(Казан
шәһәре KZN.RU, 20 нче октябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итте. Республика башлыгы С.Сәйдәшев
исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 6 нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының
XXXV утырышында чыгыш ясады. 2023 елны ул Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр
елы дип игълан итте. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
«Татарстан
Президентының юлламасы – республика тормышында, җитәкчеләр һәм, беренче
чиратта, төбәк халкы тормышында зур вакыйга. Бу катлаулы һәм борчулы вакытта
без Рөстәм Миңнеханов сүзләрендә алдагы көнгә ышанычны тоябыз. Безнең
республиканың хезмәт сөючән татарстанлылар, алга киткән сәнәгать һәм бизнес,
социаль проектлар ярдәмендә ныклыгы зур. Президент барлык программалар да дәвам
итәчәген җиткерде. Безнең өчен юллама – гамәл кылырга җитәкчелек», – диде Илсур
Метшин утырыш тәмамланганнан соң. «Күп балалы әти һәм бабай буларак, минем өчен
Татарстанның күпмилләтле халкының гаилә кыйммәтләре һәм мәдәнияте төп урынга
куела. Чынлыкта бу нигез, без яшәгән, эшләгән һәм тырышырга тиешле нигез», –
дип өстәде Казан Мэры.
Утырышта
чыгыш ясап, республика Президенты билгеләгәнчә, Татарстан үзенең тотрыклы
социаль-икътисадый үсешен саклый һәм бүгенге көндә илнең терәк төбәкләренең
берсе булып тора. «Без социаль гарантияләр тәэмин итәбез, билгеләнгән барлык илкүләм
проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашырабыз», – дип белдерде
Рөстәм Миңнеханов.
Республика
Президенты үз докладында ассызыклаганча, Татарстан, илнең башка төбәкләре белән
бергә, килеп туган проблемаларны хәл итүне дәвам итә. «Хәзер
мобилизацияләнүчеләрне һәм аларның гаиләләрен конкрет адреслы ярдәм белән
тәэмин итү мөһим. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында
һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Башлыкларның
бурычы – урыннарда һәртөрле ярдәм күрсәтү», – диде Р.Миңнеханов. Шулай ук ул
илнең яңа субъектларында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү кирәклеген
билгеләп үтте. «Татарстан торгызу эшләрендә һәм мохтаҗларга ярдәм
күрсәтүдә актив катнаша. Күпчелек компанияләр һәм муниципалитетлар уртак эшкә
зур өлеш керттеләр. Без әлеге эшне дәвам итәчәкбез», –диде ТР Президенты.
Р.Миңнеханов
сүзләренчә, республика программаларын тормышка ашыру, халыкның тормыш сыйфатын һәм
иминлеген күтәрү – нәтиҗәле икътисад. Быел регион предприятиеләре берничә
проблема белән очрашкан, әмма алдагы елларда салынган ныклы фундамент ярдәмендә
Татарстан икътисады тышкы чакыруларга чыдам булган. Шул ук вакытта республикада
эшсезлек үсешенә юл куймаганнар. Ел нәтиҗәләре буенча көтелгән тулай төбәк
продукты якынча 3,7 трлн сум тәшкил итәчәк, төяп җибәрелгән продукция күләме –
якынча 4,4 трлн сум, төзелеш эшләре күләме 460 млрд сумнан артып китәчәк, төп
капиталга инвестицияләр – 750 млрд сум.
Республика
Президенты шулай ук Татарстанда Цифрлаштыру елына йомгак ясады. Әйтик, мәгариф
өлкәсендә «Мин – укучы» сервисы– укучының цифрлы ярдәмчесе эшли башлады, ә торак-коммуналь
хуҗалык өлкәсендә яңа «Локоло» сервисы булдырылды, ул шәһәрлеләрне, кече, урта
бизнесны һәм идарәче компанияләрне бер платформада берләштерәчәк. Моннан тыш,
«Имин шәһәр» видеокүзәтүнең хокук саклау сегменты үзенең нәтиҗәлелеген
исбатлады, ул җинаятьчелекне киметергә һәм хокук тәртибен тәэмин итәргә
мөмкинлек бирде. «Республика клиник хастаханәсе базасында Россиядә беренче
тапкыр медицина ярдәме күрсәтү тәртибе халыкара стандартлар буенча тулысынча цифрлаштырылачак»,
– дип игълан итте Р.Миңнеханов.
Республикада
югары тизлекле интернетка керү мөмкинлеген киңәйтү эше дәвам итә. Федераль
программа кысаларында 3,5 меңнән артык социаль объект тоташтырылган, 300 дән
артык авыл беренче тапкыр тизлекле элемтә каналларына кушылган. ТР Президенты
сүзләренчә, якындагы елларга бурыч – республиканың 4,5 меңгә якын социаль
объектларын тоташтыру.
