(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь,
Юлия Летникова). Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин кыш көне
тротуарларны һәм җәяүлеләр юлларын кардан чистартуны контрольдә тотуны йөкләде.
Ул ассызыклаганча, ел саен юлларны карап тоту буенча кисәтүләр кими, әмма
җәяүлеләр юллары буенча проблема саклана. «Җәяүлеләрне рәнҗетергә ярамый.
Казанда барысы да халык өчен эшләнә, шуңа күрә тротуарларны һәм җәяүлеләр
юлларын чистартырга кирәк. Моңа зур игътибар бирүегезне сорыйм», – диде шәһәр
башлыгы.
Казанда,
халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамаган очракта, кече һәм урта
эшмәкәрлек өчен штрафларга мораторий гамәлдә булуын дәвам итә, шуңа күрә
Административ-техник инспекция идарәсенең эше күбесенчә кисәтү характерына ия.
«Вакыт җиңелләрдән түгел, шуңа күрә мораторий гамәлдә булуын дәвам итә, әмма бу
төзекләндерү кагыйдәләренең икенче планга күчүен аңлатмый, чөнки аларны үтәү
артында шәһәрлеләрнең куркынычсызлыгы тора, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
–Төзекләндерү кагыйдәләре тайпылышсыз үтәлсен өчен, без административ-техник
инспекция төзедек. Әгәр җәй көне бу – шәһәрнең чисталыгы, чәчәкләр һәм яшел
үсентеләргә су сибү икән, кышын безнең бурыч – үз вакытында җыештыру, кар
чыгару һәм хуҗалыкны тиешенчә тоту. Көн саен объектив картинага ия булырга һәм
шәһәрдә төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тотарга тиешбез».
Казан
Мэры район башлыклары, милекчеләр һәм башка җаваплы затлар белән кышкы чорда
биналарны һәм территорияләрне карап тоту темасына очрашулар үткәрергә кушты.
«Бурычлар аңлашыла, быел яңалык булмаячак. Ләкин һәрвакытта да ел елга охшамый,
шуңа күрә тере диалог файдалы булыр. Подрядчыларга, милекчеләргә һәм идарәче
компанияләргә киләсе кышкы сезонга әзер булырга кирәк», – дип билгеләде Илсур
Метшин.
Узган сезонда биналарны һәм территорияләрне кышкы
карап тотуның 577 очрагы теркәлгән
Административ-техник
инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев кышкы чорда биналарны һәм
территорияләрне карап тотуга карата төп таләпләр турында искә төшерде. Аның
сүзләренчә, инспекция кышын биналарның түбәләрен кардан һәм боздан чистартуны,
йорт яны һәм беркетелгән территорияләрне карап тотуны, шулай ук юлларны һәм
тротуарларны җыештыруны контрольдә тота. Узган кыш инспекция 577 хокук бозу
очрагын теркәгән.
«Көн
саен барлык объектларда керү төркемнәре тикшерелә. Подъездга һәм баскычларга
керү урынын ишек төбенә кадәр чистартырга кирәк, түбәләрдә кар һәм боз
булырга тиеш түгел», – дип билгеләде Н.Минвәлиев. Ул сәүдә, җәмәгать туклануы
һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендәге җаваплы белгечләргә халыкның аз хәрәкәтләнүче
төркемнәре өчен пандусларны тәртиптә тотарга һәм бозлы урыннарны чистартырга
кирәклеген өстәде.
Температура
нуль аша кискен күчкәндә, түбәләр кыекларыннан һәм торак йортларның балкон
түбәләреннән кар һәм боз төшү ихтималы арта. Узган сезонда түбәне вакытында
чистартмаган өчен 118 материал төзелгән. «Идарәче компанияләргә балконнар
өстенә түбәләр куйган милекчеләргә аларны вакытында чистартырга кирәклеген
искәртергә кирәк», – дип игътибар итте докладчы.
Беренче
кар яуганнан соң, билгеле бер территорияне, бигрәк тә күпфатирлы йортларның
торак булмаган биналарын карап тоту өчен җаваплыны билгеләү мәсьәләләре
туа. Төзекләндерү кагыйдәләре буенча әлеге җаваплылык идарәче компанияләр яки
бина кулланучылары өстендә. Н.Минвәлиев район администрацияләренә барлык
бәхәсләрне алдан хәл итәргә тәкъдим итте.
