(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче февраль,
Диана Жиленкова). Татарстан башкаласыннан Лисичанскига 100 тоннага якын
авырлыктагы гуманитар йөкнең бишенче партиясен җибәрәләр. «Игелекле Казан»
эгидасы астында биш фура Татарстанга шефлыкка алынган шәһәр халкына азык-төлек,
төзелеш материаллары һәм автоном дизель казанын китерәчәк. Быел беренче
гуманитар йөк партиясен җибәрүне шәһәр Мэры Илсур Метшин контрольдә тотты.
«Биредә,
һәрвакыттагыча, барлык кирәкле әйберләр – азык-төлек, дарулар, җылы кием,
көнкүреш химиясе, төзелеш материаллары. Казанның 340 предприятиесе йөк җыюда
катнашты инде, битараф булмаган барлык кешеләргә дә рәхмәт. Гуманитар ярдәм җыю
пунктларына китерелә торган һәр посылкада – Лисичанск халкына казанлылардан иң
изге теләкләр», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Лисичанскига
беренче кирәк-яраклар белән бергә түбә материаллары һәм җылыту җайланмалары –
17 мич һәм аларга җылыту пеллетлары, 8 газлы портатив плитә җибәрелгән. Моннан
тыш, гуманитар йөкнең бишенче партиясе составында «Теплоэнергетик» ҖЧҖ
хезмәткәрләре Лисичанскиның социаль объектларының берсе өчен махсус җыйган
автоном дизель казаны да бар. Җайланманың үзенчәлеге шунда ки, аның ярдәмендә 4
мең кв. метрга кадәр мәйданлы бинаны җылытып була. «Бу тагы бер мәртәбә Казанда
битараф булмаган кешеләр яшәве турында сөйли. Без Лисичанск халкына гуманитар
ярдәм җыюны һәм җибәрүне һичшиксез дәвам итәчәкбез», – дип ассызыклады
И.Метшин.
2022
елда гуманитар ярдәм җыюга 300 дән артык оешма кушылды. Яңа партияне
формалаштыруга тагын 34 предприятие, шул исәптән «Дорожный элемент»
фәнни-җитештерү фирмасы ААҖ, Васильево икмәк заводы, «Татэлектромонтаж» АҖ,
«Джузеппе», «Корстон», «Рамада», «Ногай» һәм «Ривьера» кунакханәләре, «Древняя
Бухара», «Итле», «Грузинские истории» һәм башка рестораннар, шулай ук гомуми
белем бирү учреждениеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары
үз өлешләрен кертте. Гуманитар ярдәм җыю пунктларына кирәкле товарлар һәм
азык-төлекне шәһәр халкы да китерә.
Чираттагы
гуманитар йөк партиясен җибәрүдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Илдар Шакиров һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче
урынбасары Илсур Хисмәтуллин катнашты.
Исегезгә
төшерәбез, үзәкләштерелгән гуманитар ярдәм җыю Казанда узган елның ноябрь
башында игълан ителде. Горький шоссесы, 53а склады («Павел Буре» ангары)
гуманитар йөк җыюның һәм комплектлауның бердәм ноктасы булды.
100
тонна күләмле гуманитар ярдәмнең беренче партиясе Лисичанскига – 10 нчы ноябрьдә, икенчесе – 22 нче ноябрьдә, өченче һәм дүртенчесе 7 нче һәм 20 нче декабрьдә җибәрелде. Яңа ел
алдыннан җибәрелгән соңгы партиягә, беренчел кирәк-яраклардан тыш, 12 тонна
мандарин һәм балалар өчен 2 мең бүләк кертелде. Шулай итеп бүген биш фураның
бишенче гуманитар колоннасы җибәрелде. Лисичанскига, зур гуманитар «поездлар»ны
санамыйча, Казаннан аерым фуралар да китте. Луганск өлкәсенә барлыгы 32 фура
җибәрелгән. Гуманитар йөкнең гомуми күләме 600 тоннадан артты.
Гуманитар
ярдәм җыю пунктлары эш көннәрендә – 9:00 дән 18:00 гә кадәр, шимбә көнне 9:00
дән 14:00 гә кадәр эшли, якшәмбе – ял көне. Алар яшүсмерләр клубларында һәм
спорт ярышларында урнашкан. Һәр нокта «Игелекле Казан» логотибы белән
билгеләнгән. Пунктларның адресларының тулы исемлеге белән KZN.RU
порталындагы махсус бүлектә танышырга мөмкин.