(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь, Диана Жиленкова). Бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында халыкны кабул итте. Шәһәр халкы белән очрашуда түбәндәге планнар турында билгеле булды: Учительская урамында рөхсәтсез булдырылган чүплек урынында икенчел чималны кабул итү пунктын оештыру, Коры елга торак массивында юлның тузган участогын ремонтлау, Серов урамындагы 3 нче йорт ишегалдын төзекләндерү, Салават Күперендә Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров урамнары киселешендә светофор урнаштыру.
Учительская урамындагы чүплекне бетерү үтенече белән шәһәр башлыгына Гөлнара Кулиева мөрәҗәгать итте. «Безнең борчу – үзәктән 10 минут ераклыкта урнашкан Учительская урамы буенча, безнең йорт артында санкцияләнмәгән чүплек. Хәзер Магистраль урамында менә дигән юл бар, әмма чүплек белән нәрсә эшләргә дә белмибез», – дип уртаклашты шәһәрдә яшәүче ханым.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов аңлатып узганча, Учительская урамына чүп-чарны якын-тирәдә урнашкан предприятиеләр түгә. Аны район хакимияте көче белән күп тапкырлар җыештырганнар, әмма ваемсыз бизнесменнарга чүп-чарны полигонга алып баруга караганда, урамда калдыру җиңелрәк. Аерым чүп җыю белән санкцияләнгән пункт булдыру проблеманы чишү булырга мөмкин. «Бүген бу территорияне койма белән тәэмин итү буенча Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килешү бара. Атна дәвамында чистартуны тулысынча төгәлләячәкбез, территорияне койма белән тотып алачакбыз һәм цивилизацияле чүп җыюны башлыйбыз», – дип сөйләде ул. Илсур Метшин проблеманы хәл итүне озакка сузмаска кушты.
Анастасия Кукеева кышкы коляска алуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Аның ире Виталий Шипилов сентябрь азагында мобилизацияләнә. Гаиләдә 9 һәм бер яшьлек ике бала тәрбияләнә. «Без картага акча килгәнгә бик рәхмәтле. Администрация балаларыбызга ярдәм итә, «Батыр» картасын алдык һәм аннан файдаланабыз. Олы кызым мәктәптә ике тапкыр бушлай туклана», - дип сөйләде Анастасия Кукеева. Кышкы сезон башлану сәбәпле кечкенә бала өчен яңа коляска кирәк. Казан Мэры гаиләгә ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте.
Шулай ук Анастасия Кукеева ирләре өчен кирәкле әйберләрне фронтка илтүне оештыру белән ярдәм сораган башка мобилизацияләнүчеләрнең хатыннарының үтенечен дә җиткерде. Илсур Метшин Казаннан даими рәвештә Лисичанскига гуманитар ярдәм җибәрелүен, әмма һәркем махсус операция зонасына эләгә алмавын искәртте. «Без анда предприятиеләребез, бизнес, битараф булмаган кешеләр җыйган гуманитар ярдәмне ничек җиткерергә икәнлеген уйлап караячакбыз», - дип җавап бирде шәһәр башлыгы.
Серов урамындагы 3 нче йортны һәм ишегалдын ремонтлау зарурлыгына Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле бүлеге рәисе Алсу Ибраһимова игътибар итте. Аның сүзләренә караганда, йорт 1983 елда файдалануга тапшырылган, анда күрмәүчеләр яши. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов аңлатып узганча, ТР Төзелеш министрлыгына йортны 2024 елга кыска сроклы капиталь ремонт программасына кертү турында запрос җибәрелгән. Биредә җылыту, ташландык суларны агызу, электр белән тәэмин итүнең инженерлык системаларын, түбә һәм подвал бүлмәләрен ремонтлау күздә тотыла.
Киләсе елда ук йорт яны территориясендә «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылачак. Начар күрүчеләрнең теләкләре арасында – махсус тоткычлы тротуар юллары. И.Метшин район хакимияте башлыгына эшләрне башлар алдыннан яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алырга кушты, аерым алганда, «Ярдәм» мәчете территориясендәге спорт мәйданчыкларыннан файдалана алсын өчен.
Илһам Шакиров проспекты һәм Әлфия Авзалова урамы чатында светофор урнаштыру мәсьәләсе буенча Салават Күперендә яшәүче Павел Самсонов мөрәҗәгать итте. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, бу районда трафик шактый үскән, ә урам-юл челтәренең күрсәтелгән участогында 10 ай нәтиҗәләре буенча 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кеше зыян күргән. «Киләсе елның беренче кварталында без чишелеш табачакбыз», – дип ышандырды Казан Мэры.
«Коры елга» территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Римма Галиева шәһәр башлыгына шәһәргә кергәндә автомобильчеләр актив файдалана торган торак массивтагы Камчатка урамын капиталь ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шоссе урамыннан Ударная урамына кадәр юл участогы Борисоглебское, Кадыш, Зәңгәр күл, Щербаково торак массивларына бердәнбер юл булып тора, анда якынча 4 мең кеше яши. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, киләсе елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Ударная, Пржевальский, Вересаев һәм Камчатка урамнарын реконструкцияләү, шулай ук юл хәрәкәтен оештыруның гамәлдәге схемасын үзгәртү планлаштырылган.
Старательный тыкрыгы, 4 адресы буенча урнашкан контейнер мәйданчыгын капиталь ремонтлау мәсьәләсен Вознесение поселогында яшәүче Айдар Мөхәммәтов күтәрде. «Мәйданчык балалар бакчасы янында урнашкан, чүп-чар гел оча, этләр аны тарата», - дип сөйләде ул. Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов сүзләренә караганда, әлеге мәйданчык кадастр учетына куелган инде. Аны капиталь ремонтлауның якынча бәясе 1 млн сумнан артык. Эшләр башкарылганнан соң биредә 1,1 куб. м күләмле 12 евроконтейнер урнаштырылачак.