(Казан
шәһәре KZN.RU, 31 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» хоккей клубы һәм Татарстанның
Хоккей федерациясе президенты Наил Маганов Татарстан башкаласында ишегалды
хоккеен үстерү турында фикер алыштылар. Алар 70 нче мәктәптә булдылар, анда
узган ел хоккей тартмасы ремонтланды. Бүген бозда 2008-2009 елларда туган
спортчылар арасында Киров һәм Мәскәү районнарының иң көчле командалары Кубогы
финалында «Бөркет» һәм «Энергетик» очрашты.
Бүген
«Ак Барс» хоккей клубы һәм Татарстанның Хоккей федерациясе президенты Наил
Маганов һәм Казан Мэры Илсур Метшин 70 нче мәктәп территориясендә «Бөркет» һәм
«Энергетик» хоккей командалары уенын карадылар.
Уен
барган хоккей тартмасы «Ак Барс» ХК тарафыннан ремонтланды. Бортлар, саклагыч
челтәрләр яңартылды, бизәлеш эшләре башкарылды. Наил Маганов инициативасы
буенча шундый ук ремонт Казандагы 70 нче мәктәп (Краснококшайск ур., 178), 65
нче мәктәп (Ш.Усманов ур., 25б), 62 нче мәктәп (Симонов ур., 5), 96 нчы
гимназия (Достоевский ур., 51) һәм 125 нче гимназия (Ю.Фучик ур., 147), шулай
ук Петровский поселогындагы Сосновая урамы буенча урнашкан хоккей тартмасында
үткәрелде.
Казанда
81 хоккей тартмасы эшли, аларның күпчелеге – 61 е – мәктәпләр территориясендә
урнашкан. Шуның аркасында 1,6 меңнән артык бала һәм яшүсмер 73 тренер
җитәкчелегендә яшәү урыны буенча кышкы спорт белән шөгыльләнә ала. Матч
тәмамлангач, Наил Маганов һәм Илсур Метшин Казанда ишегалды хоккее үсеше
турында фикер алыштылар.
«Хоккей – характерны чыныктыручы
спорт төре. Бүген бозга чыккан барлык яшь уенчылар да, үз тормышларын профессиональ
спорт белән бәйләп, «Ак Барс»та уйнамас. Әмма хоккей үстерә торган күнекмәләр
киләчәктә балаларга кирәк булачак. Сез көндәшлеккә сәләтле, сәламәт булачаксыз
һәм тормышта сезгә бары уңыш кына юлдаш булачак!» – дип билгеләп үтте
республиканың Хоккей федерациясе президенты Наил Маганов.
5:2 исәбе белән «Бөркет» командасы җиңү яулады. Н.Маганов
һәм И.Метшин команда капитаннарына спорт инвентаре һәм экипировка алу өчен 500 әр
мең сумлык сертификатлар тапшырдылар.
«Татарстан хоккеен яратучы буларак, бу искиткеч уенның
республикада чәчәк атуына мин бик шат», – диде И.Метшин. Ул Татарстан
Президентына, ТР Хоккей федерациясе президенты Наил Магановка, «Ак Барс» хоккей
клубы җитәкчелегенә спортның әлеге төренә, шулай ук балалар хоккеена ярдәм
күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Иртәгә
Казанда «Ишегалды спорты» дивизионында «Алтын алка» шәһәр этабы старт ала, анда
шулай ук «Бөркет» һәм «Энергетик» чыгыш ясаячак. Быел «Алтын алка» турниры 96
командада уйнаучы 1920 яшь хоккейчыны берләштерде. Шәһәрнең Физик культура һәм
спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләгәнчә, ярышлар 2 дивизион буенча
уздырыла: «Ишегалды спорты» һәм «Спорт».
Алтын
медальләр өчен турнирның шәһәр финалында район этабы уеннарында җиңгән 24
ишегалды командасы көч сынашачак. «Спорт» дивизионында шәһәр этабы уеннары
тәмамланды инде, хәзер балалар республика дәрәҗәсендә ярыша. Җиңүчеләр Казан һәм
Татарстан данын республика башкаласында май аенда узачак «Алтын алка»
суперфиналында яклаячак. Турнирның йомгаклау этабы Россия буенча һәр яшь
категориясендә иң яхшы дүрт команданы берләштерәчәк.
Исегезгә
төшерәбез, 2022 елда Казанның «Ак Бүре» хоккей командасы беренче тапкыр «Алтын
алка» бөтенроссия турнирының көмеш призеры булды. Яшь хоккейчыларны призлы
урыннар белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады – ул спортчыларга рәхмәт хатлары
тапшырды.