(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь, Диана Жиленкова). 18 нче октябрьдә Казанда паркның икенче чиратын ачу тантанасы булачак. Килүчеләр өчен уен-квестлар, мастер-класслар, фәнни тамашалар һәм спорт ярышлары әзерләделәр. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе башлыгы Айгөл Латыйпова хәбәр итте.
«Иртәгә Салават күперендә парк төзү буенча ике еллык зур эшебезгә төп имтихан булачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы башкаласы Мэры Илсур Метшин. Ул яңа җәмәгать киңлеге җирле халыкка ошар дигән өметен белдерде. «Әлеге парк безнең өчен башка төрле, беренче тапкыр 6 гектарлы бушлыкны паркка әйләндерәбез. Бу бушлык кына түгел, ә дистә еллар дәвамында тупланган аңлашылмаган рельеф белән тулы төзелеш мәйданы. Төзүчеләр, төзекләндерү белән шөгыльләнүче кешеләр һөнәренең матурлыгы нәрсәдә, – нәрсә булган һәм ничек үзгәргәнен карау, ә соңыннан бәхетле балаларны, яшь казанлылар белән бергә үсәчәк агач үсентеләрен күрү һәм бу парк тормыш белән тулыланачак», – диде шәһәр башлыгы, яңа җәмәгать киңлегендә башка паркларга караганда да кызыклы программалар оештырырга өндәде.
Проектның төп идеясе – биредә яшәүчеләр үзләрен Казанның үзәгеннән киселгән дип хис итмәсен өчен уңайлы шәһәр киңлеген булдыру. 30 меңгә якын кеше яшәгән торак комплексында балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка инфраструктура бар. Ләкин, гаилә ялын оештыра алырлык парк яки бульвар микрорайонда юк иде.
18 нче октябрьдә 11.00 сәгатьтә җәмәгать киңлеге территориясендә балалар өчен уен-квестлар һәм фәнни тамашалар, өстәл теннисы буенча ачык тренировкалар, музыкаль импровизация буенча мастер-класс узачак.
Теплицаларның ничек эшләве һәм аларда төрле сезоннарда нәрсә үстереп булуы турында килүчеләргә үсемлекләр үстерү буенча мастер-класста сөйләячәкләр. Коворкинг зонасында кунакларны күн мозаикасына һәм тукуга өйрәтәчәкләр, шулай ук киңлекнең алдагы эше турында сөйләячәкләр. Күлгә «Капитаннар клубы» судно модель прокатыннан корабльләр җибәреләчәк.
А.Латыйпова этләрне йөртү өчен мәйданчыкны ачуга аерым игътибар юнәлтте. Май аенда аны булдыру турында җирле эт асраучылар һәм архитекторлар фикер алыштылар. Хәзер хайваннарны йөртү һәм аларның хуҗасы белән аралашу өчен уникаль уен җиһазлары һәм 700 кв. метрдан артык буш мәйдан бар. «Парк ачылган көнне кинолог Регина Мөхәммәтханова этләрнең үз-үзен тотышының үзенчәлекләре турында сөйләячәк, ә эт асраучылар фикердәшләре белән таныша һәм аралаша ала», - дип өстәде дирекция башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, паркның беренче чираты 2021 елда төзекләндерелде. Монда инженерлык челтәрләре салынды, яктырту баганалары, автомат сугару системалары, видеокамералар, модульле санузел урнаштырылды, җәяүлеләр өчен юллар төзекләндерелде, балалар, спорт һәм экстрим-мәйданчыклар өчен территорияләр әзерләнде. Төзекләндерүнең икенче этабы буенча эшләр язын башланды.