(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь,
Юлия Летникова). Шәһәрлеләрнең шәхси кабинеты белән цифрлы сервисларның бердәм
платформасы, бердәм мониторинг үзәге, «Минем Казаным» чат-боты, «Арт-проспект»
платформасы һәм IP-телефония – узып баручы елда старт алган әлеге һәм башка
цифрлы проектлар турында шәһәр Башкарма комитетының проект офисы буенча
киңәшмәдә фикер алыштылар. Цифрлаштыру елы йомгаклары һәм 2023 елга планнар
буенча очрашуны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
«Цифрлаштыру
елы тәмамлану белән башланган процесслар төгәлләнмәячәк, алар күп вакыт һәм
ресурслар таләп итә. Безгә үсәр урын бар. Киләсе елны тагы да әһәмиятлерәк
нәтиҗәләр белән тәмамларга теләр идек, һәм моның өчен барысы да бар», – диде
шәһәр башлыгы. Аның фикеренчә, цифрлаштыруның өч «киты» – тизлек, гадилек
һәм ачыклык, теләсә нинди процессны башлаганда нәкъ менә бу параметрларны алга
куярга кирәк.
Цифрлаштыру
эш процессларын һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне сыйфатлы итеп үзгәртә, шуңа
күрә киләсе елда Казанда башланган проектларны гамәлгә ашыруны һәм яңа
сервислар эшләүне дәвам итәчәк. Алар халыкка Башкарма комитетка ешрак
мөрәҗәгать итәргә, ә хезмәткәрләргә килеп туган мәсьәләләр буенча тизрәк
карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк. 2023 елга планнардан – барлык муниципаль
хезмәтләрне цифрлаштыру һәм аларны күрсәтү вакытын кыскарту, шәһәрнең
3D-моделен булдыру, чиктәш системаларны бергәләп интеграцияләү һәм шәһәрленең
шәхси кабинеты белән цифрлы сервислар платформасын булдыру.
«Заманча
технологияләр кертү хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә, шуңа күрә
киләсе елда гамәлгә ашырылачак барлык проектларга юл картасы, җитәкчеләрне һәм
аларның урынбасарларын бәяләү системасы кирәк. Без ел башында максатларны һәм
бурычларны, шулай ук күрергә теләгән нәтиҗәләрне төгәл аңларга тиеш», – дип билгеләде
Илсур Метшин.
Казан
Мэрының цифрлаштыру буенча киңәшчесе Максим Булатов сөйләгәнчә, быел өч юнәлеш
буенча эш алып барылды: муниципаль идарә, шәһәрне төзекләндерү һәм халык
белән хезмәттәшлек. Соңгысы кысаларында шәһәрдә «Арт-проспект» платформасын
эшләтеп җибәрделәр, аның ярдәмендә Казан халкы һәм кунаклары – урам артистлары,
рәссамнары, музыкантлары – шәһәрнең бер мәйданчыгында чыгыш ясый алалар.
Бүгенге көндә платформада 450 кулланучы теркәлгән, алар чыгыш ясарга теләп 8
меңгә якын мөрәҗәгать юллаган. Алга таба сервис эшләп бетереләчәк – афиша һәм
башка инструментлар барлыкка киләчәк.
Быел
Башкарма комитет «Минем Казаным» чат-ботын эшләтеп җибәрде. Бу – билгеле бер
проблема турында гариза калдырырга яки кирәкле мәгълүмат алырга булыша торган
шәһәр ярдәмчесе. Өч ай эчендә, эшләтеп җибәрелгәннән бирле, чат-бот белән 7,5
мең кулланучы файдаланган, барлыгы 5 мең мөрәҗәгать теркәлгән.
Планда
– шәһәр халкының шәхси кабинеты булган шәһәр цифрлы сервисларының бердәм
платформасын булдыру. Аның ярдәмендә халык суны сүндерү, электр энергиясе
турындагы мәгълүматны белә, чаралар афишасы белән таныша алачак.
Ел
саен Казан Башкарма комитеты төрле элемтә каналлары буенча 500 меңгә якын
мөрәҗәгать ала. Аларны оператив карау өчен шәһәрнең Совет районында гражданнар
мөрәҗәгатьләрен эшкәртү сервисын сынау дәвам итә. Платформада барлык заявкалар
җаваплы затларга – идарәче компанияләргә, район администрациясенә һәм Башкарма
комитет бүлекчәләренә бүленә.
Муниципаль
идарәне трансформацияләү өчен Башкарма
комитетта IP-телефония тоташтыру дәвам итә. Яңа система ярдәмендә шалтыратулар югалмый,
җавап бирелгән мөрәҗәгатьләр статистикасы алып барыла. Хәзер IP-телефонияны 2
мең кулланучыга тоташтыралар.
Параллель
рәвештә Казан Башкарма комитеты бердәм мониторинг үзәге булдыруны дәвам итә.
«Ул гамәлдәге системалардан мәгълүматны берләштерәчәк һәм аларны күз алдына
китерә алачак. Бердәм мониторинг үзәге ярдәмендә карарларны реаль вакыт
режимында кабул итәргә мөмкин булачак. Хәзер без җитмәгән мәгълүматны җыябыз, ә
инде эшли башлаган системалар мәгълүматларны үзәк белән уртаклаша алачак», – дип
аңлатты М.Булатов.
Цифрлаштыру шәһәрне
төзекләндерү өлкәсенә дә кагылды. Казан урамнарын күзәтү өчен
«Ситисофт» системасы кулланыла – шәһәрдәге хәлләр турында мәгълүмат датчиклар
һәм видеокамералар ярдәмендә тапшырыла.
Архитектура
һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов әйтүенчә, 13 муниципаль
хезмәтнең икесе генә кәгазь форматта күрсәтелә. Идарә комплекслы муниципаль
геомәгълүмат системасы белән эшләвен дәвам итә. Быел системада барлыгы 1 млн
816 мең 227 үзгәреш кертелгән, шуларның 68% ы – Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсе белгечләренә.
8
хезмәтне Тышкы төзекләндерү комитеты күрсәтә, алар барысы да цифрлаштырылган,
дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Шуның аркасында гаризаны 10 минут эчендә теркәп була, дубльләр бетерелә,
коррупция факторы азайды, мөрәҗәгатьләрне карау сроклары ике тапкыр кимеде.
Бүгенгә
Башкарма комитет хезмәткәрләрен эшкә рәсмиләштерүнең барлык этаплары
автоматлаштырылган, дип хәбәр итте Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина
Бочкова. Әйтик, «Талантикс» системасы ярдәмендә эш эзләүчеләр резюменың нинди
этапта булуын күрә ала. Идарә кадрлар потенциалын бәяләү процессын санга күчерү
өстендә эшли: онлайн-симулятор булдырылды, ул хәзер сынала. Система эшкә урнашу
өчен күбрәк кешеләрне карарга мөмкинлек бирәчәк, белгечләргә интервью үткәрергә
генә кирәк булачак.
Шулай
ук барлык регламентлар, инструкцияләр электрон форматка күчерелде, аларны
хезмәткәр эшкә алганда өйрәнергә тиеш. Моңа кадәр бу эшкә ике сәгать чамасы
вакыт бүлеп бирелгән иде, хәзер яңа кеше теләсә кайсы уңайлы вакытта
мәгълүматны өйрәнә, шуннан соң журналга имза куя ала.