(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). 2022 елда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында 714,2 млн сумга 81 йорт яны территориясен ремонтлаганнар. Соңгы ике елда гомуми мәйданы 437 мең кв. метрдан артык булган 221 ишегалды төзекләндерелгән. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап киңәшмәсендә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сөйләде.
Аның сүзләренчә, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында беренчеләрдән булып Ягодинская урамы, 35, 37 адреслары буенча йорт яны киңлекләрен ремонтладылар. 35 нче номерлы күпфатирлы йортта «Көч – балаларда» тернәкләндерү үзәге урнашкан – бу территорияне комплекслы төзекләндерү өчен хәлиткеч фактор булган. Әлеге ишегалларында шулай ук диспетчерга янгын чыгу һәм контейнер мәйданчыклары территориясеннән каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгармау турында сигнал бирүче видеокүзәтү системасы кертелгән.
Шулай ук Батыршин урамындагы 35, 37, 39 нчы номерлы йортларның ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерделәр, анда ике Амур юлбарысы фигурасы куелды. С.Миронов аңлатып узганча, ул Приморье краеның тарихи символы булып тора, ә Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин аның территориясендә батырлыклар кылган. «Казаныш» бөтенроссия архитектура-төзелеш конкурсында нәкъ менә шушы ишегалларын махсус бүләк белән билгеләп үттеләр.
Юдинодагы Бирюзовая урамы буенча 29,612 млн сумга 7 нче һәм 9 нчы номерлы йортларның ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү йорт җимерелү куркынычы аркасында терәк дивар төзү белән берләштерелгән. И.Миронов билгеләп үткәнчә, быел 98 ишегалдын ремонтлау планлаштырылган.
Моннан тыш, узган ел 41 йортта 415 млн сумлык капиталь ремонт ясалган. Фасадлардан тыш, инженерлык системалары, түбә, керү төркемнәре алыштырылган һәм һәр йорт өчен заманча технологик җиһазлар урнаштырылган.
Агымдагы ремонт кысаларында 250 йортта 174 млн сумлык эшләр башкарылган. 16 йортта керү төркемнәрендә 2,3 млн сумлык 49 яңа пыяла ишек урнаштырылган. «2017 елда без беренче тапкыр күп фатирлы йортларның подъездларына пыяла ишекләр куйдык. Ә узган ел ВЭБ.РФ Дәүләт корпорациясе шәһәрләрне төзекләндерү буенча «Шәһәрләр өчен биш адым» бөтенроссия программасын башлап җибәрде, анда мисал итеп Мәскәү районында урнашкан Восстание урамы, 59 нчы йорт китерелде», – дип искәртте районнар администрациясе башлыгы.