(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь, Юлия Летникова). «Игелекле Казан»ның
Сеченов урамында колл-үзәге һәм конференц-залы булган коворкингы пәйда булды.
Эш урыны бер түбә астында 100 дән артык хәйрия берләшмәсен берләштерәчәк. Бер
үк вакытта кабинетларда 24 гә кадәр чакырылган белгеч эшли алачак. Бүген
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин
коворкингта булдылар һәм «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном
оешма директоры Татьяна Мерзлякованы һәм башка хәйриячеләрне яңа эш киңлеге
ачылу белән котладылар. Рөстәм Миңнеханов халыкның аз хәрәкәтле төркемнәрен
йөртү өчен Lada Largus автомобиленә сертификат тапшырды.
«Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном
оешмасына Сеченов урамындагы 5 нче номерлы йортта үз бинасын бирү турында карар
2021 елның октябрендә кабул ителде. Быел анда капиталь ремонт үткәрелде. «Мин
үзем коммерциягә нигезләнмәгән хәйрия оешмасыннан чыккан кеше, бинасыз эшләүнең
никадәр авыр икәнен беләм, шуңа күрә, Мәскәүдә күреп кайтып, коворкингны ачу
турында карар кабул иттек», – дип сөйләде Татьяна Мерзлякова Рөстәм
Миңнехановка һәм Илсур Метшинга.
Коворкинг 506 кв. м мәйданны били. Биредә «Игелекле
Казан» һәм хәйрия фондлары мастер-класслар, семинарлар, ярдәм алучылар белән
очрашулар һәм башка чаралар үткәрәчәк. Татьяна Мерзлякова сөйләгәнчә, бүгенге
көндә коворкингта эшләү өчен 21 оешма теркәлгән. «Альпари» хәйрия фонды
директоры Наталья Гыйләҗева Рөстәм Миңнехановка һәм Илсур Метшинга рәхмәт
сүзләре белән мөрәҗәгать итте: «Яңа заманча бинада эшләү мөмкинлеге өчен
рәхмәт. Монда без тәҗрибә уртаклашачакбыз, чаралар уздырачакбыз һәм үз
проектларыбызны алга этәрәчәкбез». Коворкингта шулай ук сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре дә эшли ала, аларга тьюторлар һәм
волонтерлар ярдәм итәчәк.
Коворкинг яхшы транспорт чишелеше булган районда
урнашкан, аның янында гына җәмәгать транспорты тукталышы бара, шуңа күрә
балалары булган ата-аналарга һәм пенсионерларга килеп җитү уңайлы. Яңа киңлек
уңайлы мохит принципларына туры килә, шуңа күрә сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән кешеләр дә килә ала.
Эчке эшләр белән бер үк вакытта «Безнең ишегалды»
программасы буенча янәшәдәге территория дә төзекләндерелгән. Биредә сәламәтлек
мөмкинлекләре чикле балалар өчен уен мәйданчыгы һәм җәмәгать бакчасы ясалган,
аның түтәлләренә «Игелекле Казан» активистлары чәчәкләр утырткан инде.
Татьяна Мерзлякова белән бергә ТР Президенты һәм шәһәр
Мэры коворкинг территориясен карап чыкты, кабинетларга, офисларга һәм
колл-үзәккә керде, аларның уңайлылыгын һәм җиһазланышын бәяләде. Биредә
кунаклар хәйриячеләр, волонтерлар һәм колл-үзәк белгечләре белән танышты.
Бүгенге көндә коворкингта стартап кысаларында өч айга эш урыннары «Архидети»
коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы, DonorSearch хәрәкәте, «Ангел веры»
проекты, психологик ярдәм кабинеты, Шикәр авыруы булган кешеләргә ярдәм фонды
һәм башкалар алды. Инде бүген коворкинг базасында анимация буенча дәресләр,
ишарәләр теле буенча мастер-класс, нейрокоррекция буенча дәресләр үткәрелә. «Коворкингны
ачу – шатлыклы вакыйга, шул ук вакытта без бу эштә новаторлар һәм эшләрнең
кайсы якка үсәчәген белмибез. Инде бүген үк без киңлектә эшләү өчен күп
запрослар алдык, ә кайбер хәйриячеләр эш урыннарын декабрьгә кадәр броньладылар»,
– дип уртаклашты «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы
директоры.
«Барлык бүлмәләр дә заманча, матур, иң мөһиме
функциональ. Эшчәнлегегез өчен рәхмәт, сез безнең ярдәмчеләребез», - дип
билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Хәзер «Игелекле Казан»ның продуктив эш өчен
бөтенесе дә бар», - дип өстәде Илсур Метшин.
Конференц-залда кунакларга «Игелекле Казан» эшчәнлеген
тәкъдир иттеләр. Коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешма карамагында 7 мөһим
проект тормышка ашырыла – шул ук исемдәге форумнан алып волонтерларны укытуга
кадәр. Презентация вакытында Рөстәм Миңнехановка һәм Илсур Метшинга «Игелекле
спорт» программасы турында сөйләделәр,аның кысаларында шәһәрнең 13 спорт
объекты инвалидлыгы булган 3000 нән артык баланы кабул итә; «Доступная Казань»
телеграм-боты, «Яшәүгә юл» укыту-тренировка фатиры, «Ярдәм» спорт үзәген төзү
һәм башка инклюзив шәһәр проектлары турында сөйләделәр. Презентация ахырында
Рөстәм Миңнеханов Татьяна Мерзляковага халыкның аз хәрәкәтле төркемнәрен йөртү
өчен Lada Largus автомобиленә сертификат тапшырды.
Хәйрия оешмасы янәшәсендә ТР башкаласы ветераннарының
(пенсионерларының) иҗтимагый оешмасы урнашкан. Алар өчен переговорная, архив
документлары саклау өчен стеллажлар, фотостудия җиһазландырылган, шулай ук
ветераннар конференц-зал һәм кухнядан файдалана ала.
Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова,
шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Казанның Совет
районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов катнашты.
«Игелекле Казан» шәһәр проекты 2016 елдан башлап шәһәр
Мэры Илсур Метшин инициативасы белән тормышка ашырыла. Ул ышанычлы хәйрия
фондларын, социаль юнәлешле компанияләрне, башкарма хакимиятне һәм массакүләм
мәгълүмат чараларын берләштерә. «Игелекле Казан» коммерициягә нигезләнмәгән
оешмасы хәйрия оешмаларына ресурслы ярдәм күрсәтү өчен 2017 елда оештырылган.