(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь, Юлия Летникова). Казанда Чистай урамындагы өченче Төньяк коллекторның беренче участогында, Меридиан урамыннан Бондаренко урамына кадәр, торба үткәргечкә 680 метрлы полимер җиңсәнең 170 е салынган, ул авария участогын реконструкцияләү өчен кулланыла. Ямашев проспектындагы икенче участоктагы кебек үк, биредә дә эшне ел азагына кадәр төгәлләргә планлаштыралар, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров.
Соңгы 10 елда Казанда өченче төньяк коллекторда 53 авария булды, шуларның 38 е – соңгы ике елда. Шәһәр Мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, аварияләр саны шактый зур, ә коллекторның торышы муниципалитетны да, халыкны да бик борчый торган авыр мәсьәлә. «Беркем дә убылуларны көтмәде, өченче төньяк коллектор 50 ел хезмәт итәргә тиеш иде. Аварияләр халыкта зур канәгатьсезлек тудыра, ләкин кисәтүләрне объектны төзүчеләргә юлларга кирәк. Аны сыйфатсыз төзегәннәр, ә без булган мирас белән эшлибез», – дип билгеләде Илсур Метшин. Ул «Водоканал»ның төгәл эш планы бар, шул исәптән инвестицион планы, аның кысаларында объектларга капиталь ремонт ясала, дип өстәде.
«Без берничә тапкыр югары органнарның, шул исәптән федераль органнарның күз уңында канализация челтәрләрен яңарту мәсьәләсен күтәрдек, ләкин шартлар безнең файдага эшләми, шуңа күрә иң катлаулы участокларны ремонтлауга керештек, – дип ассызыклады шәһәр Мэры. - Эшне дәвам итәчәкбез һәм бөтен ишекләрне шакыячакбыз. Муниципалитет һәм төбәкләр тузган челтәрләр проблемасын мөстәкыйль хәл итә алмыйлар».
Искәртеп узабыз, 37 еллык өченче төньяк коллектор 100% тузган, шул ук вакытта ул әле норматив эксплуатация срогына 50 елга кадәр җитмәгән. Бүгенге көндә 8 км коллекторның 4,7 км авария хәлендә. «Бу сыйфатсыз төзелеш материаллары һәм үткәргеч торбага йогынты ясаучы агрессив химик мохит турында сөйли», - дип аңлатты «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров.
Узган ел ахырыннан коллекторда тәүлек буе аварияләрне бетерү һәм аны реконструкцияләү эшләре алып барыла. Белгечләр 5 км артык вакытлыча суырту линиясе суздылар, 16 канализация насос станциясе төзеделәр, 12 камераның 10 ысын монтажладылар һәм реконструкцияләделәр. «Водоканал» директоры сүзләренә караганда, үткәргеч торбадан 3 мең кубометрдан артык грунт чыккан, ул убылулар нәтиҗәсендә коллекторга эләккән.
Бүгенге көндә Чистай урамындагы Меридиан урамыннан Бондаренко урамына кадәр булган участокта беренче этапны реконструкцияләү дәвам итә. Участоктагы эшләр полимер җиңсә файдаланып башкарыла, торба үткәргечкә 680 метрның 170 е салынган инде. Шул ук вакытта әзерлек эшләре 7 ай дәвам иткән, ә җиңсә үзе 10 көн эчендә җәелгән. А.Егоров билгеләп үткәнчә, реконструкция график буенча бара, эшне декабрьдә төгәлләргә планлаштыралар.
Беренче участок белән параллель рәвештә Ямашев проспекты һәм Әмирхан урамындагы авария участокларында эшләр дәвам итә. «Водоканал» директоры Ямашев проспектындагы эшне октябрьдә төгәлләргә ниятләвен аңлатты, әмма сроклар, материалларны импортлау турындагы законнарда үзгәрешләр булу аркасында, конкурс күчерелү сәбәпле, бер айга кичектерелгән. Шуңа да карамастан, участокларда әзерлек чаралары тукталмаган. Озакламый җиһазлар һәм кирәкле материаллар китереләчәк. Эшләрне бу ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
7 нче сентябрьдә коллекторның «Татнефть Арена» районындагы участогында да эшләр дәвам итә. Биредә канализация насос станцияләре белән 800 метр вакытлыча суырту линияләре төзелгән. «Проектлау эшләре төгәлләнә, декабрьдә эшчеләр төзелешкә керешәчәк», – дип аңлатты А.Егоров.
Моннан тыш, өстәмә инвестицион программа кысаларында проект төзелде һәм су белән тәэмин итү челтәрләренең гомуми озынлыгы 4 чакрымнан артык булган төзү-монтаж эшләрен башкаруга документлар әзерләү бара.
Бүгенге көндә «Водоканал» шәһәрне су белән тәэмин итүче 3500 км челтәргә, 86 канализация насос станциясенә, 102 суүткәргеч станциясенә, шәһәр территориясен су басудан саклаучы гидротехник корылмалар комплексына һәм 7 кар эретү пунктына хезмәт күрсәтә. Моннан тыш, 2009 елдан алып предприятие балансына 900 км хуҗасыз челтәр тапшырылды. Шәһәрнең инженерлык инфраструктурасы төзелешенең төп күләме 1950-1970 елларга туры килә, торба үткәргечләрнең күбесенең норматив сроклары 10 ел яки аннан да күбрәк ел элек чыккан. Хәзерге вакытта челтәрләрнең һәм корылмаларның тузуы 70% тан артып китә.