(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче февраль,
Диана Жиленкова). 27 нче февральдә 9:30 сәгатьтә Ратушада Казан шәһәр Думасының
XXI сессиясе узачак. Бүген Казан шәһәр Думасы президиумы утырышында шундый
карар кабул ителде, ул Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды. Утырышта
президиумның 12 әгъзасының 8 е катнашты, карар кабул итү өчен кворум бар иде.
Киләсе
сессиядә депутатлар 7 мәсьәләне караячак:
Казан
шәһәре Мэрының 2022 елгы эшчәнлеге турында хисап;
Казан
шәһәр Думасының 2022 елгы эшчәнлеге турында хисап;
Казан
шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының
2022 елгы эшчәнлеге турында хисап;
Тикшерү-хисап
палатасының 2022 елгы эшчәнлеге турында хисап;
Казан
шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең 2022 елгы эшчәнлеге турында хисап;
Урам-юл
челтәренең зона асты чикләрен үзгәртү өлешендә Казан шәһәренең Җирдән файдалану
һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Казан
шәһәренең Яшьләр парламенты составы турында.