Казанда Бердәм тавыш бирү көне «Казан» Гаилә үзәге каршында узган «Гаилә белән сайлыйбыз» гаилә фестивале белән тәмамланды. Меңләгән шәһәр кешесен җыйган бәйрәмдә ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин булды.
Җыелганнар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм республика халкына актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерде. «Сайлаулар тәмамланды. Сайлаучыларның 75% тан артыгы актив катнашты. Мин республиканың барлык шәһәр һәм районнарына, сезгә, Илсур Рәис улына, командагызга, шулай ук сайлау комиссияләрегезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барысы да иң югары дәрәҗәдә оештырылган иде», – дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ул шулай ук быелгы сайлауларның үзенчәлеген билгеләп үтте: алгы сызыктагы МХО катнашучылары өчен тавыш бирү мөмкинлеге. «Бу безнең республикабыз һәм илебез патриотлары булуыбызны күрсәтә, һәм, әлбәттә, сезнең һәрберегез республикабыз һәм башкалабыз матурайсын өчен үз өлешен кертә. Рәхмәт сезгә! Нык сәламәтлек!» – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
«Казан» Гаилә үзәге янында бәйрәм программасы 15:00 сәгатьтә башланды. Территориягә керү барлык тавыш биргән гражданнарга бирелгән махсус беләзекләр буенча башкарылган. Мәйданчыкта төрле яшьтәгеләр өчен төрле активлык тәкъдим итүче берничә тематик зона эшләде.
«Татарстан калканы һәм кылычы» зонасында мавыктыргыч кул сугышы шоулары узды һәм заманча корал күргәзмәсе күрсәтелде. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен аниматорлар белән махсус уен зонасы эшләгән, ә актив гаиләләр спорт ярышларында катнаша алган. Мастер-класслар зонасында кунаклар Татарстан, Удмуртия, Чувашиянең борынгы халыкларының каллиграфия сәнгатен үзләштерделәр, аромасашелар ясадылар, түбәтәйләр һәм агач значоклар бизәделәр.
Көн дәвамында кунакларны клоун Руслан Риманас театры «Аллея кунаклары», «Әби сандыгы» һәм «Гаилә мәшәкатьләре» спектакльләре белән күңелләндерде. Аерым мәйданчыкта Донбасстан конфетлар, фирма кепкалары һәм башка продукция тәкъдим ителгән хәйрия ярминкәсе җәелдерелде. Монда ук яшеренү челтәрләре үрү һәм окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класслар узды.
Музыкаль программаны Казанның «Just Brass», Фирдүс Тямаев, Дмитрий Железнов капелласы, «Хорошее настроение» һәм «Добробат» төркемнәре башкаручылары тәкъдим итте. Беренче тапкыр Казан сәхнәсенә «Новая волна-2025» катнашучылары Елена Фрейман һәм «Оберег» фолк-төркеме чыкты. Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары Гүзәл Уразова, Алсу, Клава Кока, «Дискотека Авария» һәм «Волга-Волга» төркемнәре, шулай ук Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгышлары аеруча зур шау-шу уятты.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 7:00 дән 20:00 гә кадәр Казанда 464 сайлау участогы эшләде.