(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль, Диана Жиленкова). Узган ел ТР башкаласында трамвай юлларында 3 меңгә якын шпалны һәм 9 уклы күчергечне алыштырганнар, 2,7 меңнән артык юл тягасы урнаштырганнар. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә вагоннарының рельслардан чыгып китү очраклары саны 2021 ел белән чагыштырганда 64% ка кимегән. Бүгенге көндә шәһәрдә 132 км трамвай юлының 70 ен капиталь ремонтларга кирәк. Җир өсте электр транспорты инфраструктурасын яңартуга якынча 4,5 млрд сум таләп ителә. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков хәбәр итте.
«Капиталь ремонт буенча зур күләмдә эш башкарылды, вагоннарының рельслардан чыгып китү очраклары саны кимеде. Бу мәсьәлә буенча без республика хөкүмәте белән беренче көн генә фикер алышмыйбыз, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов безгә һәрвакыт ярдәм итә, – диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Без электр транспортын яңартмыйча булдыра алмыйбыз, әмма контакт челтәрен, трамвай юлларын һәм башка инфраструктураны капремонтлау мәсьәләсе килеп басты. Кирәкле акчаларны алуга ирешәчәкбез. Киләсе елда капиталь ремонт нәтиҗәләре дә нәтиҗәле булсын өчен зур бурычлар көтә».
Айдар Габделхаков сүзләренчә, узган ел «Бакчалар» әйләнеш элмәгендә, «Елга порты» элмәгенә һәм Соцгородтагы кәкрегә капиталь ремонт ясалган. 2 нче маршрут буенча хәрәкәтне ачуга 5 елдан артык файдаланылмаган юллар әзерләнде. Шпаллар өлешчә алыштырылды һәм юл тягалары урнаштырылды. Агымдагы ремонт 132 юлның 43 ендә башкарылган.
2022 ел нәтиҗәләре буенча 306,5 км контакт чыбыгының 11,5 км алыштырылды. Ремонт эшләре Оренбург трактындагы, Сәлимҗанов, Зорге һәм башка урамнардагы участокларга кагылды. Бер тяга подстанциясе торгызылды, ике турайту агрегаты алыштырылды, 4 кабель линиясе яңартылды. Гомуми мәйданы 2 мең кв. метрдан артык булган 7 тяга подстанциясендә түбә ремонтланган.
«Үткәрелгән агымдагы ремонт 2021 ел белән чагыштырганда энергетика хуҗалыгы гаебе белән туктап торган сәгатьләрне 30% ка киметергә мөмкинлек бирде», - дип ассызыклады «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры.
Ул аңлатып узганча, элемтә чыбыкларын алыштыру 25% тузган очракта башкарылырга тиеш, ә аны эксплуатацияләүнең уртача вакыты – 8-9 ел, троллейбусларда –14-16 ел. Кабель линияләрен алыштыру 1 чакрымга 4 тоташтыргыч муфтадан күбрәк булса башкарыла. Трамвай юлларына, агач шпаллар булган очракта, 20 елдан соң капиталь ремонт ясалырга тиеш. Ә тяга подстанцияләренең хезмәт итү вакыты 25 ел дип бәяләнә.
«Нормативка ярашлы, без инде рельслары 1962 һәм 1966 елларда файдалануга тапшырылган Беломорск һәм Себер тракты участокларында трамвай юлларын өч тапкыр алыштырырга тиеш идек. Гвардия урамы буенча юллар 1974 елдан бирле эксплуатацияләнә, - дип игътибар итте «Метроэлектротранс» генераль директоры. - Мондый юллар күчмә составның тизрәк тузуына, шулай ук ремонт өчен кирәк булган өстәмә чыгымнарга китерә».
А.Габделхаков сүзләренә караганда, ТР башкаласында 132 км трамвай юлының 70 ен капиталь ремонтларга кирәк. Эшләрнең гомуми бәясе 3,5 млрд сумнан артып китә.
Бүгенге көндә 313 км контакт челтәренең 125 е ремонтланырга тиеш, гомуми суммасы 450 млн сумнан артык. 90 км кабель линиясенең 35 е бик каты тузган булып исәпләнә, эшләрнең бәясе 210 млн сумнан артып китә. Тулаем алганда, җир өсте электр транспорты инфраструктурасын капиталь ремонтлау 4,5 млрд сум таләп итә.
«Татарстан Республикасы бюджеты ярдәменнән һәм җир өсте электр транспорты инфраструктурасын тиешле хәлгә китерү буенча махсус программадан башка без булдыра алмыйбыз», - дип ассызыклады «Метроэлектротранс» генераль директоры.