Инспекция
шулай ук урамның машиналар йөрү өлешен һәм тротуарларны җыештыруны контрольдә
тота. «Нәкъ менә мәктәпкә, балалар бакчасына яки җәмәгать транспорты
тукталышына бару урыннары халык арасында канәгатьсезлек тудыра», – диде
докладчы. Ул Казанны төзекләндерү кагыйдәләре буенча тротуарларда кар көртләре
рөхсәт ителми дип, ә кар яву башланганнан бирле тротуарларны бозлавыкка каршы
катнашма белән эшкәртергә кирәклеген искәртте. Н.Минвәлиев сүзләренчә, йортлар
янындагы һәм җирле юллардагы тәгәрмәч эзләре – оператив булмаган кар чистарту
нәтиҗәсе. Узган кыш, ишегалларын җыештыру буенча хокук бозулар, торак-төзелеш
кооперативы һәм торак милекчеләре ширкәте территорияләрендә билгеләнде. Барлыгы
75 беркетмә төзелгән.
Административ-техник
инспекция идарәсе башлыгы шулай ук балалар мәйданчыкларын, кече архитектура
формаларын һәм аларга якынрак килү өчен территорияне кардан чистартырга кирәклеген
җиткерде.
Узган ел кар җыюдагы хокук бозулар өчен 89 беркетмә
төзелгән
Узган
сезонда рөхсәтсез кар җыю очраклары артты. Нәтиҗәдә, кар ташлаган өчен 8 хокук
бозучы җәзага тартылган, ике территориянең хуҗасы да игътибарсыз калмаган, алар
рөхсәтсез кар чүплекләре оештырган булган. Кар җыю тәртибен бозган өчен
инспекция 89 беркетмә төзегән.
«Бу
кышта инспекция карны дөрес чыгаруга зур игътибар бирәчәк. Рейдлар кичке
вакытта һәм эшләми торган көннәрдә дәвам итәчәк», – диде докладчы. Шул ук
вакытта йорт ишегалларында җыелган карны чыгармаска рөхсәт ителә. Әмма теләге
булган очракта, халык утильләштерү урыннарына кар чыгаруны оештыра ала. «Мондый
карарны кабул итүчеләрнең елдан-ел арта баруы шатландыра», - дип билгеләп үтте
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы.
Карны
түбәдән тротуарга төшергәннән соң тиз арада чистартырга кирәк, ләкин узган
сезонда берничә җитәкче моны 2-3 көннән соң гына эшләгән. «Узган сезонда мондый
хокук бозулар идарәче компанияләрдә, «Тандер» АҖ кибетләре янында, Казан
федераль университеты һәм Милли музей биналарында түбәләрне чистартканнан соң
теркәлде», – диде Н.Минвәлиев.
«Без
үз эшебездә кисәтү юнәлешен тотабыз, – дип билгеләп үтте Административ-техник
инспекция идарәсе башлыгы. – Хокук бозу фактларын ике тапкыр тикшерәбез: бер
тәүлек эчендә хокук бозулар бетерелсә, административ йогынты чаралары
кулланылмый. Җәза – төп максат түгел, безнең бурыч – чисталык һәм тәртип тәэмин
итү».
Юллар җыештыруны автобуслардагы видеокамералар
ярдәмендә күзәтәчәкләр
Шулай
ук узган сезонда урам-юл челтәрен җыештыруда хокук бозулар өчен 72 беркетмә
төзелгән. Еш кына юлларда юлларның тараюы, квартал эчендәге юлларда бер генә
хәрәкәт полосасы калуы, җәмәгать транспорты тукталышларында вакытында
чистартылмаган керү кесәләре була. «Транспорт комитеты белән берлектә автобус
видеокамераларыннан мәгълүмат алмашу оештырылды. Билгеләнгән очраклар
заказчыларга җиткереләчәк, шулай ук инспекция кисәтүләрнең бетерелүен
күзәтәчәк», – диде Н.Минвәлиев.
Моннан
тыш, халык муниципаль парковкаларны вакытында чистартмаудан да зарлана.
Кибетләр янындагы тукталышлар да икенче планга күчәргә тиеш түгел, дип игътибар
итте докладчы.
«Кайбер
җитәкчеләр ишегалларында автомобильләр күп булуга зарлана, ә кайбер торак
оешмалары, машина йөртүчеләр белән килешеп, машина үтү өлешен тулаем читстартып
чыга», – дип ассызыклады Н.Минвәлиев.
Узган
сезонда юлларны тиз чистарту өчен шнекоротор техника кулланылды. Н.Минвәлиев
билгеләп үткәнчә, карны культуралы газоннарга һәм чәчәк түтәлләренә атарга
ярамый.
Бүгенге көндә Казан урамнарында 75 шәһәр
баскычлары бар, аларны карап тоту муниципаль контрактларга кертелмәгән. Урам-юл
челтәрен җыештыруга заказ бирүче буларак, район администрацияләре башлыкларына
мөрәҗәгать итеп,
Н.Минвәлиев киләсе елга шәһәрнең барлык баскычларын карап тотуны күздә тотарга
кушты.