(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь, Диана Жиленкова). Соңгы ике елда Татарстан башкаласында 7320 йортсыз хайван тотылган һәм стерилизацияләнгән. Аларның 6 меңнән артыгы элеккеге яшәү урыннарына кайтарылган. Агрессив дип танылган 494 эт приютта яшәргә калган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Бер ел элек ТР башкаласында Мэр Илсур Метшин кушуы буенча йортсыз дүрт аяклылар санын киметүгә юнәлдерелгән «Сукбай хайваннарсыз Казан» проектын эшләтеп җибәрделәр. Шул ук вакытта хайваннарга карата кешелекле караш принциплары катгый үтәлергә тиеш. Соңгы ике елда тотылган хайваннар өчен үз приютын үстерү белән шөгыльләнүче «Зооцентр» ҖЧҖ подрядчы оешма сыйфатында чыгыш ясый, диде И.Гыйниятуллин. Аның сүзләренә караганда, приют 1,2 мең урынга исәпләнгән, ел дәвамында яшәүчеләр саны 700 гә җиткән. Монда шулай ук җылытыла торган контурлы аерым корпуслар, кухня, дәвалау һәм карантин блогы, хайваннары чиратлап йөртү өчен мәйдан бар. Бүгенге көндә анда 60 хайван яши. Приютта көчекләргә аерым блок каралган, анда аларны волонтерлар карый һәм хуҗалар эзлиләр. Бүгенге көндә биредә 60 хайва бар.
Агымдагы елда «Зооцентр» ҖЧҖ тырышлыгы белән 288 эт яңа йортлы булган, ә узган ел – 335, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Хайваннар язмышын волонтерлар хуҗалары табылганнан соң да күзәтә. «Әйтергә кирәк, эткә яңа гаилә табу бик авыр эш. Быелның гыйнварында «Зооцентр»дан өлкән ата хаски алып, без хатыным белән бу тәҗрибә аша үзебез уздык. Ул моңа кадәр ике тапкыр приютка эләккән булган. Этне социальләштерү, аның психикасын һәм кешеләргә ышанычын торгызу, җаваплы хуҗаларны табу өчен өч ай вакыт кирәк булды. Нәтиҗәдә барысы да килеп чыкты. Эт яңа хуҗасы белән тулы канлы тормышта яши, үзенең кыланмышлары турында фото һәм видео хисаплар белән сөендерә», – диде И.Гыйниятуллин һәм приют хезмәткәрләренә һәм волонтерларга эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, күзәтүчесез хайваннар саны артуга йорт хайваннарының урамнарда ирекле йөрүе йогынты ясый, моның нәтиҗәсе булып көтелмәгән үрчем була ала. Шуңа күрә йорт этләрен һәм мәчеләрне бушлай стерилизацияләү «Сукбай хайваннарсыз Казан» проектының бер бурычы булды.
Һәр шимбә көнне поселокларга мобиль ветеринария пункты чыкты. Мондый юл белән 2021 елның биш аенда 310 эт һәм мәче стерилизацияләнде. Бу җәйдә эссе һава торышы аркасында процедураны «Зооцентр» приютында стационар шартларда үткәрделәр, хәзерге вакытта аны 52 эт һәм песи узды. Эш дәвам итәчәк, диде И.Гыйниятуллин.
Бүген Казанда хайваннарны куркынычсыз йөртү, аларны үстерү һәм укыту өчен 16 махсус мәйданчык булдырылды. Агымдагы елда әлеге максатлар өчен барлык санитар таләпләргә җавап бирүче тагын сигез участок сайлап алынды. Проектны тормышка ашыру 2023 елга билгеләнгән.
Салават күпере районындагы төзелеп килүче паркта этләр йөртү өчен мәйданчык барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта 700 кв. м мәйданда йорт хайваннары белән шөгыльләнү өчен уен җиһазлары урнаштырыла.
Барыннан да бигрәк, йорт хайваны алу теләген балалар белдерә, шуңа күрә халык арасында хайваннар белән аралашу культурасын формалаштыруны алардан башларга кирәк. «Балалар ата-аналары, өлкәннәр өчен нәтиҗәле мәгълүмат чыганагы һәм гаиләнең өлкән әгъзалары өчен үзгәрешләргә этәргеч булып тора», - дип билгеләде И.Гыйниятуллин.
Әйтик, 2021 елның 1 нче сентябреннән ТР башкаласында «Үзебез кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы» укыту программасы старт алды. Бу балаларга хайваннар биологиясе һәм зоопсихологиясе турында база белемен алырга ярдәм итә, шулай ук йорт хайваннарын алуга җаваплы караш булдыра. Бер ел эчендә 10 меңнән артык укучыны берләштергән 60 тан артык чара үткәрелгән. Мәсәлән, «Игелек атнасы» кысаларында шәһәрнең 169 мәгариф оешмасында көзге хәйрия ярминкәләре узды, аларда 800 мең сумга якын акча җыелды. Әлеге акчаларга йортсыз хайваннар приютлары өчен азык һәм медикаментлар сатып алынган. Шулай ук быел 100 дән артык укучы приютка барды, анда укучылар 350 килограмм азык китерде.
«Үзебез кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы» программасы буенча «Лапа дружбы» грант конкурсы оештырылды, аның нәтиҗәләре агымдагы елның май аенда билгеле булды. Анда мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары, волонтерлар һәм зоосаклаучылар катнашты. Биш номинациядә барлыгы 23 кеше призер булды.
