(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль, Юлия Летникова). Быел Казанда сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен инклюзив үзәк ачарга планлаштыралар. Ул үз эченә укыту-тренировка фатирын, спорт һәм актлар залларын алачак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов сөйләде.
Инклюзив үзәк Ипподром ур., 18 адресы буенча барлыкка киләчәк. А.Салихов аңлатып узганча, урын сайлаганда транспорт мөмкинлеге дә исәпкә алынган. Бина проекты үзенчәлекле балаларның ата-аналарының соравы нигезендә эшләнгән. Үзәктә тренажерлар белән җайлаштырылган спорт залы булачак. Мондый киңлекләр шәһәрдә кирәк, дип ассызыклады А.Салихов. Бүгенге көндә «Талантика» клубында һәм «Ак Бүре» спорт мәктәбендә шундый заллар бар. Балалар һәм өлкәннәр өчен спорт комплексы «Ярдәм» мәчете территориясендә эшли. 1200 кв.м мәйданлы ике катлы бинада көн саен 500 кеше, шул исәптән паралимпиячеләр, 15 спорт төре буенча шөгыльләнә ала.
Шулай ук яңа үзәктә балаларның һөнәри юнәлешенә игътибар итәчәкләр – пешерү, типография һәм гамәли сәнгать буенча дәресләр уздыру планлаштырыла. Үзәк инклюзив булачак, шуңа күрә анда нормотипик балалар да йөри алачак.
Проект мисалында Совет районындагы үзәктә укыту-тренировка фатирын җиһазлаячаклар. Монда психик сәламәтлеге үзенчәлекләре булган балалар мөстәкыйль олы тормышка әзерләнү өчен гади эшләрне башкарырга өйрәнәчәкләр. Бүгенге көндә мондый укыту-тренировка фатиры Зәкиев урамында эшли. Узган елның җәендә анда шәһәр Мэры Илсур Метшин булып кайтты.
Бүгенге көндә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында инвалид яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 2800 дән артык бала яши. Алар өчен районнарда берничә ял үзәге эшли. Аларның берсе – «Перемена» – 2022 елда ачылды. Үзәк 273 баланы сыйдыра, алар өчен түгәрәкләр, спорт һәм иҗади секцияләр оештырылган.
Шулай ук декабрьдә капремонттан соң инвалидлар өчен «Мечта» ял үзәгендә дәресләр яңартылды. Учреждение 101 укучыны сыйдыра, дәресләргә өлкәннәр һәм балалар йөри ала. Биредә аларны рәсем ясарга, кул эшләренә өйрәтәләр, үзәктә шулай ук канистерапия дәресләре үткәрелә. Күптән түгел үзәккә остаханә өчен тегү машиналары һәм рәсем ясау дәресләре өчен буяу алып килделәр, аларны Илсур Метшиннан үзәкне ачканда сорадылар. Альберт Салихов шәһәр Мэрына балалардан һәм аларның әти-әниләреннән рәхмәт сүзләре җиткерде.
Моннан тыш, Казанның Вахитов районында шәһәрдә беренче инклюзив «Симург» ял үзәге эшләвен дәвам итә. 240 кв.м мәйданлы учреждение 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге менталь бозылулары булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнү өчен исәпләнгән. Үзәктә программалаштыру һәм робототехника буенча дәресләр уза, шулай ук театр студиясе эшли.