(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь, Анна Санникова). Кунакханә бизнесын алып бару өчен Казанны Россиянең иң яхшы миллионлы шәһәре дип тану – зур эш нәтиҗәсе һәм туризм тармагының торышы күрсәткече, дип саный Казан Мэры Илсур Метшин. Искәртеп үтәбез, узган җомгада Мәскәүдә Милли кунакханә премиясенә нәтиҗәләр ясалды.
«Милли кунакханә премиясендә миллионлы шәһәрләр арасында җиңү, әлбәттә, безнең өчен мактаулы. Без озын юл үттек, һәм бу 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлек чорында ук башланган зур планлы эш нәтиҗәсе, – диде шәһәр башлыгы эшлекле дүшәмбедә. - Җитди номинациядә җиңү – безнең өчен, барыннан да элек, шәһәр хуҗалыгы тармагының торышы күрсәткече».
Илсур Метшин туристлык тармагының хәзер авыр вакытлар кичерүен билгеләп үтте. «Ләкин бу чикләүләр аркасында килеп чыккан дулкынны тотарга кирәк, һәм безнең туризм тармагы коллегаларыбыз моны уңышлы эшлиләр. Бүгенге көндә килеп, Татарстан башкаласы, халкыбызның мәдәнияте, шәһәр архитектурасы белән танышырга теләүчеләр саны арта бара, һәм без бу эшне дәвам итәчәкбез», – диде Мэр.
Бүгенге көндә 229 коллектив 8100 номерга исәпләнгән урнаштыру чарасы эшли – хостеллардан алып биш йолдызлы кунакханәгә кадәр. «Без персонал проблемасы белән дә очраштык: стеналар төзү – бер нәрсә, көрәшкә сәләтле коллектив формалаштыру – башка нәрсә. Кунакханә бизнесында вак әйберләр юк, алар профессиональ дәрәҗәсен күтәрү өчен көн саен эшлиләр, шуңа күрә туристлар агымы арта. Август аена 2,8 миллион турист булган. Ел ахырына саннар артыр дип ышанам», - диде И.Метшин.
Милли кунакханә премиясе финалында 38 номинациядә җиңү өчен 159 катнашучы көч сынашты. «Кунакханә бизнесын алып бару өчен иң яхшы шәһәр (халык саны 1 млн артык )» категориясендә Казан һәм Волгоград тәкъдим ителде. Әлеге номинациядә бөтен илдән 10 катнашучы гариза биргән, дип искәртте Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова. Моннан тыш, «Ногай» кунакханәсе «өч йолдыз» категориясендә иң яхшы кунакханә исеменә лаек булды. «Казанның җиңүе – ул безнең уртак җиңүебез. Бу шәһәрнең кунакханә тармагы үсешенә зур өлеш кертә, бу инвесторлар өчен территориянең җәлеп итүчәнлеген арттыру, шулай ук Казанны алга этәрү өчен тагын бер канал», - диде ул.