(Казан
шәһәре KZN.RU, 30 нчы гыйнвар, Татьяна Марюхова). Быел Казанда «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру»
федераль проекты кысаларында 6 иҗтимагый киңлекне төзекләндерү планлаштырыла.
Эшләр Балыкчы бакчасында, Юнысов мәйданында, Зур Зәңгәр күл территориясендә,
Нокса елгасының уң як ярында дәвам итәчәк, шулай ук Горький паркына керү
төркемен яңартачаклар һәм Серов урамы буенча җәяүлеләр бульвары төзи
башлаячаклар. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе
киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов хәбәр итте.
«Ел
саен, календарь елын башлап, без планнарыбызның, шул исәптән төзекләндерү
буенча да раслануын көтәбез. Алда санап үтелгән алты проектның икенчел
дәрәҗәдәгеләре юк һәм безгә катлаулы инфраструктура объектларын гамәлгә
ашырырга туры киләчәк», – дип ассызыклады шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Быел Серов
урамындагы бульвар төзелешенә керешү планлаштырыла, ул «Ярдәм»
мәчетеннән Восход урамына кадәр салыначак. И.Сәлахетдинов сүзләренчә, эшләр
яңгыр канализациясе челтәрләре салыну белән бер үк вакытта алып барылачак.
Беренче чират кысаларында «Ярдәм» мәчетеннән сазлыклы территориягә кадәрге
участокта башта стихияле парковка бетереләчәк, инженерлык челтәрләре һәм юл
катламы салыначак. Бу урында төрле чаралар үткәрү өчен каплаулы күпфункцияле
үзәк булачак.
«Без
ел саен яңа объектлар эшлибез, быел ул Серов урамындагы парк – бульварның
беренче өлеше. Яңгыр канализациясе төзү һәм сазлыкны киптерү планлаштырыла,
шулай ук төзекләндерүнең беренче элементлары барлыкка киләчәк. Территорияне
үстерү логикасының яхшы үрнәге: «Ярдәм» мәчете булдырылды, ул бүген популярлык
казана һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт үзәге булып
тора. Якын-тирәдә бик зур микрорайон, шуңа да биредә парк сорала. Әлеге
проектны якындагы елларда гамәлгә ашырырбыз дип ышанам», – диде Мэр.
2022
елда башланган эшләр Бишбалта бистәсендә Балыкчы бакчасында дәвам
ителәчәк, дип хәбәр итте И.Сәлахетдинов. Җәмәгать киңлегендә спорт мәйданчыгын
яңартачаклар, бию һәм башка чаралар үткәрү өчен урын булдырачаклар, үзәк
фонтанны реконструкциялиләр һәм Балыкчы скульптурасын торгызачаклар.
Быел
Иске Татар бистәсендә Юнысов мәйданын төзекләндерү эшләрен
төгәлләү планлаштырыла. «Юнысов мәйданын реконструкцияләү идеясен без күптән,
Иске Татар бистәсен реновацияләүгә керешкәндә үк, күтәреп чыктык. Узган ел
беренче почмак төзекләндерелде, быел әлеге эшне дәвам итәчәкбез», – дип
искәртте шәһәр башлыгы. И.Сәлахетдинов сөйләгәнчә, территорияне комплекслы
яшелләндерүне күздә тоткан «Скверлар чәчәк ата торган бакча кебек» концепциясе
нигез итеп алынган. «Узган ел дүрт скверның берсе яңартылды, калган өчесе быел
эшләнәчәк. Реконструкция Юнысов мәйданын Иске Татар стилендәге бердәм киңлек
буларак кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта һәр сквер үзенчәлекле
атмосферага алып керәчәк», – дип уртаклашты ул.
Авиатөзелеш
районында Зур Зәңгәр күл территориясен төзекләндерү дә зур
проект булып тора. Узган ел «Татарстан көзгеләре» экопроекты кысаларында
башланган эшләрне бу елда төгәлләү планлаштырыла. «Күл буенда җәяү йөрү һәм
урман терапиясе өчен маршрутлар булдырылачак, шуңа күрә территорияне табигый
материаллардан ясалган сукмаклар, күзәтү мәйданчыклары, шулай ук өстәмә кече
архитектура формалары белән тулыландырачаклар», – дип сөйләде И.Сәлахетдинов.
Совет
районында Нокса елгасының уң яры буендагы территорияне төзекләндерү
дәвам итәчәк. Быел эшләр 184 нче мәктәптән «Весна» паркына кадәр алып
барылачак, бу исә Мамадыш тракты янында җәяүлеләр өчен сукмак белән Green торак
комплексыннан «Весна» торак комплексына кадәр 3,5 км озынлыктагы бердәм парк
киңлеге булдырырга мөмкинлек бирәчәк. И.Сәлахетдинов сүзләренә караганда,
елганың яр буе полосасын чистарталар, өстәмә яшелләндерү үткәрәчәкләр. Беренче
чират территориясен барбекю һәм воркаут өчен зоналар, памп-трек һәм
мастер-класслар уздыру өчен ял үзәге белән җиһазландырачаклар. Икенче чиратта
балалар мәйданчыгы, Нокса аша өстәмә җәяүлеләр күпере һәм этләр йөртү мәйданы
булачак.
Яңарту
Вахитов районындагы Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркына да
кагылачак, анда керү төркеме үзгәрәчәк. И.Сәлахетдинов сөйләгәнчә, концепция
нигезендә автобус тукталышыннан Совет власте өчен һәлак булучылар стелласына
һәм Билгесез солдат һәйкәленә салынган җәяүлеләр маршрутлары яңадан каралачак,
шулай ук каплаулы һәм яшел үсентеләр белән өстәмә ял зоналары барлыкка киләчәк.
«Беренче
булып Горький паркын 10 ел элек реконструкцияләдек. Бүген без күрәбез, керү
зонасы казанлылар һәм башкала кунаклары башка парк киңлекләрендә күрергә
күнеккән төзекләндерү таләпләренә җавап бирми. Парк тәүлек буе ачык, моннан
тыш, янәшәдә офис һәм күргәзмә мәйданы функцияләре булган кунакханә урнашкан»,
– дип билгеләде И.Метшин.