(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче декабрь,
Юлия Летникова). Бүген «Урам» экстрим-паркында «Казаныш» икенче бөтенроссия
архитектура-төзелеш форумы ачылды, ул бөтен илдән 1,7 меңнән артык катнашучыны
берләштерде. Чара архитектура, дизайн һәм төзелеш өлкәсендәге 200 ләп экспертны
җыйды. Спикерлар сыйфатында «Цимайло Ляшенко һәм Партнерлар» архитектура
бюросына нигез салучылар Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко, «Студия 44»
архитектура бюросы җитәкчесе Никита Явейн, «Ситимейкерс»ка нигез салучы Петр
Кудрявцев, WALL архитектура бюросы архитекторы һәм җитәкчесе Рубен Аракелян һәм
башка экспертлар чыгыш ясаячак.
Казан
Мэры Илсур Метшин, форумда катнашучыларны сәламләп, быел фикер алышу өчен
теманың очраклы гына сайланмавына игътибар итте. «Бу дөрес тренд һәм сорау. Яшьләр
– безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез. Нәкъ менә яшь буын – яңа технологияләр,
идеяләр һәм белемнәрне алып баручылар, – дип ассызыклады Мэр. – Шәһәрнең
меңьеллыгыннан соң без аның үсеш нокталары турында фикер алыштык, барлык
экспертлар да Казанның мәгариф үзәге булуын ассызыкладылар». Шәһәр башлыгы
сүзләренә караганда, бүгенге көндә студентларның 37% ы Татарстан башкаласына
читтән килә, ә совет елларында әлеге күрсәткеч 21% тәшкил иткән. Шул ук вакытта
аларның 50% ы Казанда яши. «Безнең өчен шәһәрнең нинди булуы мөһим. Шуңа күрә
без форумда кыю идеяләр күбрәк булуын телибез. Аларны экспертлар тәкъдим итәргә
тиеш түгел – без студентларны, яшь архитекторларны һәм җәмәгатьчелекне шуңа
чакырдык та инде, – диде И.Метшин. – Яшьләр өчен көндәшлектә башка шәһәрләрне
ничек җиңәргә? Бу тарту көче сүнмәсен, ә иң яхшылары һәм алдынгылары Казанда
җыелсын иде. Мэр буларак минем бурычым – һәр кеше үзенең потенциалын тормышка
ашыра алсын өчен шәһәрне иң уңайлы, төзекләндерелгән, куркынычсыз һәм чиста
итү».
«Форум,
мәйданчыклардагы дискуссияләр безгә яңа мөмкинлекләр ачар һәм Казанда әлеге
идеяләрне ничек гамәлгә ашырырга икәнлеге турында бергәләп уйланырга мәҗбүр
итәр дип ышанам. Моны эшләргә кыюлык та, түземлек тә җитәр», –дип билгеләде
Мэр. Әйтик, узган елгы форумда елга порты янындагы территорияне реновацияләү
буенча фикер алыштылар, ә хәзер эшләр башланды инде. «Шулай итеп, Казанда
хыяллар тормышка ашырыла. Әйдәгез бергәләп хыялланыйк һәм Казанны яхшырак
итик!» – диде форумда катнашучыларга И.Метшин.
Казанның
баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, үз чиратында, чарада катнашучыларга Z
буыны (якынча 1997 елдан 2012 елга кадәр туган яшьләр – мөх.иск.) үзенчәлекләре
турында сөйләде. Форумның секцияләрендә әлеге яшьләрнең ихтыяҗлары турында
фикер алышырга планлаштырыла. Илсөяр Төхвәтуллина форум алдыннан үткәрелгән
сораштыру мәгълүматларын яңгыратты. Сораштыруда 500 дән артык кеше катнашкан,
аларның 83% ы югары белемгә ия.
«Z
буыны – урынга бәйләнмәгән яшьләр, алар өчен тормыш сыйфаты һәм уңайлыклар,
потенциалыңны тормышка ашыру өчен шартлар, шулай ук ил һәм дөнья чикләрендәге
мобильлек мөһим, – дип билгеләде И.Төхвәтуллина. – Без шәһәрнең уңайлы булуын
һәм потенциалыңны тормышка ашыру өчен мөмкинлек бирүен телибез». Аның сүзләренә
караганда, сораштыру күрсәткәнчә, калада яшьләрнең шәһәрнең теләсә кайсы
почмагында яшәве һәм эшләве өчен шартлар юк. Сораштырылучыларның 65% ы – шәһәр
үзәгендә, 30% ы яшәү урыны белән янәшә эшли. Моннан тыш, алга киткән җәмәгать
транспорты системасына, җәяүлеләр бәйләнешенә, альтернатив транспортта
куркынычсыз хәрәкәт итү мөмкинлегенә сорау да бар. Алынган мәгълүматларга
караганда, яшьләрнең 60% ы индивидуаль альтернатив транспортка, аерым алганда,
велосипедларга һ.б. ия. И.Төхвәтуллина сүзләренә караганда, хәзер әлеге
мәсьәләләр Шәһәрне үстерү институтында актив тикшерелә.
Альтернатив
торак һәм киңлекләр – коворкинглар, технопарклар, арт-киңлекләр, гастробазарлар
– яшь буынның уңайлыгы өчен мөһим булган шартлар, дип билгеләп үтте баш
архитектор. «Без шәһәрдә нинди инфраструктура элементлары барлыкка килергә
тиешлеге турында фикер алышырга җыелдык», – дип өстәде ул. Шәһәрнең баш
архитекторы фикеренчә, стартаплар үсеше өчен үзәк җылылык пунктлары мәйданчык
була алыр иде. «Әлеге пунктларда сәүдә нокталары барлыкка килә алмый, биредә
микрорайоннарга кирәк булган функцияләр булырга тиеш», – дип ышанып әйтте ул.
Z
буыны өчен дә мөһим булган экологик аспект турында сөйләгәндә, И.Төхвәтуллина
Казансуны үстерү стратегиясе эшләнгәнлеген билгеләп үтте, ул елга буенда 12
парк булдыруны күздә тота. Эш Татарстан Президенты ярдәме белән алып барыла.
Перспектив территорияләр арасында И.Төхвәтуллина реновация көтә торган Порт
урамындагы территорияне һәм «Коламбия» проектын билгеләп үтте.
Пленар
утырыштан соң APEX проект бюросының баш архитекторы һәм партнеры Антон
Бондаренко, «Pergaev Bureau» архитектура бюросына нигез салучы һәм креатив
директоры Сергей Пергаев, «Суперметалл» киңлегенең креатив директоры Дмитрий
Маркин, ADWILL идарәче партнеры, «Сервис +» идарәче компаниясе генераль
директоры Рөстәм Топчиев, DNKag архитектура төркеменең генераль директоры һәм
партнеры Константин Ходнев, «NOWADAYS office» архитектура бюросы партнеры
Наталья Масталерж һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты укытучысы,
TIArch (КДАТУ) студиясенә нигез салучы Резеда Әхтәмова чыгыш ясады. Яшьләр өчен
мохит булдыру темасына дискуссия вакытында алар тормышка ашырылган кейслар һәм
төрле киңлек проектлары мисалларын тәкъдим иттеләр.
Исегезгә
төшерәбез, өч көн эчендә 30 дан артык актуаль тема буенча фикер алышу
планлаштырыла, шул исәптән сәнәгать территорияләрен реновацияләү, төзелештә һәм
проектлауда яңа технологияләр.