(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Бүген Татарстан башкаласында 82 меңнән артык инвалид яши, шуларның 5684 е – балалар. Әлеге категория шәһәрлеләр өчен инклюзив ял үзәкләре, балалар сәламәтләндерү лагерьларында махсус сменалар, төрле сораулар буенча консультацияләр һәм башка мөмкинлекләр бар. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.
Консультация, мастер-класслар һәм укыту курслары
«Инвалидлыклары булган кешеләр өчен яңа мөмкинлекләрне яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чараларындагы коллегаларга мөрәҗәгать итәм, – диде Мэр Илсур Метшин, – әниләр баланы әзерлекле тренер, педагог өйрәтә торган ял үзәгенә, спорт секциясенә йөртү мөмкинлеге турында, «Игелекле Казан» ресурсы турында белергә тиеш. Бүгенге көндә теләсә нинди мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган үзәк эшли, ә инде «Игелеле Казан» белгечләре безнең мохтаҗ шәһәрлеләр мөрәҗәгать иткән һәр проблемага чишелеш табылсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкләр».
Г.Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, «Игелекле Казан» сайтында ТР башкаласында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ял, дәвалау, тернәкләндерү һәм белем бирү мөмкинлекләре турындагы мәгълүматны белергә була.
Шулай ук оешманың коворкинг базасында көн саен төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр уздырыла, мәсәлән, биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр эшкә урнашу турында белә ала. Сәламәтлеге бозылган балалар тәрбияләүче әниләргә психологик һәм юридик консультацияләр бирелә.
Моннан тыш, балалар өчен иҗади мастер-класслар һәм кулинария дәресләре үткәрелә, ә ноябрьдә 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Барист» белгечлеге буенча укыту курсы башланды. Мәктәпкә әзерлек программалары буенча Даун синдромлы балалар өчен дәвалау-педагогика төркемендә дәресләр дә оештырыла.
«Инклюзияне үстерү буенча күп проектлар «Игелекле Казан» эшчәнлеге нәтиҗәсендә туды, – дип билгеләп үтте И.Метшин. Шуңа да карамастан, бүген хәйрия фондлары белән аралашуны җайга салдык, аларга ярдәм күрсәтергә өйрәндек, экспертлар, белгечләр белән безнең республикада гына түгел, бөтен ил буенча таныштык һәм дуслаштык. Бу синергия яхшы нәтиҗәләр бирә һәм йөзләгән кешегә ярдәм итә».
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, мондый эш бер тапкыр уздырыла торган акция түгел. «Без аны системалы рельсларга куябыз, төгәл башлангыч нокталарны, булган проблемалар күләмен аңлыйбыз. Әмма беренче нәтиҗәләр шуны күрсәтә: Казанда битараф булмаган кешеләр, предприятиеләр, кече, урта һәм эре бизнес булганда, без «Игелекле Казан» кысаларында хәл итә алмаган мәсьәләләр юк», - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Инклюзив ял үзәкләре һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен спорт комплексы
Бүген ТР башкаласында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен инклюзив ял үзәкләре бар, дип сөйләде Г.Сәгыйтова. Мәсәлән, «Әкият» балалар курчак театры базасында «Симург» исемле учреждение ачылды, тагын бер ял үзәге 49 нчы мәктәп базасында эшли. Ә Кол Гали, 10 урамында «Перемена» бар, шул ук вакытта учреждениедә «Титры» инклюзив мәктәбе дә эшли. «Дебют» кыска метражлы фильмы ТЭФИ – регион бөтенроссия телевизион конкурсы финалистлары өчлегенә керде.
«Ярдәм» мәчете территориясендә Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм паралимпиячеләр өчен беренче спорт комплексы ачылу бу елның иң мөһим вакыйгасы булды. Биредә физик форманы саклау өчен барлык шартлар да тудырылган – махсус җиһазлар урнаштырылган, югары квалификацияле тренерлар эшли», - дип уртаклашты спикер.
Бүген Казанның муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә инвалидлыгы булган 1162 бала белем ала. «Барлык 7 нозология буенча эшли торган 45 база мәктәбенең 9 ы яңа уку елыннан башлап теге яки бу тайпылышлары булган балаларны укыту ихтыяҗы аркасында яңадан профильләште», – дип сөйләде Г.Сәгыйтова.
Аның сүзләренә караганда, быел Мәскәү районының 65 нче номерлы мәктәбе «Иң яхшы инклюзив мәктәп» бөтенроссия конкурсында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен иң яхшы махсус шартлар системасы» номинациясендә җиңгән.
Муниципаль мәдәният учреждениеләрендә дә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эш алып барыла. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә күрү буенча инвалид балалар өчен индивидуаль программа каралган. Ә Мозафаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбендә ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Слушая сердцем» республика фестиваль-конкурсы үткәрелә.
9 нчы декабрьдә С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда «Кулга кул тотынышыйк, дуслар!» дигән фестивальнең гала-концерты узачак. Оештыручы – Совет районы администрациясе. Чара хәйриячеләр ярдәме белән үткәрелә.
«Берничә ел рәттән генераль иганәче булып «Таттелеком» ААҖ тора, ел саен Казан шәһәр Думасы депутатлары зур ярдәм күрсәтә. Гадәттәгечә, катнашучылардан исемле бүләкләр әзерләү өчен анкета-теләкләр җыела. Ел саен фестивальдә катнашучыларның хыяллары тормышка аша: узган ел Саба интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә атаклы хоккейчы Данис Зарипов килде. 11 нче номерлы мәктәп-интернатта тәрбияләнүче үзенең күптәнге хыялын – узыш машинасында йөрү теләген тормышка ашыра алды», – дип сөйләде спикер.