(Казан
шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Казанның Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе хезмәткәрләре һәм шәһәр Думасы депутатлары узган ел
мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлылык таләпләренә 1123 сәүдә һәм хезмәт
объектын тикшергән. Тикшерүләр барышында 782 объект, ягъни аларның гомуми
санының 70% ы, барлык кирәкле элементларга да ия икәнлеге ачыкланды. Казан Мэры
Илсур Метшинга башкарылган эш нәтиҗәләре турында ел нәтиҗәләре буенча хисап
барышында районнар администрациясе башлыгы Сергей Миронов хәбәр итте.
Аның
сүзләренчә, үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, 211 предприятие һәм оешма
сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен коммерция объектларының үтемлелеге
буенча кисәтүләрне бетергән, тагын 130 объектта хәзер пандуслар, мәгълүмат
такталары һәм уңайлы мохитнең башка элементларын урнаштыру буенча эшләр
башкарыла.
С.Миронов
искә төшергәнчә, 2022 елда Казанда сәламәтлеге буенча чикләүләр булган затлар
өчен беренче спорт комплексы ачылды. Күпфункцияле ике катлы комплекс «Ярдәм»
мәчете территориясендә урнашкан. Ачылганнан бирле комплекста 1000 нән артык
кеше булган, анда даими нигездә 150 гә якын өлкән кеше һәм 70 бала шөгыльләнә.
Районнар
башлыгы Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт комплексы
ачылуның башка шәһәр һәм илләрдәге коллегалары арасында кызыксыну уятуын
билгеләп үтте. Бер ел эчендә Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан,
Төркия, Чечен Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы, Свердловск өлкәсе,
Красноярск краеннан 30 делегация булып киткән. «Алар барысы да килеп күргәннән соң
шаккаттылар», - диде С.Миронов.
Мәгариф
учреждениеләрендә сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә уңайлы шартлар тудыру дәвам итә. 17
мәктәптә укыту инклюзив программа буенча алып барыла, дәресләргә 162 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм 228
инвалид бала йөри. 21 балалар бакчасында сәламәтләндерү юнәлешендәге 51 төркем
ачылды, анда 526 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм 81 инвалид бала тәрбияләнә.