(Казан
шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). Бүген Татарстан башкаласында капиталь
ремонттан соң Казан дәүләт аграр университетының тулай торагы ачылды. Тантаналы
чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Россия
аграр югары уку йортлары ассоциациясе генераль директоры Виктор Бердышев, КДАУ
ректоры Айрат Вәлиев катнашты.
Тулай торак
9 мең кв. метрдан артык мәйданлы ике яңартылган корпустан тора. Монда аграр югары уку йортының 800
студенты яшәячәк. «Мин биш ел уку дәверендә монда яшәдем. Дәресләр, нигездә,
Карл Маркс урамындагы бинада үтә иде. Иң «текә» студентлар әлеге беренче
комплекста яшәделәр», - дип үз хатирәләре белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.
КДАУ ректоры
Айрат Вәлиев Р.Миңнехановка бинаны ремонтлау кыска вакыт эчендә башкарылуын,
студентлар өчен яхшы шартлар тудырылуын әйтте. А.Вәлиев сүзләренчә, яңартылган
корпусны туры мәгънәсендә тулай торак түгел, ә студентлар йорты дип атарга
була.
КДАУның 100
еллыгы уңаеннан төп чара югары уку йортының Карл Маркс ур., 65 адресы буенча
урнашкан төп бинасында узды. Уку йорты эшләгән елларда авыл һәм урман хуҗалыгы
өчен 40 меңгә якын белгеч чыгарган. Югары уку йорты республиканың да, тулаем
илнең дә агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләүче булып санала, дип
ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук фән үсешендәге күренекле казанышлары
һәм авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш
керткәне өчен КДАУ коллективы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары
өчен» ордены белән бүләкләнүен әйтте.
Бүген
университетта 5 меңгә якын студент һәм аспирант белем ала, шулай ук башка илләрдән
дә студентлар күп. Р.Миңнеханов сүзләренчә, югары уку йорты алдында укучылар
санын арттыру бурычы тора.
«Университетның
актив рәвештә үсүе куанычлы – югары уку йорты базасында белем бирү
учреждениеләре һәм бизнес-бергәлекләрнең инновацион моделе эшләнгән һәм гамәлгә
ашырылган. Уникаль укыту-демонстрация һәм укыту-җитештерү үзәкләре булдырылды»,
– дип Р.Миңнехановның сүзләрен китерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан
Президенты билгеләп үткәнчә, югары уку йортының 12 фәнни мәктәбе илнең авыл хуҗалыгы
фәнендә алдынгы урыннарны били. Университет агросәнәгать комплексында яңа
технологияләрне эшләү, сынап карау һәм гамәлгә кертү өчен платформа сыйфатында
чыгыш ясый. Алар арасында – Агробиотехнопарк төзү проекты, ул әйдәп баручы уку
йортлары, фәнни-тикшеренү учреждениеләре һәм агробизнес ресурсларын
берләштерергә тиеш.
«Мин монда
укуым белән горурланам! Университет дипломы һәрвакыт сыйфат билгесе булды. Алга
таба да шулай булыр дип ышанам. Тормыш өчен безгә әлеге юлламаны биргән укытучыларга аерым
рәхмәт әйтәсем килә. Күп буын мөгаллимнәр һәм студентлар нигез салган
традицияләрне саклап, сезнең коллективның киләчәктә дә республикабызның
агросәнәгать комплексы һәм авыл хуҗалыгының конкуренциягә сәләтен тәэмин итә
алуына ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Соңыннан
алдынгы белгечләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Россия
Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының ведомство бүләкләре тапшырылды.
Чарада шулай
ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы
авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы
мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.
Видеорепортаж