(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче ноябрь,
Диана Жиленкова). Быел Казанның яшьләр клубларында 5 меңнән артык яшүсмерне
берләштергән 50 дән артык патриотик чара уздырылган. Бу хакта Башкарма
комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия
Заһидуллина хәбәр итте.
«Патриотик
тәрбия – бик тә җаваплы бурыч, – дип ассызыклады башкала Мэры Илсур Метшин. –
Без кемнедер патриот булырга мәҗбүр итә алмыйбыз, бу – зур, җентекле һәм
мөһим эш. Без бүгенге көндә аның никадәр мөһим булуын күрәбез. Гражданлык
башлангыч әкренләп һәм әйләнә-тирә мохит белән комплекста гына үсә. Ватанны
яратыр өчен подъездны, ишегалдын, футбол кырын һәм эшкә утырып бара торган җәмәгать
транспортын яратырга кирәк. Нәрсә генә эшләсәк тә, нинди максат өчен гамәл
кылсак та, болар барысы да – «Ватаныбыз» дигән зур эшнең бер өлеше. Бөтен
дәүләт масштабында әлеге мәсьәлә беренче урынга куелырга тиеш», – дип саный ул.
Шәһәр
башлыгы сүзләренчә, һәркем үз урынында үз өлешен кертә. Бу кар чистарту, торак
йортларны һәм социаль учреждениеләрне ремонтлау, юллар һәм эш урыннары төзү
булырга мөмкин – болар барысы да үз илең өчен горурлануга бер сәбәп.
Мэр
ТР Яшьләр эшләре буенча элеккеге министр Дамир Фәттахов күптән түгел балаларны
патриотик тәрбияләү буенча хәрәкәтне җитәкли башлавын искәртте. «Болар үткәндә
калган матур истәлек кенә булса да, без аларга кире кайтырга тиешбез. Бу безнең
кулда, көчебездә һәм мөмкинлекләребездә. Мин район башлыкларына,
администрацияләргә, мәгариф идарәсенә, мәктәп директорларына, иҗтимагый
оешмаларга мөрәҗәгать итәм. Беркемне дә мәҗбүр итәргә кирәкми, аңлатырга һәм
төшендерергә кирәк. Беренче хәйрия ярминкәләрен ничек башлаганыбызны искә
төшерегез әле, беренче булып 19 нчы мәктәпне колачладык, аннары тагын биш
мәктәптә башлап җибәрдек. Бүген кемдер рәсем ясый, кемдер кул эшләре эшли,
аннары моны сатарга куя. Балалар, олылардан башка, сыйныф җитәкчеләреннән
башка, акча җыю турында карар кабул итәләр, аларның мәктәбендә кемдер ярдәмгә
мохтаҗ икәнен белеп әлеге эшкә тотыналар, шул рәвешле алар чын-чынлап үсә һәм
карар кабул итү өчен җаваплы була башлыйлар, – диде ул. – Безгә өстән нинди дә
булса инструкция көтеп тормыйча, әлеге эшкә тотынырга кирәк. Без моны эшли
беләбез, шуңа күрә, хөрмәтле коллегалар, патриотик тәрбия мәсьәләсенә яңача
каравыгызны сорыйм. Әгәр дә без әлеге өлкәдә эшләмәсәк, безнең өчен ят булган
кыйммәтләрне балаларыбызга сеңдерүчеләр шунда ук табылачак», – дип нәтиҗә ясады
шәһәр башлыгы.
А.Заһидуллина
сөйләгәнчә, балаларны патриотик тәрбияләүдә яшүсмерләр клублары катнаша. Бүген
«Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенә яшәү урыны буенча 65 клуб кертелгән.
Аларга көн саен 14 меңләп бала һәм яшүсмер йөри.
Мәсәлән,
«Җиңү бишлеге» проекты буенча авиамодельләштерү секциясендә катнашучылар Кызыл
Армиянең, шул исәптән Казанда чыгарылган Пе-2 самолетларының зур күләмле
модельләрен булдырдылар. «Балалар модельләр генә ясамый, алар әлеге самолетлар
белән бәйле тарихны да өйрәнәләр», – дип билгеләде А.Заһидуллина.
