(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). Казанның Идел буе районында сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен коворкинг барлыкка киләчәк. Шәһәрлеләр биредә укый, эшли, очрашулар үткәрә, мастер-классларга йөри, кино һәм театраль постановкалар карый алачак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов сөйләде.
70 кешегә кадәр сыйдырышлы коворкинг проектын «Игелекле Казан» белән берлектә әзерлиләр, хәзер ул тәмамлану стадиясендә. Биналарда чаралар өчен зал, кәһвәханә, типография, видеостудия һәм кулинария студиясе, китапханә, балта эшләре буенча остаханә, чүлмәк ясау һәм тегү остаханәләре, шулай ук ял итү урыны урнаштырылачак. Килүчеләр коворкингта укый, эшли, очрашулар үткәрә алачак.
Яңа инклюзив киңлек Дубравная урамындагы 43а йортында, «Восход» инвалидларны тернәкләндерү үзәге һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган коляскалы инвалидлар йорты белән янәшә ачылачак. Әлеге йортта яшәүчеләр аз хәрәкәтләнүче шәһәрлеләрнең эш үзенчәлекләре исәпкә алынган киңлеккә ихтыяҗ булуын әйттеләр.
Исегезгә төшерәбез, укыту-тренировка фатиры, спорт һәм актлар заллары булган тагын бер инклюзив үзәк быел Ипподром урамында ачылачак.
А.Салихов инклюзив юнәлеш буенча эшнең узган ел дәвамында баруын билгеләп үтте. Белгечләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар өчен социаль, туристик, мәгариф һәм җәмәгать урыннарының барлыгын тикшерделәр. 2021 елдан башлап барлыгы 1941 объектны әйләнеп чыгарга насыйп булган.
Декабрьдә уздырыла торган Инвалидлар декадасында администрация 18 нче номерлы поликлиникага баскычтан йөри торган коляска тапшырды.