(Казан шәһәре KZN.RU 19 нчы сентябрь, Дмитрий Никитин). Быел Казандагы җәмәгать киңлекләрендә җитешсезлекләрне бетерү һәм ремонтлау өчен шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясенең махсус авария бригадасы оештырылды. «Көн саен җәмәгать киңлекләрендә меңләгән казанлы һәм шәһәр кунаклары ял итә. Сафтан чыккан җиһазларны оператив рәвештә ремонтлый торган ашыгыч ярдәм бу», - дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова сөйләгәнчә, җәйге сезонда бригада көче белән 2 мең кв. метрдан артык ремонт ясалган һәм 200 кв. м такта алмаштырылган, 150 кв. метрдан артык агач конструкцияләр язудан чистартылган, 100 кв. м артык өслек буялган, шулай ук 20 таган һәм 30 эскәмия торгызылган һәм буялган.
Тулаем алганда, А. Латыйпова сүзләренә караганда, эксплуатация йөкләнеше зур булу сәбәпле, быел ремонт эшләре саны узган елгы күрсәткечләрдән артып киткән. Әйтик, «Крылья Советов» паркында эшчеләр тауны ремонтлаган, агач түшәмәне яңарткан һәм коймаларны торгызган. Горки-Әмәт урманында «Әкият урманы» балалар мәйданчыгы яңартылган, агач түшәмә һәм Cube контейнер үзәге ремонтланган.
Мир урамындагы паркта һәм «Континент» паркында памп-треклар тәртипкә китерелгән, Горький исемендәге паркта биләү бүлмәләре торгызылган һәм газон яңартылган. Урицкий исемендәге паркта күл чистартылган. Аккош урман паркында, «Фестиваль» бульварында һәм «Калейдоскоп» паркында агач түшәмә алыштырылган.
Моннан тыш паркларда навигацияне өлешчә яңарттылар, дип сөйләде А.Латыйпова.
Илсур Метшин Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаровка авария бригадасының кул астында кирәкле барлык җиһазлар булуны контрольдә тотарга кушты. «Хезмәткәрләрнең тәүлек дәвамында вак-төяк җитешсезлекләрне мөстәкыйль рәвештә бетерә һәм кирәкле ремонт ясый алуы мөһим», - дип нәтиҗә ясады Мэр.