«Элеккечә
безнең игътибар һәм кайгырту үзәгендә – кеше. Без тормыш сыйфатын күтәрүгә
юнәлдерелгән илкүләм проектларны, шулай ук республика программаларын гамәлгә
ашыруны тулы күләмдә дәвам итәбез», – дип белдерде ТР Президенты. Быел алар 44,
төбәк бюджетыннан 46 млрд сумнан артык акча бүленгән. Р.Миңнеханов катгый
финанс-бюджет дисциплинасын тәэмин итәргә кушты.
Татарстанда
3,5 мең социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь
ремонтлау һәм төзекләндерү дәвам итә.
«Безнең
ишегалды» республика программасы нәкъ менә җәмәгатьчелек һәм хакимиятнең уртак
эше белән нәтиҗәгә ирешеп булуны күрсәтте. 3 ел эчендә бөтен Татарстан буенча 3
меңнән артык ишегалды төзекләндерелде. «Без җитәкчеләрдән һәм халыктан әлеге
территорияләргә карата сакчыл мөнәсәбәт көтәбез», – дип өмет белдерде ТР
Президенты.
Инженер
челтәрләренең тузуы мәсьәләсенә кагылып, Р.Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалыкны
модернизацияләү буенча федераль программаны әзерләү турында искә төшерде. Шуңа
бәйле рәвештә республика Президенты халык ремонтның кайда һәм кайчан булачагын
белсен өчен гамәлдәге коммуналь инфраструктураны инвентаризацияләргә,
объектларны һәм эш срокларын расларга кушты.
Р.Миңнеханов
искә төшергәнчә, республикада юл хуҗалыгы өлкәсендә зур масштаблы проектлар
гамәлгә ашырыла. Әйтик, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Зур
Казан боҗрасы, Вознесение тракты төзелә һәм Горький шоссесына реконструкция
ясала. Моннан тыш, Казанда метроның икенче линиясе төзелеше бара. ТР Президенты
сүзләренчә, киләчәктә ул иң зур пассажирлар агымы булган микрорайоннарны
колачлаячак.
Татарстан
эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – мәгариф системасын үстерү. Рөстәм
Миңнеханов республика үсешенә үз өлешен кертүче укытучыларны сәламләде.
Чакырылган педагоглар арасында Казанның 2 нче лицей-интернатыннан Илсур
Җиһаншин да бар иде, ул, «Татарстан Республикасының ел укытучысы – 2022»
конкурсында җиңеп, бөтенроссия конкурсы лауреаты булды. Педагогик кадрларны
сыйфатлы әзерләү – мәгариф системасының төп бурычы, иң яхшы чыгарылыш
укучыларын әлеге һөнәргә җәлеп итү максатыннан актив һөнәри юнәлеш бирүне дәвам
итәргә кирәк, диде ТР Президенты. Ул искәрткәнчә, бу уку елыннан һәр
муниципалитетта педагогик профильле сыйныфлар ачылган. Аларны тәмамлаучылар – максатчан
уку өчен төп дәгъвачылар.
Сәламәтлек
саклау өлкәсе турында сөйләгәндә, Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, аналарның
сәламәтлеге һәм сәламәт бала табу өстенлекле мәсьәлә булып тора. Аның сүзләренә
караганда, киләсе елда 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудыру йорты
базасында заманча перинаталь үзәк ачу әлеге юнәлештә мөһим проект булачак. ТР
Президенты шулай ук медицина оешмаларына хроник авырулар белән авыручыларны
диспансерлы күзәтү өчен профессиональ тикшерүләр үткәрүдә ярдәм күрсәтергә
кушты.
«Сәламәтлек культурасын формалаштыручы профилактик
чараларга игътибар итү мөһим. Моңа спорт инфраструктурасы һәм спорт чараларын
уздыру ярдәм итә», – дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Ул быел республика
спортчыларының 4 олимпия медале яулавын, Дуслык уеннарында һәм Бөтенроссия
спартакиадасында республиканы лаеклы тәкъдим итүләрен, анда 19 алтын медаль
яулауларын искә төшерде.
Шулай
ук республика башлыгы үз чыгышында илдә булдырылган гомумроссия балалар һәм
яшьләр хәрәкәте темасына да тукталды. Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов
республика Хөкүмәтенә Татарстанда яңа хәрәкәт барлыкка килүгә һәрьяклап ярдәм
итүне йөкләде.
ТР
Президенты юлламасының тулы тексты белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Фоторепортаж