(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы февраль). Бүген ТР Хөкүмәт
йортында 2024 елда Казанда «Киләчәк уеннары»н әзерләү һәм уздыру буенча оештыру
комитеты утырышы булды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган очрашуда
шәһәр Мэры Илсур Метшин катнашты. Утырышка видеоконференцэлемтә режимында РФ
Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко кушылды.
Докладлар белән Россия спорт министрының беренче
урынбасары Азат Кадыйров, «Бөтендөнья киләчәк уеннары» ҖЧҖ генераль директоры
Игорь Столяров, компьютер һәм башка спорт төрләрен үстерү агентлыгы генераль
директоры Антон Кара чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Киләчәк уеннары» –
цифрлы технологияләрне һәм физик активлыкны берләштерә торган инновацион проект».
Ул ил җитәкчелегенә Татарстанда турнир уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Безнең
республика «Киләчәк уеннары»н кабул итәргә, барлык чараларны да югары дәрәҗәдә
уздырырга һәм барлык йөкләмәләрне дә үтәргә әзер», - дип белдерде ТР Рәисе.
Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, Татарстан – чараларны
оештыру һәм уздыру буенча илнең иң тәҗрибәле төбәкләренең берсе. Республика
технологияләрне оештыру һәм куллану өлкәсендә әзерлекнең югары дәрәҗәсен
күрсәтә, монда барлык кирәкле инфраструктура да бар. Ул шулай ук Рөстәм
Миңнеханов белән Казанда «Киләчәк уеннары»ның сынау ярышларында катнашуын
искәртте: «Ул вакытта турнирны уздыру технологияләре сынап каралды. Чараларны
яктырту искиткеч иде, барысы да бик югары дәрәҗәдә».
Азат Кадыйров хәбәр иткәнчә, мондый ярышларны уздыру эше
2001 елдан бирле алып барыла, аларны традицион спорт төрләре белән
интеграцияләү бара. Бүгеннән үк кагыйдәләрне камилләштерәләр һәм региональ федерацияләрне
аккредитацияләү белән шөгыльләнәләр.
Рөстәм Миңнеханов оештыру комитеты утырышында Казанда 5
инспекция тикшерүе узуын хәбәр итте. Аларның йомгаклары буенча тәкъдимнәр һәм
кисәтүләр алынды, алар эшкәртелә. «Без Уеннарга әзерлек буенча планлы эш алып
барабыз. Моның өчен республикада барлык кирәкле ресурслар бар», – диде ул. Рәис
шулай ук ассызыклаганча, Россия Спорт министрлыгы һәм регионның спорт
министрлыгы тыгыз хезмәттәшлекне җайга салган.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары»н Казанда 2024 елның
мартында уздыру планлаштырыла. Турнир 16 дисциплинаны үз эченә алачак. Казан
лаеклы кандидатлар (алар арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербург та бар иде)
арасында ярышлар уздыру хокукын яулады. Татарстаннан заявканың җиңүе турында
Петербург халыкара икътисадый форумында 2022 елның 17 нче июнендә игълан
ителде.
Фоторепортаж
Видеорепортаж