(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль, Диана Жиленкова). Быел Татарстан башкаласында 25 яңа троллейбус сатып алачаклар. Шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шул рәвешле троллейбуслар паркы тулысынча яңартылачак.
«Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков быел Казанда троллейбус хәрәкәте ачылуга 75 ел тулу турында сөйләде. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм шәһәр Мэры Илсур Метшинга 25 троллейбус алуда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Узган ел предприятиенең автопаркы яңа махсус техника белән тулыланды, дип хәбәр итте «Метроэлектротранс» генераль директоры. 2 КамАЗ үзбушаткычы, 2 юл хезмәтенең авария машиналары, илосос һәм «Амкадор» төягече сатып алынган. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең Дан аллеясында реставрацияләнгән «РВЗ-6» вагоны барлыкка килде. Мондый трамвайлар шәһәр буенча ярты гасыр диярлек йөргән – 1962 елдан 2009 елга кадәр. Шундый ук вагон – «Түбәтәй» ретро-трамвае 2 нче маршрутта йөри.
А.Габделхаков искәрткәнчә, 2022 елның җәендә трамвай маршрут челтәре оптимальләштерелгән, нәтиҗәдә, ул бер ярым тапкыр арткан, ә маршрутлар саны 3 кә. Россиядә иң озын 5 нче һәм 5а номерлы трамвайлар маршруты участогында 7 нче һәм 3 нче номерлы яңа маршрутлар пассажирлар агымына уңай йогынты ясады – ул 17% ка үсте.