(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче декабрь,
Юлия Летникова). Шәһәр Мэры Илсур Метшин мобилизацияләнгән казанлының гаиләсен якынлашып килүче Яңа ел белән шәхсән
котлады. Шәһәр башлыгы мобилизацияләнүченең хатыны һәм балалары янына кунакка
килде һәм бүләкләр тапшырды, алар бүләкләрне «Кыш бабайга хат» хәйрия акциясе
кысаларында сораган иделәр.
«Узган
атнада без «Игелекле Казан» коворкингында булдык, анда мин теләкләр чыршысын
күрдем. Кыш Бабайга язган хатларның берсендә малай тимераякта шуарга өйрәнергә
теләвен язган иде. Миңа әлеге теләкне тормышка ашыру рәхәт булды, чөнки үзем
хоккей белән мавыгам. Беренче тимераякларның һәм кәшәкәләрнең әһәмиятен бернәрсә
белән дә чагыштыра алмыйм», - дип уртаклашты Илсур Метшин. Ул 11 яшьлек
Даниилга тимераяк, кәшәкә, малай фамилиясе һәм аның яраткан «88» номеры белән
«Ак Барс» хоккей клубының фирма джерсиын бүләк итте. Даниил шулай ук бүләккә
сезон ахырына кадәр клуб уеннарына бару өчен абонемент алды.
Даниилның
16 яшьлек апасы Алена портатив зарядка һәм чыбыксыз колакчыннар турында
хыялланган. Илсур Метшин аңа да бүләкләр тапшырды.
Мобилизацияләнүченең
хатыны Марина сөйләвенчә,
әтисе Даниилга узган кышта тимераяклар алырга вәгъдә иткән булган, тик моны
эшләргә өлгермәгән – октябрь азагында ул хезмәткә чакырылган. Гаилә башлыгы сугыш
хәрәкәтләре ветераны, моңа кадәр Чечняда һава-десант гаскәрләрендә хезмәт
иткән. «Өлешчә мобилизация башлангач, хезмәттән баш тарту уе гомумән булмады.
Без аның карарын кабул иттек һәм җибәрдек, әмма нык борчылабыз», – дип сөйләде
М.Сергеева. «Шәһәр һәм «Игелекле Казан» ярдәме өчен рәхмәт, сездән башка авыр
булыр иде», - дип өстәде ул. Марина сүзләренчә, хәзер аның ире хәрби хәрәкәтләр
зонасында, өенә еш шалтыратмый.
Әтиегез белән горурланыгыз – аның кебек ир-атлар белән
илебез саклана. Ул ашыгыч хезмәтне дә кайнар
нокталарда узган, һәм хәзер дә шундый ук шартларда. Әтиегез өенә исән-сау
әйләнеп кайтыр, тынычлык килер дип өметләнергә кирәк», - диде И.Метшин
мобилизацияләнүченең балаларына мөрәҗәгать итеп.
Бәйрәм
өстәле артында шәһәр Мэры балаларның киләчәктә кем булырга теләүләре белән кызыксынды.
Алена медицина университетына укырга керергә теләве турында сөйләде. «Мин
балачактан кешеләргә ярдәм итәргә теләдем, ә берничә ел элек кеше анатомиясе
белән мавыктым. Минемчә, табиблык – минем юнәлешем. 9 нчы сыйныфтан башлап
профильле фәннәр – химия һәм биология буенча БДИга тырышып әзерләнәм», - дип
билгеләде мәктәп укучысы. Илсур Метшин шулай ук табиб булырга хыяллануын
сөйләде. «Минем әнием шәфкать туташы булып эшләде. Үзем дә аның халатын киеп
йөри идем һәм үземнең табиб булуымны күз алдыма китердем», – дип искә төшерде
шәһәр башлыгы.
Даниил
әле киләчәктә нинди һөнәр сайларга теләвен ачыкламаган, әмма яхшы укый –
ударник. «Бар хыялларны да бары тик хезмәт белән генә чынга ашырып була», – дип
искәртте Илсур Метшин.
Шәһәр
Мэры гаиләдән Яңа елны ничек үткәрергә планлаштырулары турында кызыксынды.
Марина Сергеева бәйрәм төнен гаилә белән – балалар һәм әбиләр белән бергә
уздырабыз диде. «Ирем җитмәячәк инде», – дип уртаклашты мобилизацияләнүченең
хатыны. «Сезгә психик яктан никадәр авыр икәнен күз алдына китереп кенә була.
Иң мөһиме – аның исән-сау кайтуы, калганы –вакытлыча кыенлыклар. Ирегез өчен
курыкмагыз, киләсе ел бары бәхет кенә китерсен», - дип теләде шәһәр Мэры очрашу
азагында.
Илсур
Метшин белән бергә мобилизацияләнүченең гаиләсенә шәһәр Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясе башлыгы Альберт Салихов та бардылар.