(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче декабрь, Юлия Летникова). «Казаныш»
бөтенроссия архитектура-төзелеш форумының йомгаклау көнендә шәһәрнең иң яхшы
архитектура объектына смотр-конкурс йомгаклары ясалды. Җиңүчеләрне һәм
призерларны Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Аның сүзләренчә, форумда кайбер
архитектура компанияләре эшләү өчен Казанга күчәргә карар кылган.
«Минем өчен бәйгедә җиңелүчеләр юк, сезнең һәрберегез җиңүче. Сезнең
эшегез – ул шәһәргә мәхәббәт, талант, креатив. Нәкъ менә сез Казанны халык һәм кунаклар
ярата торган итәсез. Форум безнең барыбызны да шәһәрне тагын да яхшырак итү
теләге белән берләштерде», – диде Мэр.
Быел конкурска 41 архитектура һәм төзелеш компаниясеннән 126 гариза
килгән. Җиңүчеләрне һәм призерларны килештерелмәгән, килештерелеп, әмма
тормышка ашырылмаган проектлар арасында билгеләделәр.
Иң яхшы гамәлгә ашырылган проектлар арасында 2 нче номерлы балалар
музыка мәктәбе, «Одетте» торак комплексы, «Палитра» торак комплексында торак
йортларның беренче катының идеясе, «Минем ритм» торак комплексында күпдәрәҗәле
паркинг проекты билгеләп үтелде. Бу категориядә гран-прины Павлюхин урамында
гаилә ялы үзәге, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк һәм Atlantis Deluxe торак
комплексының архитектура уты алды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Казан Мэры Илсур Метшин, Архитектура һәм шәһәр
төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов һәм Казанның баш архитекторы Илсөяр
Төхвәтуллина тапшырды.
Тагын 16 проект махсус дипломнар белән билгеләп үтелде, шул исәптән 417
нче балалар бакчасын реновацияләүдә заманча идеяләр өчен Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе бүләкләнде.
«Бу көннәрдә көчле архитектура активлыгы булды. Активлык арта, бу безне
шатландыра. Көн саен «Казаныш» секцияләрендә һәм мәйданчыгында меңнән артык
кеше катнашты, алар алдында 200 гә якын эксперт чыгыш ясады», - диде Илсур
Метшин. «Безнең бурыч – иң яхшысы өчен магнит булу. Иң зур ресур – кешенеке,
шәһәргә булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт белдерәм», - дип өстәде Казан Мэры.
Чыгышының азагында ул катнашучыларга һәм спикерларга киләсе ел форумы темасын
бергәләп билгеләргә тәкъдим итте.
Иң яхшы архитектура объектына смотр-конкурс Казанда 2021 елда үткәрелде. Ул вакытта 41 оешмадан – төзүчеләрдән, архитектура бюроларыннан һәм
бина хуҗаларыннан яисә проект авторларыннан 112 гариза кабул ителгән.
«Казаныш» икенче бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы 1 нче декабрьдә «Урам»
экстрим-паркында ачылды. Дискуссияләрнең төп темасы «Яшьләр өчен шәһәр» булды.