(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль, Юлия Летникова). Якындагы ике елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләрендә 12 ашханәне ремонтлау планлаштырыла. Эшләр тәмамланганнан соң, ике районның гомуми белем бирү учреждениеләрендәге азык-төлек блоклары тулысынча яңартылачак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов сөйләде.
Быел 1, 10, 17, 68, 129 нчы номерлы мәктәпләрдә һәм 28 нче гимназиядә азык-төлек блокларын ремонтлаячаклар. Эшләр җәйге каникул вакытында башкарылачак. Ашханәләрдә электр һәм су белән тәэмин итү, канализация һәм вентиляция системалары челтәрләре яңартылачак, отделка эшләре башкарылачак. Мәктәп рестораннарына яңа савыт-саба, җиһаз, инвентарь, мебель кайтарылачак.
Тагын 6 ашханәдә 2024 елда эшләр башкарылачак. Шуннан соң Вахитов һәм Идел буе районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендәге барлык азык-төлек блоклары мәктәп рестораны форматында эшләячәк.
Мәктәп ашханәләрен модернизацияләү программасы Казанда 2019 елда старт алды. Бу вакыт эчендә Вахитов һәм Идел буе районнарында 28 азык-төлек блогын ремонтлаганнар, аларның 7 сен узган ел модернизацияләгәннәр. Хәзер Казанда 144 мәктәп рестораны эшли.
Азык-төлек блокларында ремонт эшләреннән тыш, төшке аш залларында утырту урыннары санын арттыру өчен биналарны яңадан планлаштыралар. 4 ел эчендә ашханәләрне яңарту һәм мәктәпләр төзү хисабына төшке аш залларында утырту урыннары саны 7700 гә артты. Узган ел Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләрендә өстәмә 54 урын барлыкка килде.