(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль, Юлия Летникова). Казанда Достоевский урамында капиталь ремонттан соң ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин инициативасы буенча төзелгән Шәһәрне үстерү институты бинасы ачылды. Совет чоры архитектурасы рухын саклаган бина заманча «эчлек» белән тулыландырылды. Институтта тәҗрибәле архитекторлар һәм шәһәр төзүчеләр белән беррәттән талантлы яшьләр дә эшли. Институтның яшь хезмәткәрләре арасында Казанга Россиянең башка шәһәрләреннән күчеп килүчеләр дә аз түгел. Бүген Илсур Метшин төзекләндерелгән бинаны карады һәм хезмәткәрләрне өй туе белән котлады.
Проект институты Достоевский урамындагы 35/10 номерлы бинада урнашкан, 1980 елда СССР Архитекторлар берлеге әгъзасы Иван Галанин проекты буенча төзелгән. Элек Монда «Казгражданпроект» урнашкан иде. 5 мең кв. метрдан артык мәйданлы җиде катлы бинада ремонт бер ел эчендә башкарылган. Капремонттан соң бина совет чоры архитектурасы рухын саклап калды, әмма заманча һәм уңайлы булды, дип сөйләде Шәһәрне үстерү институты директорының беренче урынбасары, баш шәһәр төзүчесе Татьяна Прокофьева Илсур Метшинга. Әйтик, бинаның фасады беренчел кыяфәтендә калды дип әйтеп була: төп пропорцияләре һәм декор детальләре сакланган. Проектны эшләгәндә, белгечләр фойе өчен оригиналь сызымнар уйлап тапты, алар нигезендә әлеге зона үзгәртелде. Яңартылган бинада планировка сакланган һәм терраццо мозаика техникасындагы идәннәр торгызылган.
Капремонт вакытында бинада түбә, инженерлык челтәрләре, тәрәзәләр, ишекләр, лифт алмаштырылган, кирпеч кладканы торгызганнар, янгын сүндерү, видеокүзәтү һәм саклау системалары урнаштырылган. Барлык биналар да үткәрү системасы белән җиһазландырылган – кабинетларга бармак эзе, QR-код яки Face ID буенча кереп була. Шәһәрне үстерү институты директоры Роман Пышев Илсур Метшинга барлык ишекләрдән QR-кодлы символик ачкыч тапшырды, Мэр аннан берничә тапкыр файдаланды.
Яңартылган бинаның беренче катында кунакларга уңайлы булсын өчен гавами кабинетлар урнаштырылды – монда заказчылар белән очрашырга, презентацияләр үткәрергә мөмкин. Башка катларда шәхси эш урыннары һәм сөйләшү зоналары булган типик хезмәткәрләр кабинетлары урнашкан, ял итү зоналары, аралашу һәм хезмәттәшлек өчен урыннар. Архитекторлар һәм шәһәр төзүчеләр уңайлыгы өчен кара ишекләр һәм бүлгеләр пыялага алыштырылган – шуның хисабына кабинетлар һәм коридорлар табигый яктылык белән тулган.
Казан Мэры киңәшмәләр залын, шулай ук кайбер хезмәткәрләрнең кабинетларын карады. Бүгенге көндә Шәһәрне үстерү институтында 149 кеше эшли, шуларның 75% ы – 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр. Шәһәр башлыгы элек «Казгражданпроект»та эшләгән һәм бинаны ремонтлау проектында катнашкан инженер-конструктор Радик Вәлиев белән танышты.
«Искиткеч эш шартлары өчен зур рәхмәт, – диде Мэрга Радик Вәлиев. - Башкарма комитетка, Рөстәм Гыйльфановичка, безне тонуста тоткан, бер генә секундка да эшкә булган игътибарыбызны киметергә ирек бирмәгән Азат Робертовичка рәхмәт. Шуңа күрә без тырыштык, уртак хезмәтебезнең нәтиҗәсе – каршыгызда».
«Казгражданпроект»тан башлап һаман да безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт. Шәһәрне үстерү институты – озак еллар эшләүче, проектлаучы тәҗрибәле остазлар һәм яшьләр берлеге. Ә без ия булган яңа шартлар матур проектлар рәвешендә синергия бирер дип өметләнәм», - диде аңа Илсур Метшин.
Архитектура бүлегендә Мэр эскиз проектлау белән шөгыльләнүче яшь белгечләр белән танышты. Менделеевскидан Александр Снигирев институттагы техник-архитектор эшен быел тәмамлаячак Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетындагы укуы белән бергә алып бара. Александрның коллегалары арасында Әлмәт, Ижау, Новосибирск, Сочида туып-үскәннәр да бар, моңа Мэр шаккатты. Шәһәр башлыгының Казанга ничек эләгүләре турындагы соравына архитекторлар шәһәрнең тормышта үз-үзеңне табу өчен мөмкинлекләре булуы җәлеп итүе турында сөйләделәр.
«Без сезнең искиткеч идеяләрегезгә өметләнәбез. Идеяләрне уйлап тапканда чикләүләр һәм проектны кабул итәрләрме дигән шикләр булмасын. Үсегез, иҗат итегез, ә без сезнең проектларга ярдәм итәчәкбез», - дип теләде аларга Илсур Метшин һәм Татьяна Прокофьеваны үз вакытында Казанга кайтырга күндергәне турында сөйләде.
Инженерлар кабинетында институт хезмәткәре Наталья Сәйфуллина шәһәр башлыгына кулдан эшләнгән кәнфитләр бүләк итте.
Шәһәрне үстерү институты эшләгән чорда инде берничә проектны гамәлгә ашырган. Алар арасында 18 нче гимназия янкормасына эскизлар һәм эш документлары эшләү дә бар. Моннан тыш, белгечләр 143 нче мәктәп, 49 нчы мәктәп территориясендәге спорт залы, «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере, «Сандугач» яшүсмерләр клубы өчен фасад һәм интерьер чишелешләренең эскиз проектларын эшләделәр. Институт архитекторлары Казанның 5 җәмәгать киңлеге проектын әзерләделәр, шул исәптән Балыкчы бакчасы, Юнысов мәйданы һәм П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбе территориясе.
Объектларны проектлаудан тыш, институт генпланның мониторингын алып бара, транспорт-җәяүлеләр каркасын, яшел каркасны, шулай ук шәһәр территорияләре концепцияләрен үстерү өстендә эшли, сәнәгать зоналарын, базар территорияләрен реновацияләү проектларын, типик проектлар каталогларын, төзүчеләр һәм подрядчылар өчен методик документларны эшли.
Биредә проект институты өчен яңа юнәлешләр дә үстерелә. Архитектор Павел Тиняев елга сервисын үстерү концепциясен эшләгән. Ә Казанга Калининградтан килгән Александр Матюха экология мәсьәләләрендә махсуслаша, ул җәмәгать киңлекләрендә яшел үсентеләрне карау буенча тәкъдимнәр эшләгән.
Шәһәрне үстерү институты бик күп чаралар үткәрә. Декабрьдә «Урам» экстрим-паркында узган «Казаныш» II бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы шуларның иң масштаблысы булды. Чара 2 меңнән артык катнашучыны җыйды, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Владивосток һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 150 дән артык танылган экспертны. Өч көн дәвамында алар дөнья трендлары турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге проектлар турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Шәһәрне үстерү институты 2021 елда шәһәр тирәлегенең сыйфатын һәм уңайлыгын арттыруга юнәлдерелгән стратегик мөһим проектлар эшләү өчен оештырылган иде.