(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче февраль,
Диана Жиленкова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин медицина тармагын мәктәпләр
белән хезмәттәшлек аша кадрлар белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә
кушты. Бу хакта шәһәр башлыгы Ратушада Казан шәһәр Думасы президиумы утырышында
җиткерде. Бүген Татарстан башкаласы мәктәпләрендә өч профильле медицина сыйныфы
ачык, аларның санын икеләтә арттырырга тәкъдим ителә.
Сәламәтлек
саклау өлкәсендә квалификацияле кадрлар җитмәү мәсьәләсен шәһәрлеләрнең
сәламәтлеген һәм әйләнә-тирәлекне саклау буенча даими комиссия рәисе Рафаэль
Шәвәлиев күтәрде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге юнәлештә зур эш башкарылган,
хезмәт хакы шәхси медицина оешмаларыныкына якын, шул ук вакытта
поликлиникаларда тар белгечләр җитми. «Стационарларда кадрлар белән тәэмин
ителеш артыгы белән күзәтелә, ә поликлиникаларда – кытлык. Поликлиникага тар
белгечләрне җәлеп итү буенча планнарыбызны без белем бирү программалары һәм
остазлык аша тормышка ашырырга телибез», – диде Казан шәһәр Думасының даими
комиссиясе рәисе.
Аның
сүзләренчә, булачак медикларны мәктәп эскәмиясеннән үк әзерли башлау мөһим.
Рафаэль Шәвәлиев бүген шәһәрнең өч гомуми белем бирү учреждениесендә – 116 нчы
лицейда, 139 нчы һәм 179 нчы гимназияләрдә – медицина класслары ачылуы турында
сөйләде. «Әлеге классларны тәмамлаучыларның күбесе соңыннан профильле вузларга
керә», – дип игътибарны юнәлтте Р.Шәвәлиев. Ул булачак белгечләрне әзерләүне
киңәйтергә һәм шәһәр мәктәпләрендә тагын өч профильле медицина сыйныфы ачарга
тәкъдим итте.
Казан
Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, кадрлар кытлыгы төрле тармакларда күзәтелә,
шуңа күрә абитуриентның югары уку йортына керүе генә түгел, киләчәктә дә һөнәре
буенча эшләвен дәвам итүе мөһим. Сыйфатлы медицина аеруча мөһим. «Шәһәр өчен
медицинаның әһәмияте турында сөйләргә кирәкми. Сәламәтлек – кеше өчен иң
мөһиме, – диде шәһәр башлыгы. – Казанның үсеш стратегиясендә дә без туучылар
санын һәм гомер озынлыгын арттыруны өстенлекле мәсьәлә итеп куйдык».
Ул
билгеләп үткәнчә, шәһәрдә федераль программалар буенча зур проектлар гамәлгә
ашырыла. Татарстан җитәкчелеге медицина тармагы инфраструктурасын үстерүгә
аерым игътибар бирә. «Безнең төп үзәкләребез – Республика клиник хастаханәсе,
Республика балалар клиник хастаханәсе, Төбәкара клиникалар үзәге, онкология
үзәге, 7 нче шәһәр хастаханәсе һәм башка эре клиникалар – бүген медицина
җиһазлары һәм технологияләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе буенча иң яхшы Европа
клиникаларыннан калышмыйлар. Барлык күрсәткечләр буенча без бар кертемнәрнең
аклануын һәм нәтиҗә бирүен күрәбез», - диде И.Метшин.
Мэр
сүзләренчә, Казан шәһәр Думасы бурычларының берсе – сәламәт буын тәрбияләүне
дәвам итү һәм балачактан сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү. «Даими рәвештә спорт
белән шөгыльләнүче һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы шәһәрлеләр саны арта
бара», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Тагын
бер бурыч – үсеп килүче буынга профориентация бирү, дип өстәде ул. «Хәзер
кешеләрне дәваларга теләгән балалар табиб була алсын өчен барысы да бар», – дип
ышанып әйтте Мэр. И.Метшин шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл
Сәгыйтовага сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итү буенча
тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Аерым алганда, әлеге юнәлешкә ихтыяҗ булачак
мәктәпләрне билгеләргә, мәсәлән, укучылар белән очрашулар үткәрергә, ә аннары
төркемнәр ачарга. Шулай ук шәһәр башлыгы, мәктәп укучыларына өстәмә дәресләргә
йөрү уңайлы булсын өчен, медицина учреждениеләреннән ерак түгел профильле
класслар формалаштырырга тәкъдим итте.
Билгеләп
үтәбез, хәзерге вакытта Казанда 3,5 меңнән артык табиб һәм 6,6 мең урта
медицина хезмәткәре эшли. Сәламәтлек саклау системасының инфраструктурасы
үсешен дәвам итә. Узган ел «Солнечный город» торак микрорайонында балалар һәм
өлкәннәр сырхауханәләре филиаллары ачылды, Константиновка поселогында гомуми
практика табибы офисы файдалануга тапшырылды. Дәрвишләр поселогында балалар
поликлиникасы һәм 7 нче шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәге төзелеше, шулай
ук 2 нче клиник хастаханәдә, 16 нчы шәһәр хастаханәсендә һәм сугыш ветераннары
өчен госпитальдә капиталь ремонт дәвам итә.