(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь, Диана
Жиленкова). Казанның Совет районындагы Кирпичников, Попов, Пионер һәм
Журналистлар урамнары белән чикләнгән кварталның 15 күп фатирлы торак йорты
территорияләрен төзекләндерү тәмамланды. Бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин «Безнең ишегалды»
республика программасы буенча үткәрелгән комплекслы эш нәтиҗәләре белән
танышты. Алар ишегалды бәйрәмендә булдылар һәм җирле халык белән аралаштылар.
Барлыгы төзекләндерелгән территориядә 1,8 меңнән артык
кеше яши, шул исәптән якынча 350 бала. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә җирле
халыкның буш вакытын яңартылган балалар уен һәм спорт мәйданчыкларында уздыру
яки тыныч ял зонасында ялгызы ял итү мөмкинлеге барлыкка килде. Эшләр вакытында
баскетбол мәйданчыгы һәм футбол кырының өслеге тәртипкә китерелде. Дүрт
ишегалдында юллар һәм тротуарлар ремонтланды, законсыз урнаштырылган 27 гараж
сүтелде, 82 ут баганасы, эскәмияләр һәм урам мебеле урнаштырылды. Территорияне
яшелләндерүгә зур игътибар бирелде: ишегалларында 44,5 мең кв.м мәйданлы газон
җәелде, 1 меңнән артык агач һәм куак утыртылды.
Яңартылган территориядән алган тәэсирләре белән җирле
халык Р.Миңнеханов һәм И.Метшин белән уртаклашты. Алар бергәләп
төзекләндерелгән ишегалларында йөрделәр, анда бүген бәйрәм программасы
оештырылган иде. Кунаклар коймак һәм дучмактан авыз иттеләр һәм истәлеккә
фотога төштеләр. Атмосфераны җанлы музыка, оригами һәм рәсем буенча
мастер-класслар тулыландырды. Бүген биредә үк «Безнең ишегалды уеннары» шәһәр
чемпионаты финалы узды. Моннан тыш, җирле халык китаплар һәм бүлмә гөлләре
белән алмаша алды. Әйтик, бәйрәм башланганчы ук ишегалдының берсендә яшәүчеләр
өйләреннән фиалка, пеперомия, хоя карноза һәм лилия алып килгән.
«Бик зур, искиткеч эш башкарылды, - дип фикерләре
белән уртаклашты биредә яшәүче бер ханым. - Без барыбыз да рәхмәтле, бик әйбәт
ясадылар, пөхтә һәм зәвык белән. Кешеләргә скверда утыру рәхәт, бигрәк тә – бу җәйдә, бик эсселәр булды бит. Матур һәм
уңайлы эскәмияләр урнаштырдылар. Карагыз, нинди шәп асфальт! Чәчәкләр
утыртылды, матур агачлар бик күп. Балаларга да күңел ачу урыннары бар».
Ишегалларын төзекләндерү кысаларында җәяүлеләр өчен
яңа маршрутлар барлыкка килде, моннан тыш, машина кую урыннары саны 54 кә
артты, шуңа күрә автомобильләр җәяүлеләр өчен юлны капламыйлар. Шулай ук
пионериягә һәм галим Александр Поповка багышланган ике граффити барлыкка килде.
«Элек ишегалдында бары тик иске уен мәйданчыклары гына бар иде, анда балалар
белән уйнап та, ял итеп тә булмады – караңгы иде. Хәзер ул бик уңайлы һәм
матур, төнлә якты. Кешеләргә бу ошый, чөнки халык урамга күп чыга. Хәзер
күршеләребезне подъездларда түгел, ә ишегалдында күрәбез. Эскәмияләр пәйда
булды, ә элек утырырга һәм ял итәргә урын юк иде», – дип сөйләде инде 20 ел буе
йортларның берсендә яшәүче Алия Гайнетдинова.
Ишегалды территорияләрен төзекләндерүдән тыш, идарәче
компания көче белән 60 ел элек төзелгән торак йортларда ремонт үткәрелгән.
Әйтик, Пионер урамындагы 13 нче номерлы, Академик Кирпичников урамы буенча
урнашкан 8, 10, 12, 14, 16, 18 нче номерлы, Попов урамы буенча 14 нче номерлы
йортларның фасадлары яңартылган. Шулай ук бу кварталдагы барлык йортларда керү
төркемнәре ремонтланган.
Моннан тыш, 100 м канализация торбасы алыштырылган,
дүрт яңа канализация коесы урнаштырылган һәм ике иске кое ремонтланган. Шулай
ук җир өстендәге электр челтәрләре җир асты коммуникацияләренә күчерелгән.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда барлыгы 266 ишегалды
466 йорт төзекләндереләчәк. Сентябрь башында Кол Гали урамындагы 15/21 номерлы
йортта яшәүчеләр ишегалды бәйрәмен билгеләп үттеләр. Төзекләндерү кысаларында
биредә эшчеләр 4 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальт өслеген тулысынча
яңарттылар, тротуарларны төзекләндерделәр, яктырткычларны алыштырдылар, балалар
һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук эскәмияләр урнаштырдылар.
Видеорепортаж