(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы февраль, Юлия Летникова).
Быел Казанда 130 га якын җәмәгать транспорты тукталышы реклама конструкцияләрен
урнаштыру өчен компанияләргә тапшырылачак. Шул ук фирмалар павильоннарны карап
тоту өчен җаваплы булачак. Бу хакта Казан Башкарма комитетының аппарат
киңәшмәсендә Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаутдинов
хәбәр итте.
Бүгенге көндә фирмалар реклама конструкцияләре булган 339
җәмәгать транспорты тукталышына хезмәт күрсәтә, шуларның 180 е 2022 елда
тапшырылган, тагын 22 се – декабрьдә үткәрелгән торглар нәтиҗәләре буенча. Биш
ел эчендә тукталышларда реклама панельләреннән керем 1,66 млн сум тәшкил
итәчәк, дип сөйләде А.Баһаутдинов.
«Тукталышларны реклама компанияләренә тапшыру – ике як
өчен дә файдалы карар: фирмалар, реклама урнаштырудан керем алып, павильоннарны
карап тотачаклар, керемнәр шәһәр казнасына да керәчәк», – дип шәрехләде Казан
Мэры Илсур Метшин.
Узган елдан муниципаль подрядчылар стандарт реклама
бокслары белән тукталышлар урнаштыра башладылар. Бу мәгълүматның динамик
үзгәрүе белән заманча конструкцияләрне урнаштырырга мөмкинлек бирә: скролерлар
яки электрон цифрлы өслекләр. «Реклама компанияләренең кызыксынуын күргәч, без
реклама боксының стандарт үлчәмнәре белән тукталышлар куя башладык», - диде
шәһәр башлыгы.
Килешү шартлары буенча, тукталышны тапшырганнан соң,
реклама фирмасы кисәтү билгеләрен, транспорт хәрәкәте схемасы күрсәтелгән
панельләр урнаштыра, яктырту белән тәэмин итә. Шулай ук компания тукталышны
пычрак һәм тузаннан, басма продукция һәм граффитидан чистарта, конструкцияне
буйый, эскәмияләрне ремонтлый һәм пыяла элементларын торгыза. Әйтик, узган ел
юл-транспорт һәлакәтләре һәм вандализм аркасында 30 тукталыш зыян күргән,
аларның барысы да реклама компанияләре хисабына торгызылган. Шулай ук 50 дән
артык пыяла алыштырылды, дип сөйләде А.Баһаутдинов.