(Казан
шәһәре KZN.RU, 20 нче сентябрь, Дмитрий Никитин). Казанда киләсе җәйге сезонга
Кремль дамбасы буендагы территорияне тулысынча төзекләндерәчәкләр – монда
велосипед һәм җәяүлеләр өчен юллар салыначак, агачлар утыртылачак, эскәмияләр,
чүп савытлары һәм яңа яктырткычлар урнаштырылачак. Яр буенда ял итү зоналары,
суга чыгу белән күзәтү мәйданчыклары һәм башкалар барлыкка киләчәк. Бүген Казан
Мэры Илсур Метшинга пресс-тур барышында Кремль дамбасы буендагы территорияне
үстерү проектын тәкъдир иттеләр.
Проект
Кремль яры буйлап, «Казан» гаилә үзәге, Декабристлар һәм Пролетар урамнары
буйлап узучы популяр җәяүлеләр һәм велосипед маршрутларын дәвам итүне күздә
тота. «Шәһәрдә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү дәвам итә. Дамба һәм Кремль
яры буйлап җәяүлеләр элемтәсе активлашканлыктан, ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов кушуы буенча һәм аның ярдәме белән бу урынны төзекләндерү карары
кабул ителде, – диде шәһәр башлыгы.- Быел төп төзелеш эшләре тәмамланачак, ә
киләсе җәйге сезонга җәяүлеләр өчен яңа зона казанлылар һәм шәһәр кунакларына бөтен матурлыгында ачылачак».
Дамбаның ике
ягында Казансу яры буенда ике чакрымлы җәяүлеләр зонасы һәм велоюл барлыкка
киләчәк. Аларның киңлеге бүлү зонасы белән бергә 6,5 м тәшкил итәчәк. Велосипед
зонасы Зәңгәр күлләрдән узачак 40 км озынлыктагы веломаршрут булдыру буенча зур
шәһәр проектының бер өлеше булачак.
Дамба
тирәсендәге территориядә барысы да диярлек үзгәрәчәк: ял зоналары булган күзәтү
мәйданчыклары барлыкка киләчәк, ә җәяүлеләр зонасы дәвамында 84 яктырткыч
куелачак һәм 450 ләп агач утыртылачак. «Бу үсемлекләрнең тотрыклы төрләре, күбесенчә җирле
флорадан, булачак. Алар конкрет грунтларны һәм әйләнә-тирә мохит шартларын исәпкә алып
сайланган», - дип сөйләде проектның архитекторы Виталий Волков Мэрга. Шулай
итеп, ак тал, татар өрәңгесе, гади нарат, күгән һәм сәрви куагы, гөлҗимеш һәм
башкалар утыртылачак. Моннан тыш, автосугарылу белән 42 мең кв.м газон
җәеләчәк.
Территорияне
төзекләндергәндә дамбаны ремонтлау һәм реконструкцияләүдән соң Казан
балыкчыларының яраткан урынына әверелгән утрауга аерым игътибар биреләчәк. «Без
бу территориядән файдаланырбыз һәм балыкчылар һәм шәһәр кешеләре өчен тыныч
табигый киңлекне саклап утрауга уңайлы һәм куркынычсыз керү мөмкинлеген
ясаячакбыз», – дип сөйләде архитектор. Ул билгеләп үткәнчә, утрауда гранит
валчыкларыннан һәм вак таштан юллар, эскәмияләр, чүп савытлары барлыкка
киләчәк, ә бу урын янәшәсендә велопарковка һәм каты көнкүреш калдыклары өчен
мәйданчык барлыкка киләчәк.
«Дамбаны
ремонтлау вакытында әйләнеп узу юлы буларак кулланган территория хәзер шәһәрнең
үзенчәлеге булачак», - дип билгеләде И.Метшин. Ул утрауны төзекләндерү планын
эшләргә кушты һәм балыкчылар өчен ял итү өчен уңайлы урын булдырырга тәкъдим
итте.
ТР
Шәһәрләрен үстерү институтының шәһәр мохитен үстерү программасы кураторы Наилә
Зиннәтуллина сүзләренә караганда, төзекләндерү тәмамланганнан соң, иҗтимагый
киңлекне Кремль яры буендагы велосипед юлы һәм җәяүлеләр зонасы белән
берләштерергә планлаштыралар. «Киләчәктә ике зона арасында кечкенә күпер
булырга мөмкин. Әмма йомгаклау карары берничә экспертизадан торачак: дамба – ул
катлаулы техник корылма, без аның өстәмә йөкләнешләргә түзә алуына тулысынча
инанырга тиешбез», - дип ассызыклады Наилә Зиннәтуллина.