(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь, Дмитрий Никитин). Узган җәйге сезонда Казанның җәмәгать киңлекләрендә якынча 520 чара үткәрелде. Аларга 480 меңнән артык кеше килгән. Быел аерым игътибар активлыкның яңа форматларына бирелде, алар арасында – эт асраучы мәктәбе, парк своплары һәм башка проектлар. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова тулырак сөйләде.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда паркларның мәйданы 1,5 тапкырга арткан. Бүгенге көндә Дирекция идарәсендә 29 җәмәгать киңлеге бар, аларның гомуми мәйданы 301,5 га тәшкил итә. «Парклар – Казан халкына экология, сәламәт яшәү кебек төп өстенлекләребезне җиткерү өчен менә дигән мәйданчык», - диде шәһәр башлыгы.
И.Метшин ассызыклаганча, паркларның мәйданын арттырудан һәм аларны төзекләндерүдән тыш, төрле планлы программа булдырырга кирәк. «Паркларга ял итәргә килгән кешеләргә уңайлы һәм кызыклы булырга тиеш», – дип билгеләде Мэр.
Казанлылар эт асраучы мәктәбендә укыды, кояш баешы белән хозурланды һәм әйберләр белән алмашты
Әйтик, быелгы яңалык «Яшь эт асраучы мәктәбе» проекты булды. Ул кешеләргә өйдә эт тоту өчен әзерләнергә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Җәй дәвамында «Черек күл» паркында һәм Горки-Әмәт урманында лекцияләр һәм мастер-класслар форматында ике серия дәрес узды, аларны профессиональ кинологлар, ветеринарлар һәм этнең үз-үзен тотышы буенча белгечләр үткәрде. Проектта 45 казанлы катнашты. «Без уңай фикерләр ишеттек һәм укырга теләк белдерүчеләр күп булды, шуңа күрә киләсе җәйге сезонда дәресләрне дәвам итәргә уйлыйбыз», – диде А.Латыйпова. Аның сүзләренә караганда, дәресләрне, күбрәк аудитория җәлеп итү өчен, онлайн үткәрергә планлаштыралар.
Шәһәрдә беренче тапкыр акыллы куллану концепциясе тарафдарлары өчен парк своплары үткәрелде. Фучик урамындагы бульварда шәһәр халкы кирәксез әйберләр – кием-салым, китаплар, бүлмә гөлләре белән алмаша алды. Әйтик, 18 нче сентябрьдә Казанның «Дубрава» урман паркында узган фудшерингта яшәүчеләр артык уңыш белән алмаша алды.
Якшәмбе көннәрендә «Черек күл» паркында психологлар һәм укытучылар белән ачык очрашулар узды, ә Казансу елгасы ярында, Кабан күле яр буенда, Казан гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында – сансетлар. Истә калган вакыйгаларның берсе Г.Камал исемендәге театр оркестрының «Черек күл» паркындагы чыгышы булды, аны 2 меңнән артык казанлы карады. Тагын да күбрәк кеше – 4 меңнән артык – Горький исемдәге паркта узган Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең бишьеллыгына багышланган бәйрәмдә катнашты.
«Ак чәчәкләр» бульварында урам сәнгате фестивален уздыру яшьләр өчен әһәмиятле вакыйга булды. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә яшүсмерләр төрле объектлар ясадылар һәм буядылар. «Чаралар социаль характерда иде – без балаларга урам культурасы турында сөйләдек һәм аның вандализмнан нәрсә белән аерылуын аңлаттык», - дип билгеләде А.Латыйпова.
Июль аенда «Черек күл» паркында узган стендап кичәсе бер матур чара булып истә калды. Бер ай дәвамында 24 яшь комик Казан Stand Up Club кураторлары белән бергә парк сәхнәсендә чыгыш ясарга әзерләнде. Кичә нәтиҗәләре буенча 12 финалисттан 3 җиңүче билгеләнде, аларны сайлауда тамашачылар да катнашты, дип сөйләде Дирекция җитәкчесе.
