(Казан
шәһәре KZN.RU, 3 нче февраль). Бүген Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы
министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә
үзәгендә узган чарада Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм
Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Төп доклад белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы
министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.
Марат
Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда юл хуҗалыгы өлкәсендә эш югары дәрәҗәдә
оештырылган. «Транспорт төзелеше күләме буенча республика, Мәскәүне санамыйча,
Россиядә беренче урында», – диде ул. Ил хөкүмәте рәисе урынбасары шулай ук
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларны ике елга алдан норматив хәлгә
китерәләр, дип өстәде. М.Хөснуллин хәбәр иткәнчә, федераль бишьеллык план
буенча 2028 елга кадәр юл чараларына республикага 224 млрд сум бүлеп
биреләчәк. Юлларның гомуми озынлыгы 520 чакрымнан артып китәчәк.
Рөстәм
Миңнеханов үз чиратында искә төшергәнчә, ил җитәкчелеге ярдәме белән төбәктә
эре проектлар гамәлгә ашырыла, алар арасында Идел аша күпер кичүе белән «Мәскәү
– Түбән Новгород – Казан» М-12, шулай ук «Казан – Екатеринбург»
маршруты дәвамы белән Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп чыгу белән М-7
юллары төзелеше бар. Яңа трассалар Татарстанга йөк әйләнешен, туристлар агымын,
хезмәт ресурсларының мобильлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан
тыш, Казанда Горький шоссесын реконструкцияләү, Вознесение тракты, Горький
шоссесы дублеры төзелеше дәвам итә. Р.Миңнеханов фикеренчә, Казанда проектларны
гамәлгә ашыруга инфраструктура кредитын җәлеп итү механизмын эшләргә кирәк.
ТР
Президенты Транспорт министрлыгына һәм республиканың Финанс министрлыгына
туристик автобуслар җитмәү проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә
кушты. «Узган ел туристлык тармагы туристларны йөртү өчен транспорт җитмәү
проблемасы белән очрашты. Автобуслар паркын яңарту һәм киңәйтү программасы
буенча тәкъдимнәр кертергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан
тыш, ТР Президенты пассажирлар йөртү өлкәсен камилләштерү өстендә активрак
эшләргә кушты. Маршрутларны рациональ планлаштыру һәм күчмә состав паркын
куллану юлы белән транспорт чыгымнарын киметергә кирәк», – диде ул. ТР
Президенты муниципалитет башлыкларын җәмәгать транспортының сыйфатына игътибар
итәргә өндәде.
Тагын
бер мөһим юнәлеш – тимер юл транспорты. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
белән берлектә, йөк әйләнешенең перспектив үсешеннән чыгып, тимер юл
инфраструктурасын үстерү мөмкинлеген җентекләп тикшерергә кирәк.
Һава
транспорты үсеше турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Казан аэропортының 2050
елга кадәр мастер-планы эшләнүен искәртте. Ул аэропортның Идел буе федераль
округын БДБ белән тоташтыручы транспорт төене булырга тиешлеген ассызыклады.
Аэропортка «Россия почтасы» белән берлектә бонд склады яңа мөмкинлекләр бирә. ТР
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына республика аэропортлары белән берлектә
маршрут челтәрен үстерүне һәм Татарстаннан очу географиясен киңәйтүне дәвам итү
йөкләнде. Бу эчке туризмны үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен мөһим шарт,
дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
StartFragment
Фоторепортаж
Видеорепортаж
EndFragment