(Казан
шәһәре KZN.RU, 31 нче гыйнвар, Диана Жиленкова). Казан һәм Пермь хезмәттәшлек
турында килешү төзеде. Документка ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Пермь
башлыгы Алексей Демкин кул куйды. Килешү ике яклы элемтәләрне үстерү һәм
ныгыту, тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлекне киңәйтүне үз эченә ала.
Муниципаль
берәмлекләрнең үзара хезмәттәшлегенең өстенлекле юнәлешләре арасында
түбәндәгеләр бар: җирле үзидарәне камилләштерү, хуҗалык итүче субъектлар, кече
һәм урта бизнес вәкилләре арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник
элемтәләрне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук милләтара татулыкны
ныгыту. Яклар шулай ук мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт, туризм һәм
башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү турында килештеләр.
Муниципаль
берәмлекләр делегацияләрнең эш визитлары, уртак конференцияләр, семинарлар һәм
башка чаралар вакытында тәҗрибә уртаклашачак.
Моннан
тыш, килешү Казан һәм Пермьнең туристлык потенциалын актив куллану һәм алга
этәрү, эчке һәм тышкы туризмны киңәйтү өчен шартлар тудыруны күздә тота.
Килешүгә
кул кую тантанасында Пермь шәһәр Думасы рәисе Дмитрий Малютин, Пермь шәһәр
Думасының Социаль сәясәт комитеты рәисе Наталья Рослякова, Казан муниципаль
берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасарлары Искәндәр Гыйниятуллин һәм Игорь Куляжев, Татарстан
Республикасы башкаласы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев һәм
башкалар катнашты.
Билгеләп
үтәбез, Пермь делегациясе Татарстан башкаласына кичә килде. Эш сәфәренең
беренче көнендә алар Казан Кремлендә, Изге Мәрьям Ана Казан иконасы соборында,
«Урам» экстрим-паркында, ТР Милли китапханәсендә һәм «Черек күл» паркында булдылар.
Бүген Ратушада Пермь делегациясе Казан хакимияте вәкилләре белән очрашты.