәм 30% чамасы тәшкил итә. Шул ук вакытта шәһәр халкын алдау схемасы элеккечә үсә, дип билгеләде спикер.
«Мондый җинаятьләрне тикшерү Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре, банклар, кәрәзле компанияләр һәм интернет-провайдерлар вәкилләре белән тыгыз элемтәдә алып барыла, – дип аңлатты ул. - Полиция хезмәткәрләре мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр ярдәмендә кылынган 1 меңнән артык мөлкәти җинаятьне ачты, бу 2021 ел күрсәткеченнән 19% ка артыграк».
Икътисад өлкәсендә 1326 җинаять ачыкланган, аларның 40% тан артыгы коррупция белән бәйле. Аларның саны 2021 ел белән чагыштырганда арткан. Вазифаи җинаятьләр, шул исәптән ришвәтчелек фактлары да арткан.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белән берлектә контрафакт һәм ялган продукция җитештерү һәм тарату фактларын ачыклау буенча рейдлар үткәрелгән. Законсыз әйләнештән 13 мең литрдан артык спиртлы эчемлекләр һәм алкоголь продукциясе алынган.
Административ законнарны бозуның 256 очрагы ачыкланган, 7 җинаять эше кузгатылган. 15 яшерен уен салоны эшчәнлеге туктатылган, 600 берәмлектән артык уен җиһазлары алынган, 10 җинаять эше кузгатылган.
«Ачыкланган һәм ачылган наркоҗинаятьләр саны артты. Әлеге категориядәге җинаять өчен җинаять җаваплылыгына тартылган затлар саны артты. Законсыз әйләнештән 180 килограммнан артык наркотиклар алынган, бу күчереп исәпләгәндә, 712 мең бер тапкыр кулланыла торган доза», - дип ассызыклады Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы.
18 экстремистик һәм террорчылык юнәлешендә җинаять ачыкланган, аларның 5 се буенча җинаять эшләре судка җибәрелгән. Нацистлар атрибутикасын пропагандалау яки демонстрацияләү өчен 50 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Бу соңгы 5 елда максималь күрсәткеч, дип билгеләде спикер.
2022 елда ТР башкаласына 109 меңнән артык чит ил кешесе килгән
COVID-19 пандемиясе белән бәйле чикләүләр бетерелгәннән соң, ТР башкаласына килүче чит ил кешеләренең саны тагын да арткан. Әйтик, 2022 елда Казанга 109 меңнән артык чит ил гражданы килгән. Бүгенге көндә шәһәрдә 38 меңнән артык чит ил кешесе бар.
Законсыз миграция һәм ялган исәпкә кую очраклары 30% ка арткан. «Әлеге категориядәге тикшерелгән җинаятьләр саны 1,5 тапкырга арткан, - дип өстәде Н.Закиров. - Чит ил җинаятьчелеге дәрәҗәсе 5% тан артмый, шәһәрдәге криминоген хәлгә сизелерлек йогынты ясамый».
Төркемнәр составында кылынган 813 җинаять, шул исәптән 189 ы оешкан төркемнәр составында ачылган. Җинаять җаваплылыгына 541 кеше тартылган.
Шулай ук оешкан җинаятьчел төркемнәрдә катнашкан 364 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, группировщиклар җыела торган урыннар буенча 21 рейд үткәрелгән. Полиция бүлекләренә 260 кеше китерелгән. Оештырылган җинаятьчел төркемнең 151 катнашучысы өстәмә ачыкланган.
Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек турында сөйләгәндә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы уку елы башыннан шәһәрнең мәгариф оешмаларыннан 576 мөрәҗәгать килүен билгеләп үтте, алар проблемалы яшүсмерләрне ачыкларга ярдәм иткән. Балигъ булмаганнар кылган җинаятьләр саны кимегән.
«Учетка кую белән генә чикләнеп булмый. Яшүсмергә аның кылган эшләренең һәм карарларының нәтиҗәләрен аңлатырга кирәк. Бу – ата-аналарның, педагогик коллективларның, полициянең һәм җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы белән хәл итәргә мөмкин булган комплекслы бурыч», - диде Н.Закиров.
Ул юл-транспорт һәлакәтләре саны 9% ка кимеде, дип өстәде. ДАИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте өлкәсендә 320 меңнән артык норма һәм кагыйдәләрне бозуга чик куйды.
Терәк пунктлары җитәкчеләре 12 меңгә якын административ хокук бозуны ачыклаган, 83 млн сумнан артык штраф салынган. Муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан 1 мең җинаять ачылган, 14,5 меңнән артык административ хокук бозу ачыкланган.