(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль, Юлия Летникова).
Казаннан Лисичанскига 100 тонна авырлыктагы чираттагы гуманитар йөк партиясен
җибәрәләр. Татарстан шефлыкка алган шәһәр халкына алты фурада беренче чиратта
кирәкле әйберләр, суүткәргечне торгызу өчен торбалар һәм башка төзелеш
материаллары, УАЗ автомобиле, спорт инвентаре, шулай ук шәһәрлеләрдән
теләктәшлек сүзләре язылган хатлар китерәчәкләр. Быел икенче гуманитар «поезд»
җибәрүне Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин контрольдә тотты.
Казанда узган елның ноябрендә үзәкләштерелгән гуманитар
ярдәм җыю башланды. Бу вакыт эчендә үзәк складка һәм җыю пунктларына
предприятиеләрдән һәм шәһәр халкыннан 725 тоннага якын йөк җыелды. «Лисичанскида
яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча зур эш дәвам итә. 100
тонна йөк быел икенче гуманитар «поезд» белән җибәрелә. Ул 6 авыр йөк ташый
торган машинадан тора, анда иң кирәкле әйберләр төялгән. Шулай ук Лисичанскида
яшәүчеләр казанлылардан һәм яшь шәһәрлеләрдән җылы теләкләр белән хатлар алачак»,
– дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин сүзләренчә, шефлыкка алынган территориядә
яшәүчеләрнең ихтыяҗлары йортларга су, газ һәм яктылык бирү белән бәйле рәвештә
үзгәрә. «Торак фонды торгызыла, бу безне шатландыра. Хәзер озак саклана торган
продуктлардан тыш, кухня кирәк-яраклары –
савыт-саба, кәстрүлләр кирәк», – диде шәһәр башлыгы.
Лисичанск инфраструктураны торгызу өчен төзелеш
материалларына мохтаҗ, дип өстәде ул. Шуңа күрә беренче кирәкле әйберләр белән
бергә «Суварстроит» идарәче компаниясе ҖЧҖ сатып алган 10 тонна пластик һәм
полипропилен торбалар җибәрелгән. Моннан тыш, лисичанлылар УАЗ машинасын
алачаклар, ул шәһәр ихтыяҗлары өчен һәм шәһәрлеләргә кирәкле әйберләр китерү
өчен кулланылачак. Лисичанск балалар спорт мәктәбе өчен яңа инвентарь
җибәрелде. «Без әлеге эшне дәвам итәчәкбез. Бу безнең Лисичанскида яшәүчеләргә
зур гуманитар сәлам. Тыныч тормыш тиз арада килер дип өметләнәбез», - дип
ассызыклады Мэр.
Илсур Метшин Татарстан шефлыкка алган шәһәргә йөк илтүче
машина йөртүчеләргә хәерле юл теләде. «Юл гадәттә ике көн дәвам итә. Юлда
мондый гуманитар ярдәм эшелоннарын гел очратабыз», - дип сөйләде Лисичанскига
беренче тапкыр гына бармаган тәҗрибәле машина йөртүчеләрнең берсе.
Гуманитар йөкнең яңа партиясен формалаштыруга 10 оешма,
шул исәптән «Татэлектромонтаж» АҖ, «ЕВРОСТРОЙХОЛДИНГ+» ҖЧҖ, «ГК ФОРТЭКС» ҖЧҖ, «Транснефть-Прикамье»
АҖ, «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, үз өлешен
керткән. Шәһәр халкы да читтә калмый – казанлылар гуманитар ярдәм җыю
пунктларына әйберләр алып килүләрен дәвам итә.
Гуманитар йөк җибәрүдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары Илдар Шакиров һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
башлыгы Альберт Салихов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 100 тонна авырлыктагы гуманитар
ярдәмнең беренче партиясе Лисичанскига – 10 нчы ноябрьдә, икенчесе – 22 нче
ноябрьдә, өченче һәм дүртенче партия 7 нче һәм 20 нче декабрьдә җибәрелде.
Февраль башында биш фурадан торган бишенче гуманитар колонна китте. Казаннан
Лисичанскига, зур гуманитар «поездлар»ны санамыйча, аерым фуралар да җибәрелгән.
Гуманитар ярдәм җыю пунктлары эш көннәрендә – 9:00 дән
18:00 кадәр, шимбә көнне 9:00 дән 14:00 гә кадәр эшли, якшәмбе – ял көне. Алар
яшүсмерләр клубларында һәм спорт объектларында урнашкан. Һәр нокта «Игелекле
Казан» логотибы белән билгеләнгән. Пунктларның адресларының тулы исемлеге белән
KZN.RU порталындагы махсус бүлектә танышырга мөмкин. Гуманитар йөк җыю һәм
комплектлау өчен үзәк склад Горький шоссесы, 53а адресы буенча урнашкан (ангар «Павел
Буре»). 23-26 нчы февральдә җыю пунктлары һәм үзәк склад эшләми.