Башкарма комитетта Казан шәһәр Думасының XX чираттан тыш сессиясе узды
Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы гыйнвар,
Диана Жиленкова). Бүген Татарстан башкаласы Башкарма комитетында дүртенче
чакырылыш Казан шәһәр Думасының XX чираттан тыш сессиясе узды. Депутатлар 6
мәсьәлә буенча фикер алышты. Утырышны шәһәр Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Фикер
алышуга чыгарылган мәсьәләләрнең төп өлеше Казанның җирдән файдалану һәм
төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүгә кагылышлы иде. Карар проектларын
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова
тәкъдим итте.
Куземетьево
торак массивы районындагы урам-юл челтәренең подзонасы чикләрен үзгәртү
өлешендә Казанның җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү
турындагы тәкъдим Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетыннан килде. Катнаш торак
һәм иҗтимагый төзелеш һәм җитештерү-коммуналь объектларның территориаль
зоналары чикләренә үзгәрешләр кертү үтенече белән «Вакууммаш» АҖ чыгыш ясады.
Шулай ук предприятие карамагындагы кайбер җир кишәрлекләренә карата мөрәҗәгать
«Туполев» ГАҖ тарафыннан килде. Моннан тыш, депутатлар Казан Башкарма
комитетының урам-юл челтәренең подзона чикләрен үзгәртү һәм территорияне
куллануның интенсивлыгын арттыру өлешендә Җирдән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимен карадылар. Депутатлар тәкъдим
ителгән карарлар проектларын хупладылар.
Шулай
ук сессиядә Казан шәһәр Думасы карарларының үз көчләрен югалтуын тану һәм Казан
шәһәр Думасының аерым карарлары турындагы мәсьәләләр каралды.
Утырыш
ахырында Илсур Метшин хәзерге вакытта Казан шәһәр Думасы депутатларының
сайлаучылар белән очрашулары узуын искәртте. «Быел зур эшкә әзерләнергә кирәк.
Очрашулардан һәм сайлаучылар алдында хисаплардан соң мин кире элемтә көтәм», –
дип нәтиҗә ясады Мэр.