Шулай
ук 22 нче июнь, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан яшүсмерләр клубларында
тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы чорындагы бронеавтомобильнең табигый
зурлыгына тәҗрибәле нөсхә тәкъдим иттеләр. Экспонат «Молодежный» лагерында
күрсәтелде, анда ул иң кечкенә детальләргә кадәр эшләнеп беткән иде.
Яшь
буынны патриотик тәрбияләү эшендә сәламәтләндерү лагерьлары да актив катнаша.
24 учреждениедә җәй көне 40 меңнән артык бала ял иткән.
Ел
саен лагерьлардагы программалар яңа тематик вакыйгалар белән тулыландырыла.
Һөнәрләре хәрби хезмәт һәм Ватанны саклау белән бәйле кешеләр белән очрашу
балалар өчен аеруча мавыктыргыч булды. Шундый чараларның берсе 8 нче июльдә
«Заречье» лагерында узды, анда 400 гә якын бала Преображенский полкы хәрбиләре
белән аралашу мөмкинлегенә ия булды. Ә август аенда «Восток» һәм «Заречье»
лагерьларында ял итүчеләр «Татарстан яшь армиячеләре» диверсиягә каршы катер
экипажы белән очраштылар. Балалар Хәрби-диңгез флоты көне парадыннан соң Казан
елга портында урнашкан Каспий флотилиясенең гамәлдәге хәрби корабы бортына
күтәрелә алды.
«Нармонка»
балалар сәламәтләндерү лагеренда 700 дән артык кеше катнашында 3 патриотик
смена узды. Ял итүчеләр өчен гомумфизик әзерлек, хәрби-гамәли дисциплиналар,
спорт ярышлары һәм төрле уеннар каралган. Балалар белән квалификацияле
инструкторлар һәм офицерлар эшләгән. «Беренче хәрби-патриотик сменада Казанның
махсус кадет мәктәпләре укучылары катнашты, барлыгы 200 дән артык кеше булды»,
- дип өстәде А.Заһидуллина.
Аның
сүзләренчә, патриотик тәрбия эшенә шул исәптән авыр холыклы яшүсмерләрне дә
җәлеп итәләр. Мәсәлән, девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Дуслык»
социаль-тернәкләндерү үзәгендә Казан вертолет заводы һәм Казан моторлар төзү
җитештерү берләшмәсе, шулай ук Ульяновск һәм Чабаксар хезмәт батырлыгы
шәһәрләренә сәфәр кылуны оештырганнар. Быел 19 патриотик чарада 3 яшьтән алып
17 яшькә кадәрге 100 дән артык бала катнашкан.
«Мәктәпләрдә
һәм яшүсмерләр берләшмәләрендә сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән очрашулар
уздырыла, балалар уку-кыр җыеннарында, «Аҗаган» хәрби-патриотик уенында, строй
һәм җыр смотрларында катнашалар», – дип сөйләде А.Заһидуллина. Әйтик, быел
балалар һәм яшьләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча «Җиңүгә
тигезләнү» спартакиадасында 500 дән артык кеше катнашкан.
7
урта һөнәри белем бирү оешмасында 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен
юнармия отрядлары эшли. Казан юнармиясенә хәрби тематика һәм Ватан тарихы белән
кызыксынучы 3,5 меңгә якын бала керә.
«Ватанының,
үз халкының, гаиләсенең тарихын белгән һәм хөрмәт иткән, үз иле өчен борчылган,
ата-бабаларының даны белән горурланган кеше генә Россия өчен җаваплылык алырга
сәләтле чын гражданин була ала. Яшүсмер үз гаиләсе тарихының героик битләрен
белергә, якыннары өчен горурлык кичерергә тиеш, ахыр чиктә бу Ватанга мәхәббәт
кебек бөек хисләр тәрбияләүгә китерәчәк», – дип нәтиҗә ясады А.Заһидуллина.