(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче декабрь, Диана Жиленкова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Казан федераль университетының юридик факультетының попечительләр советы утырышында катнашты. Көн тәртибенә фикер алышу өчен 5 сорау куелган иде.
Утырыш башланыр алдыннан И.Метшин юридик факультетны тәмамлаган Ленар Сафинны КФУ ректоры итеп билгеләнүе белән котлады. «Без бик горурланабыз, бу безнең өчен зур дәрәҗә. Альма-матерыбызга, яраткан Казан университетына чәчәк атуын телибез. Сезнең барлык үзгәртеп коруларның һәм кыю идеяләрнең нигезе булып туган факультет һәм Казан шәһәре торачак», - диде И.Метшин.
Аннары утырышта катнашучылар сораулар буенча фикер алышуга күчтеләр. I Казан халыкара юридик форумын үткәрү нәтиҗәләре турында юридик факультет деканы Лилия Бакулина сөйләде. «Агымдагы елның сентябрь ахырында без юридик бергәлек кысаларында зур чара үткәрдек, ул юридик һәм юридик булмаган һөнәрле 400 дән артык вәкилне берләштерде, – дип уртаклашты ул, – Оештыручылар, партнерлар сыйфатында безне тәмамлаучылар чыгыш ясады, бу юридик факультет өчен мондый беренче тәҗрибә. Без беренче тапкыр чараны Казан федераль университеты мәйданчыкларында гына түгел, читтә дә – Иннополиста үткәрдек».
Л.Бакулина чыгышы ахырында утырышта катнашучылар II Казан халыкара юридик форумын уздыру форматы, чаралар өчен мөмкин булган мәйданчыклар һәм дискуссияләр өчен актуаль темалар буенча фикер алыштылар.
Юридик факультетның төбәк проектларын гамәлгә ашыруда катнашуы турында вузның мәгариф технологияләре үзәге директоры Валерия Курносова сөйләде. Аерым алганда, юридик факультет «Социаль активлык», «Заманча мәктәп», «Мәшгульлеккә ярдәм» һәм башка проектларда да катнаша. И.Метшин мәктәп һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, шул исәптән хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. «Башлангыч юридик грамоталылык кирәк. Укыту форматын һәм срокларын агымдагы ел ахырына кадәр тәкъдим итегез, без киләсе елның беренче кварталында датаны билгелиячәкбез», – диде Мэр.
Юридик факультетның уку-криминалистика лабораториясен камилләштерү концепциясен җинаять процессы һәм суд-медицина кафедрасы доценты Андрей Мишин тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, проект эшчәнлекнең 3 юнәлешен үз эченә ала: фәнни-мәгариф, укыту-методик һәм эксперт. «Бездә ким дигәндә ике штат эксперты эшләсен дигән теләк бар. Бу кешеләр безнең белән теге яки бу өлкәдә хезмәттәшлек иттеләр. Алар сәгатьлек түләү шартларында бездә эшләделәр һәм бу эшне дәвам итәргә әзер», - дип аңлатты А.Мишин.
Шулай ук лаборатория практик дәресләр һәм тикшеренүләр үткәрү өчен яңа җиһазлар сатып алырга тиеш, хезмәткәрләр һәм яңа урыннар кирәк. Лабораторияне өстәмә җиһазландыру нәтиҗәсендә студентларны практикада укыту мөмкинлекләре киңәйтеләчәк, югары квалификацияле белгечләр әзерләү алып барылачак, физик һәм юридик затларга, мәсәлән, экспертизалар үткәргән өчен, хезмәт күрсәтүдән керемнәр килер дип планлаштырыла. И.Метшин һәм Л.Сафин уку-криминалистика лабораториясен камилләштерүдә ярдәм итәчәкләрен билгеләп үттеләр.
Утырыш ахырында юридик факультетның попечительләр советы әгъзаларын ротацияләделәр. Составтан ректор Ленар Сафин, экологик, хезмәт хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы мөдире Җәүдәт Сафин, Татарстан Конституция суды судьясы Фәнис Мусин, ТР Дзюдо федерациясе президенты Павел Николаев һәм «Ак Барс» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Дамир Сафиуллин чыкты.
Үз чиратында, юридик факультетның попечительләр советы составына ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР Югары Суды рәисе урынбасары Максим Беляев, «Агросила» холдингы генераль директоры Светлана Барсукова һәм юридик факультетның 3 курс студенты Алина Нуржанова керде.
«Алинә, сездән студентлар хәрәкәтен көтәбез. Сез барлык теләкләрне һәм фикерләрне берләштерергә тиеш – факультетыбыз өчен безнең студентлар һәм аспирантлар нәрсә тәкъдим итә алыр иде, ә без сезнең инициативаларга теләктәшлек күрсәтер идек», - дип мөрәҗәгать итте Мэр студентка.
Шулай ук И.Метшин Л.Сафинга, Ф.Мусинга һәм Җ.Сафинга рәхмәт хатлары тапшырды.