(Казан
шәһәре KZN.RU, 19 нчы октябрь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Серафим
Саровский чиркәве мәхәлләсенең рухи һәм иҗади үсеш үзәгендә булды һәм бинада
үткәрелгән ремонтны бәяләде. Аның белән бергә учреждениене шәһәр Мэры Илсур
Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм башкалар карады.
Үзәк
Кол Гали урамында ике катлы корпуста урнашкан, ул торак йортка янкорма булып
тора. Учреждениенең беренче катында иҗат студиясе, укучылар өчен компьютер сыйныфы,
йорт хуҗалыгы бүлмәсе, медиа-класс һәм чүлмәк ясау остаханәсе урнашкан. Икенче
катта актлар залы һәм 4-6 яшьлек балалар, яшүсмерләр һәм олылар өчен класслар
урнашкан.
Рөстәм
Миңнеханов үзәктә төрле түгәрәкләр һәм иҗади остаханәләргә йөрүче балалар белән
очрашты. Мәсәлән, чүлмәк ясау остаханәсендә ТР Президентына балчыктан ясалган
тәлинкә бүләк иттеләр, аны укучылар үзләре ясаганнар һәм буяганнар. Ә
медиа-сыйныфта укучы Р.Миңнехановтан блиц-интервью алды, дип хәбәр итә
Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Бина
Рус православие чиркәвенең Казан епархиясенә 2018 елда түләүсез файдалану
килешүе буенча тапшырылган. Ремонттан соң бу елның гыйнварында биредә сәламәтлек
мөмкинлекләре чикле балалар өчен дәресләр үткәрә башлаганнар.
Шулай
ук укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар якшәмбе мәктәбенә йөри ала, биредә
православие компоненты булган укыту-тәрбия программалары буенча белем бирәләр.
Балалар шул исәптән рәсем сәнгате, хореография, фольклор, шахмат һәм инглиз
телләрен өйрәнә ала.
Якшәмбе
мәктәбендә 200 дән артык бала исәпләнә. Серафим Саровский мәхәлләсенең рухи һәм
иҗади үсеш үзәге түгәрәкләрендә тагын 100 дән артык кеше шөгыльләнә.
StartFragment
Фоторепортаж
Видеорепортаж
EndFragment