(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь, Диана Жиленкова). 1 нче декабрьдә Россиядә традицион Инвалидлар декадасы старт ала, ул 10 нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ел саен бу чорда Казанда 100 дән артык мәдәни-массакүләм чара үткәрелә. Быел шәһәрдә хәйрия экскурсияләре, «Көчле рухлылар» спорт бәйрәме, инклюзив бал һәм башка вакыйгалар оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
«Мин барлык җитәкчеләрдән, депутатлардан инвалидлар декадасы буенча планнарны һәм чараларны гамәлгә ашыруда максималь ярдәм итүләрен сорыйм, – дип йөкләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Программа зур, барлыгы 100 дән артык чара планлаштырылган. Бу категория шәһәрлеләрнең мобильлеге проблемасын исәпкә алып, чараларны, транспорт белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Болар барысы да сезнең тарафтан бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланган булырга тиеш».
Шәһәр башлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә дә мөрәҗәгать итте. «Инвалидлар декадасы, нигездә, безнең янда яшәүче кешеләрнең бу категориясенә игътибарны җәлеп итү өчен үткәрелә. Без сездән кушылуыгызны сорыйбыз, сез моны традицион рәвештә башкарасыз, әмма декада алдыннан бу мөһим мәсьәләгә аерым системалы игътибар булсын иде», – дип ассызыклады И.Метшин.
Г.Сәгыйтова сөйләгәнчә, Татарстан Республикасы башкаласында Халыкара инвалидлар көненә багышланган 12 физкультура-спорт чарасы узачак. Иң зурысы «Көчле рухлылар» бәйрәме булачак, ул ел саен 5 спорт төрен берләштерә: шахмат, шашка, дартс, кул көрәше һәм өстәл теннисы. Быел чара 6 нчы декабрьдә «Триумф» спорт комплексында узачак.
Барлык белем бирү учреждениеләрендә дә сыйныф сәгатьләре, тематик дәресләр, спорт бәйрәмнәре һәм эстафеталар узачак. Үсешендә үзенчәлекләре булган балалар өчен «Игелек сәнгате» мәдәни программасын ТР Милли музее әзерләде. Аңа музей дәресләре, экскурсияләр, квестлар һәм мастер-класслар кертелгән.
1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр ТР Милли китапханәсендә, «Шәһәр панорамасы» музеенда, ТР Милли музеенда, шулай ук Казан Кремле территориясендә хәйрия экскурсияләре оештырыла. Барлыгы 50 шәр һәм 30 шар катнашучы булган 4 экскурсия узачак.
«Дуслык» девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә яшь әниләр өчен мастер-класслар һәм очрашулар сериясе планлаштырылган. 1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр тренерлар белән төрле темаларга 6 чара узачак.
1 нче декабрьдә «Әкият» курчак театрында Инвалид балаларның һәм инвалидларның ата-аналарының бөтенроссия оешмасын 2019 елда гамәлгә куелган «Ата-аналар рәхмәте» бөтенроссия премиясе белән бүләкләү тантанасы узачак.
Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм өлкәннәргә, инвалидларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү системасын төзүгә зур өлеш керткән шәһәрлеләргә һәм оешмаларга бирелә. «Бу премия белән ата-аналар инвалид балаларга, 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларга һәм аларның гаиләләренә чын ярдәм күрсәтүче барлык һөнәр һәм вазыйфа кешеләренә рәхмәт белдерәләр», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Быел Казан «Россиянең инклюзив баллары» федераль проектына кушылды, аның кысаларында бер көндә илнең берничә төбәгендә тиешле чаралар узачак. ТР башкаласында инклюзив бал 2 нче декабрьдә Казан Ратушасының колонналы залында узачак. Чара 14 яшьтән өлкәнрәк 70 катнашучыны берләштерәчәк.
«Инклюзив бал – форматы буенча уникаль социаль-мәдәни чара, ул төрле инвалидлык формалары булган һәм булмаган кешеләрне берләштерә. «Бөтен кеше бер дәрәҗәдә» принцибына юнәлдерелгән мондый вакыйгалар иҗтимагый карашларның стереотиплыгын үзгәртә», - диде спикер.
Шулай ук инвалидлар декадасы чорында сәламәтлекләре бозылган кешеләр сәламәтлек саклау оешмаларына дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә алалар. Кызыксындырган сорауны +7(843)249-12-73 телефоны буенча биреп булачак.
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны 3 нче декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне генә дә, бер айның декадасы гына да җәлеп итәргә тиеш түгел. Без көн саен инвалидлыгы булган җәмгыять турында хәбәрдарлыкны арттырырга һәм барлык яшәүчеләр өчен тигез мөмкинлекләр тудыру өчен инклюзияне үстерү өстендә эшләргә тиеш», – дип ассызыклады Г.Сәгыйтова.
Исегезгә төшерәбез, Быел Казанда Мэр йөкләмәсе буенча инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен матди ярдәм күләме 3 тән 10 мең сумга кадәр арттырылган иде. 312 гаиләгә шәһәр бюджетыннан 3 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелде.
«Бу ике яки аннан да күбрәк инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче инвалид ата-аналар, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче ялгыз инвалид ата-аналар»,- дип аңлатты Г.Сәгыйтова.
2018 елдан инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр дә милеккә салым ташламаларыннан файдалана ала. «Мондый тәҗрибә беренче тапкыр башкалада кулланылды һәм хәзер безнең тәҗрибә республика шәһәрләре һәм районнарына трансляцияләнә», - дип ассызыклады Г.Сәгыйтова.