(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Бүген онлайн-форматта Идел буе шәһәрләре ассоциациясе һәм Җирле үзидарәне үстерү буенча округ консультатив советының эш төркеменең уртак утырышы узды. Очрашу Казан Мэры, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе һәм эшче төркем җитәкчесе Илсур Метшин рәислегендә узды.
Утырышта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов, Федерация Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитеты әгъзасы Денис Гусев, гомумроссия һәм төбәкара ассоциацияләр вәкилләре һәм башкалар катнашты.
«Шәһәрләрдә хайваннар өчен приютлар төзүгә акча булмау мәсьәләсе кискен тора»
Утырыш җирле үзидарә органнарының хайваннарга карата җаваплы мөгамәлә буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәве һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә буенча фикер алышудан башланды. И.Метшин искә төшергәнчә, сукбай хайваннар белән эш итү темасы моңа кадәр Түбән Новгородта 2021 елның сентябрендә Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең гомуми җыелышында каралган булган.
«Безнең ассоциация муниципалитетлары җитәкчеләре әлеге өлкәдә гамәлдәге законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәрне бертавыштан хупладылар, алар үз чиратында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров адресына һәм Дәүләт Думасы һәм Федерация Советының профильле комитетлары җитәкчеләре адресына җибәрелде», – диде Казан Мэры.
Аның сүзләре буенча, өлешчә тәкъдимнәр ишетелгән. Дәүләт Думасы РФ Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр проектын беренче укылышта кабул иткән. Кешеләрне сукбай хайваннар һөҗүменнән саклауга юнәлдерелгән законнарга үзгәрешләр әзерләү буенча эшче төркем төзелгән. Эшче төркем составына Казаннан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин керде.
«Барлык күпсанлы фикер алышуларга һәм тәкъдимнәргә карамастан, бу тема буенча әле хәл ителмәгән сораулар күп кала. Муниципалитетларда сукбай этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары да теркәлә, шәһәрләрдә ташландык һәм хуҗасыз хайваннар саны да кимеми», – дип игътибарны юнәлтте И.Метшин.
Аерым алганда, сукбай хайваннар белән эш итү өлкәсендәге тәҗрибә турында Искәндәр Гыйниятуллин, шәһәр хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Новокуйбышевск шәһәр округы башлыгы урынбасары Виталий Румянцев, Димитровград башлыгы Андрей Большаков һәм башкалар сөйләде. Аларның чыгышларыннан соң ТР башкаласы Мэры теманың актуальлеген һәм ашыгыч чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, шәһәрләрдә хайваннар өчен приютлар төзүгә акча булмау мәсьәләсе кискен тора, ә күрелгән чаралар озак вакытлы нәтиҗәләр китерми.
Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе шулай ук хайваннарга җаваплы мөгамәләдә булу турындагы Федераль законны бозган өчен административ җаваплылык юк, дип билгеләде. Йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү тәртибе дә билгеләнмәгән. Казан Мэры муниципалитетларны региональ хакимият органнары, коммерцияле, коммерциячел булмаган һәм иҗтимагый оешмалар, волонтерлар һәм шәһәр активистлары белән активрак эшләргә чакырды.
«Законнарга үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары адресына уртак инициатива белән тагын бер тапкыр чыгарга тәкъдим итәм. Һичшиксез, болар барысы да ахыр чиктә уңай нәтиҗә бирәчәк», - дип йомгаклады И.Метшин.
«Бу безнең предприятиеләр үсеше һәм аларның продукциясен алга этәрү мөмкинлеге»
Фикер алышу өчен тагын бер тема – үзебезнең товар җитештерүчеләр продукциясен алга этәрү, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү –муниципаль берәмлекләр өчен өстенлекле бурыч, дип ассызыклады Казан Мэры. Аның сүзләренчә, масштаблы санкцияләр кертү, сатып алу бәяләре арту, чит ил товарлары белән тәэмин итү чылбырлары өзелү, халыкның сатып алу ихтыяҗы кимү кебек проблемаларга китерде.
«Импортны алыштыру каналлары яки яңа тәэмин итү элемтәләре җайга салынганчы, күп кенә кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт, региональ хакимият органнары ягыннан да, муниципалитетлар ягыннан да ярдәм күрсәтелә», – дип билгеләп үтте Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе.
Бу өлкәдә эшләү тәҗрибәсе белән Пермь башлыгы киңәшчесе Виктор Агеев, Тольятти шәһәр округы башлыгының финанс, икътисад һәм үсеш буенча урынбасары Григорий Гильгулин һәм башкалар уртаклашты.
Ахырда И.Метшин аренда каникуллары, җир салымы буенча ташламалар, штрафларга мораторий, стационар җәмәгать туклануы объектлары каршында җәйге верандаларны бушлай урнаштыру һ.б. турында искәртте.
«Шул ук вакытта чит ил компанияләре һәм аларның товарларының безнең базарлардан китүенең үз уңай яклары да бар, алардан дөрес һәм вакытында гына файдаланырга кирәк. Бушаган урыннарны биләү мөмкинлеге барлыкка килде, бу безнең предприятиеләр үсеше һәм аларның продукциясен алга этәрү мөмкинлеге», – дип ассызыклады Казан Мэры.
Утырышта катнашучылар шулай ук Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең 2023 елга эш планы һәм оешманың 2022 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.