Агымдагы елда Парклар һәм скверлар дирекциясе яшь эт асраучы мәктәбенә ике агым җыйды. Курсларда 45 кеше укыды. Дәресләрдә аларны хайваннар белән куркынычсыз аралашу күнекмәләренә өйрәттеләр, йорт хайваннарының үз-үзләрен тотыш үзенчәлекләре, аларның төп һәм үзенчәлекле ихтыяҗлары турында сөйләделәр. Эт үрчетүчеләр һәм инструкторлар тәҗрибә һәм практик осталык белән уртаклаштылар.
Узган елның җәендә шәһәрдә приюттагы хайваннар күргәзмәләре старт алды. Барлыгы тугыз шундый чара үтте, анда 60 тан артык эт яңа хуҗалар тапты. Күргәзмәләр шәһәрлеләргә йорт хайваннары белән аралашу мәсьәләләре буенча консультация бирүче кинологлар, ветеринария табиблары, дрессировщиклар катнашында уза. Шундый вакыйгаларның берсе 17 нче сентябрьдә Горки-Әмәт урманында узды, нәтиҗәдә, өч хайван яңа йорт тапты.
«Минем уйлавымча, иң мөһиме – балаларда хайваннарга карата кешелекле һәм аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү буенча системалы эш. Ул үзеннән-үзе килми, моны әлифбага язып, өй эше итеп биреп булмый. Моңа өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк», – дип үз фикерен белдерде Мэр Илсур Метшин. «Мондый эш балалар социаль учреждениеләр стеналары белән генә чикләнми, ул «Лапа дружбы» акциясе уза торган паркларда дәвам итә», – дип өстәде ул һәм Парклар һәм скверлар дирекциясенә рәхмәт белдерде, башланган эшне киләчәктә дә район администрацияләре, социаль учреждениеләр белән дәвам итүне йөкләде.
Узган ел шәһәр Мэры да приюттан көчек алды, дип искәртте И.Гыйниятуллин. «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий да бер хайванны сыендырган. Тагын 21 этне «Казэнерго» АҖ һәм «Метроэлектротранс»МУП алган.
«Зооцентр»дан тыш, Казанда берничә шәхси приют эшли – «Помоги дворняге», «Теремок», «Земля надежды» һ.б., зооактивистлар һәм волонтерлар үз көчләре белән бюджет ярдәменнән башка дистәләгән эт асрыйлар, аларны дәвалыйлар, актив рәвештә гаиләләргә урнаштыралар, аларның язмышын күзәтәләр, дип билгеләп үтте Гыйниятуллин. «Мондый проектларны турыдан-туры финанслау өчен вәкаләтләребез юк, әмма аларның эшендә бюджет грантлары яхшы ярдәм була алыр иде», - диде ул һәм грант конкурсының номинацияләр исемлеген шундый приютларны үстерү чаралары белән тулыландырырга яки аерым грант булдырырга тәкъдим итте.
Кешеләргә йортсыз хайваннар куркыныч тудырмасынга юнәлдерелгән гамәлдәге законнарга төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү «Сукбай хайваннарсыз Казан» проектының тагын бер бурычы булды. Эш профессиональ юристлар, хокук белгечләре, зоопсихология белгечләре, зоопарклар һәм активистлар белән бергә алып барыла. Шулай итеп, РФ Дәүләт Думасында депутатлар һәм экспертларның эш төркеме төзелде, аны РФ Дәүләт Думасының экология комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов җитәкләде. Татарстаннан эшче төркемне депутатлар Айдар Метшин һәм Татьяна Ларионова тәкъдим итә. Эшче төркем составында Казаннан Искәндәр Гыйниятуллин да катнаша.
«Без бөтен дөнья буенча иң яхшы тәҗрибәләрне игътибар белән өйрәнеп эшлибез, һәм бу ел заяга узмады, – дип билгеләде Мэр. - Зоосаклаучылар, битараф булмаган казанлылар, ветеринарлар һәм башка белгечләр белән диалогта без ситуацияне системалы анализлыйбыз, аны тикшерәбез һәм шул исәптән законнар чыгару буенча да эшлибез. Бүгенге көндә законнарга үзгәрешләр кертелде, алар безнең республика хөкүмәтендәге коллегаларыбыз белән бергә тормышка ашырылачак».
Эшче төркем административ җаваплылык һәм төрле штраф санкцияләрен күздә тоткан закон проектларын караган һәм хуплаган. Шулай ук йорт хайваннарын теркәү тәртибе билгеләнгән, хайваннар өчен приютлар төзү мәсьәләләрендә дәүләт-шәхси партнерлык каралган. 269-ФЗ номерлы федераль закон да кабул ителгән, аның нигезендә ил субъектлары вәкаләтләренә сукбай хайваннарның халыкның тормышына яки сәламәтлегенә зыянны булдырмау тәртибен эшләү кертелгән. Шулай итеп, регионнар йорт хайваннарын тоту һәм аларны йөртү буенча өстәмә таләпләр кертә ала. Ә җирле үзидарә органнары хайваннарны хуҗаларыннан башка кайтарып булмый торган урыннарны билгеләргә хокуклы.
Шулай ук Казанда тоту тиешле йорт хайваннарының санын белергә мөмкинлек бирүче «этләр җанисәбен» уздырганнар. Шулай итеп, 2021 елның көзендә сукбай хайваннарның саны 6365 булган. 2022 елда 4,9 мең этне тотарга һәм стерилизацияләргә кирәк. Кабат исәпкә алу киләсе елда да узачак, дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин. «Әлегә без бер объектив күрсәткеч белән алда барабыз: сукбай хайваннарның шәһәрлеләрне тешләү статистикасы белән. Узган елның азагына тешләүләр санының сизелерлек кимүен билгеләдек, быел аларның саны узган ел ахырындагы кебек», – дип нәтиҗә ясады спикер.