(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы февраль, Юлия Летникова).
Узган ел тышкы реклама Казан бюджетына 325 млн сумга якын акча китергән.
Конструкцияләрнең тутырылышы 50% ка кимү аркасында барлыкка килгән кризис
сәбәпле, реклама компанияләренә ярдәм итү өчен, шәһәр Башкарма комитеты аларга
90,91 млн сумлык аренда түләүләрен кичектереп торды. Эшлекле дүшәмбедә Казан
Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу карар реклама фирмаларына авыр вакытта
ярдәм итү өчен нәтиҗәле булган.
«Тармак белән кулдан идарә итү режимы һәм даими фикер
алмашу үзләрен аклады. Реклама фирмалары үзләрен чын партнерлар итеп
күрсәттеләр: алар әйткәннәрнең барысы да үтәлде. Барысы да борчылды. Түләүләрне
кичектерү рәвешендәге катлаулы карарлар үз вакытында кабул ителде. Бу
компанияләргә исән калырга һәм нормаль эшләүгә әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирде»,
– диде шәһәр Мэры Илсур Метшин. Ул стресслы ситуацияләрдә генә диалогта булырга
ярамый, дип игътибар итте. «Хезмәттәшләрегезне ишетү һәм тыңлау гадәтенә ия
булыгыз, бергәләп үсеш планнары төзегез», - диде И.Метшин.
Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр
Баһаутдинов сөйләгәнчә, узган ел реклама бирүчеләр саны соңгы берничә елда
беренче тапкыр арткан. «Халыкара брендлар китте, әмма зур бюджетлар интернеттан
тышкы рекламага килде. Реклама бирүчеләрнең төп категорияләре – маркетплейслар,
банклар һәм төзүчеләр. Аларга реклама бюджетларының 40% тан артыгы туры килә»,
– диде А.Баһаутдинов. Нәтиҗәдә, тышкы реклама торгызыла һәм плюска чыга. Шул ук
вакытта 2022 елда реклама компанияләре пандемияле 2020 ел өчен кичектерелгән
түләүләр рәвешендә өстәмә йөк күтәрделәр. Фирмалар аларны билгеләнгән график
буенча тулысынча түләделәр.
Бүгенге көндә Казанда реклама конструкцияләрен урнаштыру
һәм эксплуатацияләүгә 1166 рөхсәт гамәлдә. Баш драйвер булып цифрлы тышкы
реклама кала, дип ассызыклады А.Баһаутдинов. Төп өлешен еврощитлар (573), шулай
ук сити-формат конструкцияләре (314) алып тора. Медиафасадлар саны 29 га кадәр
артты, ә брандмауэрлар саны киресенчә дүрткә кадәр кимеде. Шул ук вакытта 5 ел
эчендә тышкы реклама идарәсенә брандмауэр урнаштыру өчен гариза бирмәделәр –
алар медиафасадлардан калышты. Рөхсәт сроклары тәмамлангач, брандмауэрлар
Казанның реклама кырыннан юкка чыгачак, дип билгеләп үтте А.Баһаутдинов.
Шулай ук 2022 елда цифрлы еврощитлар саны 12% ка арткан.
Хәзер шәһәрдә 82 еврощит һәм 9 зур форматтагы цифрлы конструкция – супер
сайтлар һәм супербордлар эшли. «Цифрлы конструкцияләр хуҗалары мәгълүматлары
буенча digital-экраннар кытлыгы проблемасы бар – ихтыяҗ шулкадәр зур ки,
конструкцияләр күләме аны капламый», - дип аңлатты А.Баһаутдинов.
Узган ел идарә 800 дән артык реклама конструкциясен
инвентаризацияләгән: 2109 бозу ачыкланган һәм 1014 таләп җибәрелгән.
Искәрмәләрнең күбесе тиз арада бетерелде. Иң еш очрый торган бозулар арасында
мәгълүмат кырларын яктырту, реклама материалларын сыйфатсыз беркетү һәм
конструкцияләрне буяу, ябыштырылган басма продукция яки граффити бар. Моннан
тыш, ел дәвамында 48 реклама корылмасы вакытлыча сүтелде. Бу Горький шоссесын
реконструкцияләү, Вознесение тракты, метроның икенче тармагы һәм башка
объектлар төзелеше белән бәйле.
А.Баһаутдинов социаль реклама урнаштыру турында да
сөйләде. 2022 елда 55 программа тормышка ашырылган, моның өчен 500 дән артык
өслек җәлеп ителгән. Заказ бирүчеләр – шәһәр Мэриясе, ТР Рәисе Администрациясе,
министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый һәм хәйрия оешмалары. Рекламаның төп
темалары – сәламәт яшәү рәвешен, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, коррупциягә
каршы көрәш, патриотик тәрбия, милләтара багланышларны ныгыту, хәйриячелек
белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.