(Казан
шәһәре KZN.RU, 19 нчы октябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Казаноргсинтез»
генераль директоры Айрат Сафин белән очрашты. Алар җитештерүне модернизацияләү,
цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү һәм предприятие хезмәткәрләре өчен хезмәт
шартларын яхшырту буенча фикер алыштылар.
Шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, бер ел элек СИБУР составына кергән «Казаноргсинтез»
Татарстан башкаласының барлык өлкәләре үсешенә зур өлеш кертә. «Предприятиенең
үсеш алуы куанычлы: инвестицион проектларны дәвам итә, гамәлдәге җитештерүләрне
модернизацияли, заманча цифрлы коралларны гамәлгә кертә, – диде Илсур Метшин. –
«Казаноргсинтез» – республика нефть химиясе кластерының төп элементларының
берсе. Аның хәзерге шартларда уңышлы эшләве шәһәр, кече бизнес, аеруча чимал
эшкәртүче компанияләр, мәгариф учреждениеләре, яшь белгечләр өчен зур әһәмияткә
ия».
Шәһәр
Мэры предприятие үсешенең төп юнәлеше булган «Казаноргсинтез»ның җитештерү
процессларын цифрлаштыруны югары бәяләде. Беренче кертелгән цифрлы коралларның
берсе ЭКОНС булды. Система «Казаноргсинтез» икътисадына басым, чыгым,
температура кебек мөһим җитештерү параметрларының йогынтысын бәяләргә мөмкинлек
бирә. А.Сафин сүзләренчә, беренче икътисади эффект инде расланган.
Предприятиенең
генераль директоры инвестицион проектларны тормышка ашыру, электр генерацияләү куәтләрен
төзү турында сөйләде. Моннан тыш, «Казаноргсинтез» СИБУР төркеменә кергәннән
бирле чимал белән тәэмин итүнең проблемалы мәсьәләсе хәл ителде. Хәзерге
вакытта предприятиенең йөкләнеше 100% дип бәяләнә. Ул СИБУРның бердәм сату,
хезмәт күрсәтү һәм логистика системасына керә, бу базардагы үзгәрешләрнең аерым
продуктларга тәэсирен киметә.
Хезмәткәрләр
өчен хезмәт шартларын яхшырту да өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, дип
билгеләп үтте А.Сафин. Аерым эш туклану, транспорт, медицина, махсус кием,
клининг һәм эш урыннарын ремонтлау кебек төп блоклар буенча алып барыла. Соңгы
елда булган үзгәрешләрнең төп өлеше нәкъ шуның белән бәйле.