Июль башыннан шәһәрнең төп җәяүлеләр урамында Yummy Music лейблы артистлары катнашында концертлар, кино күрсәтү, диджейларның чыгышлары һәм экскурсияләр үткәрелде. Шулай итеп, 3 меңнән артык казанлы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының татар телендәге спорт һәм иҗади дәресләрендә булды. «Шәһәрдә барлыгы 10 ачык мастер-класс узды. Аларда теләүчеләр татар халык биюе, чечетка, брейк-данс, бию аэробикасы нигезләренә өйрәнделәр», – дип сөйләде А.Латыйпова. Шулай ук җәй дәвамында «Крылья Советов» паркларында һәм Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йорты янында «Ретро-пәнҗешәмбе» акциясе кысаларында ачык кино күрсәтү узды. Ә «Казан» гаилә үзәге территориясендә автокинотеатр эшләде.
Бу җәйдә Кабан күле яры бик популяр мәйданчык булды, яз көне беренче тапкыр яр буеның җәйге программасы кураторы позициясенә ачык конкурс үткәрелде. Йога һәм кроссфит белән шөгыльләнү, кино күрсәтү, мастер-класслар, экскурсияләр, сөйләшү клубының татар телендәге очрашулары, татар әдәбияты буенча лекцияләр (татар китабы йорты белән берлектә), Казан диджейларыннан электрон музыка кичәләре оештырылды. Аерым алганда, узган ялларда «Кабан Cool» аудиоспектакле тәкъдим ителде. Режиссерлар Ксюша Шачнева белән Динә Сафина шәһәрлеләрнең һәм экспертларның Кабан күленең үткәне һәм бүгенгесе турындагы тарихларын җыйды, ә Казан рәссамнары аудиоспектакль сюжеты белән бәйле арт-объектлар булдырды.
«Казансуны үстерү стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында дирекция 30 га якын экологик һәм спорт чарасы оештырды, аларда 1000 нән артык кеше булды. Шәһәрнең «Шәһәрле-галим» лабораториясендә 15 идея тәкъдим ителгән, алар арасында – Казансудагы булачак парклар территориясендә экологик инфраструктура үзәкләре булдыру һәм электромобильләр фестивале үткәрү.
Казанда 250 делегация парк территорияләре белән идарә итү тәҗрибәсен өйрәнде
Җәйге сезонда шәһәрлеләрнең һәм Татарстан башкаласы кунакларының төп теләкләре өйрәнелде. «Шулай ук тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә без Бауман урамы резидентлары турында күбрәк белә алдык, алар урамны һәм янәшәдәге ишегалларын җанландырырга, көч куярга һәм шәһәр администрациясе белән аңлашып эшләргә әзер», – дип билгеләде ул. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның май аенда Казанда шәһәр мәйданчыкларында урам артистларының чыгышларын оештыру өчен «Art-проспект» онлайн-платформасы эшли башлады.
«Әлбәттә, креатив идеяларга нокта куярга иртә. Даими рәвештә кулыңны пульста тотарга һәм шәһәр халкының һәм кунакларының теләкләренә колак салырга кирәк», - дип ассызыклады Мэр. И.Метшин шәһәрнең даими рәвештә төрле чаралар уздырырга мөмкинлек бирүче яңа иҗтимагый мәйданчыклар белән үсүен искәртте. Әйтик, шәһәр башлыгы узган атнада «Светлая долина» торак комплексы янында яңа парк ачылуын билгеләп үтте. «Яңа мәйданчыклар барлыкка килә һәм шәһәр халкы белән бергә һәр казанлы өчен кызыклы булачак чараларның яңа форматларын эзләргә кирәк».
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанның парк территорияләре белән идарә итү тәҗрибәсе белән башка шәһәрләрдәге коллегалары актив кызыксынган. А.Латыйпова дирекциянең 5 ел эшләү дәверендә Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм башка илләрдән 250 делегация килүен билгеләп үтте. 800 дән артык экскурсия үткәрелгән, аларда парклардагы идарә итү, тәэмин итү, мәдәни программалаштыру һәм бизнес белән элемтә тәҗрибәсе турында сөйләшкәннәр.
«Шәһәр парклары белән идарә итүне интенсив режимда өйрәндек, карап өйрәнер өчен алдынгы тәҗрибә булмады. Дирекциянең биш ел эчендә башка шәһәрләрдәге коллегалары тәҗрибә сорап мөрәҗәгать итә торган мәйданчыкка әверелүе бик әһәмиятле. Без булышырга һәм һәркем белән тәҗрибә бүлешергә әзер. Моннан тыш, Казанны шәһәр хуҗалыгының барлык тармаклары буенча яхшырту өчен, үзебез дә укуны дәвам итәбез», – дип йомгаклады И.Метшин.