(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль, Татьяна Марюхова). 2022 елда шәһәрнең Совет районы территориясендә 43 йорт капиталь ремонтланган. Быел эшләр 44 йортка һәм 13 меңнән артык кешегә кагылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшинга Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов сөйләде.
Р.Фәтхетдинов сүзләренчә, узган ел Совет районында «Безнең ишегалды» президент программасы буенча 20 меңнән артык кеше яши торган 61 ишегалдында эшләр алып барылган. Быел тагын 51 ишегалды төзекләндереләчәк. Ул искәрткәнчә, 2022 елда 416 мең кв.м яңа торак төзелгән, бу Казанда бер ел эчендә төзелгән барлык торакның 50% ын тәшкил итә. Район администрациясе башлыгы ишегалды территориясен төзекләндерү эшен законсыз урнаштырылган гаражларны демонтажламыйча күз алдына да китереп булмый, дип ассызыклады. Соңгы 3 елда 1100 ен сүткәннәр.
Моннан тыш, 2022 елда 27,5 километрдан артык юл ремонтланган – бу Совет районының 22 урамы. Масштаблы проектларның берсе – Вознесение тракты төзелеше. Тиз хәрәкәт өчен монда ике тоннель, өч җир асты һәм бер җир өсте җәяүлеләр кичүе төзү каралган.
Вознесение тракты буенча тәүлегенә 140 меңнән артык автомобиль уза алыр дип планлаштырыла. Шулай ук 2023 елга планнарда – Әмәт магистраленнән алып Җиңү проспектына кадәр төзелешнең 1 нче чиратын тәмамлау. Алты полосалы трактның гомуми озынлыгы 11,7 км булачак.
«Иртәгәсен алдан уйларга, нәрсәдер турында хыялланып кына калмыйча, системалы рәвештә эшләргә кирәк. Халык яңа проектларга һәрчак борчу белән карый, әмма тормышка ашырылган проектлар, беренче чиратта халык өчен, ә аннары башкала кунаклары өчен эшләнә. Һәм без аларны проект институтлары белгечләре белән эшлибез, теләсә нинди карар – ул уйланылып кына калмаган, ә белгечләр тарафыннан исәпләнгән дә», – дип ассызыклады И.Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, районда һәм шәһәрдә Вознесение трактын гамәлгә ашыру белән уңайлылык, төзекләндерү, тормыш тизлеге һәм бизнес үсеше бөтенләй яңа дәрәҗә булачак. «Без күптән теге яки бу территорияне реновацияләү турында җентекләп сөйләшә башладык. Беренче итеп, без Казанның Җиңү проспекты, Зорге, Гадел Кутуй, Родина урамнары белән чикләнгән районына кагылдык. Бүгенге көнгә кадәр күпләргә, аеруча мәктәп укучыларына, һәрвакыт шулай булган кебек тоела – ләкин кайчандыр бу депрессияле сәнәгать зонасы иде. Ә бүген Казанның матур микрорайоны чәчәк ата», - дип шәрехләде Илсур Метшин.
Р.Фәтхетдинов ассызыклаганча, хәзер тагын бер глобаль инфраструктура проекты Совет районында тормышка ашырыла – нәкъ менә аның аша метрополитенның икенче тармагы узачак. «Светлая Долина», «Лето», «Нокса парк», «Грин», «Весна» яңа комплексларында яшәүчеләр өчен эшләнеп бетә торган мөһим проект – Мамадыш трактындагы чишелеш бар, ул аны бушатырга, поселоклар һәм торак комплекс территориясеннән чыгу тизлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.